Лениногорскида “Гыйлем нуры” республика бәйгесе узды

Лениногорскида “Гыйлем нуры” республика бәйгесе узды

Лениногорск шәһәрендә XIII “Гыйлем нуры” бәйгесе узды. Әлеге чараны ТР мөселманнары Диния нәзарәтенең Лениногорск мөхтәсибәте оештырды. Ел саен үткәрелүче бәйге мәчет каршындагы курсларда белем алучылар өчен оештырыла. Быелгы чара “Казан – ислам дөньясының мәдәни башкаласы 2026” статусы кысаларында үтте.

Интеллектуаль ярышта Татарстанның төрле почмакларыннан – Алабуга, Яңа Чишмә, Азнакай, Ютазы, Арча, Кукмара, Чирмешән, Лениногорск, Әлмәт, Яшел үзән, Баулы, Сарман, Тукай, Бөгелмә, Нурлат, Мөслим, Балтач, Чистай һ.б. районнардан – 19 команда катнашты.

Конкурсның шәрәфле кунаклары арасында Татарстан Мөфтие, ТР мөселманнары Диния нәзарәте рәисе Камил хәзрәт Сәмигуллин да бар иде. Үзенең сәламләү чыгышында ул белем алуның һәм аны таратуның мөһимлеген ассызыклады һәм әлеге бәйгенең Ә.Максудиның “Гыйбадәте исламия” китабы буенча үткәрелүен хуплады.

Аннары катнашучыларны Татарстанның баш казые Җәлил хәзрәт Фазлыев, Лениногорск районы башлыгы Марат Гыйрфанов, Лениногорск районы имам-мөхтәсибе Булат хәзрәт Рәүпов һәм башкалар сәламләде.

“Гыйлем нуры” бәйгесенең төп максаты – Хәнәфи мәзһәбе һәм Матуриди гакыйдәсе традицияләрен ныгыту, мәчет каршындагы курсларда алган белемнәрне сынау, шулай ук халык арасында дини белем таратуга кызыксынуны арттыру. Бәйге шулай ук тәҗрибә уртаклашуга һәм кардәшлек элемтәләрен ныгытуга, татар-мөселман гореф-гадәтләрен саклауга ярдәм итә.

 

Фотосурәтләр: Лениногорск мөхтәсибәте.

2026-08-01 (Рабигыль-әүвәл 1448 ел.) №8.


Коръәни Кәримне аңларга теләсәң, хәлифәләр тормышын өйрән!

Аллаһ Тәгалә безгә Коръән Кәримне ике шәкелдә (формада) ирештерде. Беренчесе, китап рәвешендә, һәм без аны кулыбызга алып укый алабыз. Коръән Кәримдә әйтелгән: “Бу Китапта һичшиксез бернинди шик тә юк” (“әл-Бакара” сүрәсе, 2 аять)   Икенчесе, Аллаһ Тәгалә аны безгә...


Әниләргә бала тәрбияләүдә берничә гамәли киңәш

Мөселман балаларына шәхси гигиенадан башлап финанс мәсьәләләрендә, шулай ук куркынычсызлык буенча киңәшләргә кадәр өйрәтергә кирәк булган зур булмаган, ләкин гаять мөһим әйберләр исемлеген тәкъдим итәбез.   Коръәндә һәм сөннәттә безгә, мөселманнарга, тормышны, аның төрле сикәлтәле урыннарын...


Шәкертләр әдәбе

Чәй эчкәннән соң, киемнәрегезне киеп укырга барыгыз, чыгып китәр алдыннан ата вә аналарагызының кулларын үбеп, ризалыкларын алыгыз, туганнарыгыз белән күрешеп: “Аллаһы Тәгалә юлына чыктым, Аллаһы Тәгалә миңа тәүфикъ бирсә иде”, - дип, нечкә күңел вә ихлас белән мәктәп юлына...


РИИда һәм КИУда чыгарылыш курс шәкертләренә дипломнар тапшырдылар

Россия ислам институтында һәм Казан ислам университетында чыгарылыш курс шәкертләренә дипломнар тапшыру тантанасы узды. Күркәм гадәт буенча әлеге чара Коръән укып дога кылу белән башланды, аннары ректор Рәфикъ Мөхәммәтшин чыгыш ясады. Ул чыгарылыш курс шәкертләрен тәбрикләде һәм бу аларның...


Апаста яңа “Мирас” пансионаты ачылачак

Апас районының шәһәр тибындагы Апас бистәсендә яңа уку елына “Мирас” пансионаты ачылачак. Бүген «Ярдәм-Помощь» Гомуммилләт хәйрия фонды ачылышка багышланган чаралар кысаларында массакүләм мәгълүмат чаралары вәкилләре өчен объектка матбугат туры оештырды. Журналистлар...