“Зәкят” хәйрия фонды мохтаҗларга гошер сәдакасы тарата башлады

“Зәкят” хәйрия фонды мохтаҗларга гошер сәдакасы тарата башлады

“Зәкят” хәйрия фонды мохтаҗларга гошер сәдакасы тарата башлады

Татарстан мөфтиятенең “Зәкят” хәйрия фондында быелгы уңыштан Казан шәһәрендә яшәүче мохтаҗлар өчен гошер сәдакасы таратыла башлады. Бер сәгать эчендә 20дән артык гаилә азык-төлек белән тәэмин ителде: аларга капчык белән бәрәңге һәм яшелчәләр – кабак, ташкабак, суган, кишер һәм аш чөгендере бирелде. Ярдәм алучылар арасында ялгыз пенсионерлар, аз керемле, шул ук вакытта күп балалы, физик мөмкинлекләре чикле балалар үстерүчеләр, тол хатыннар һәм авыр тормыш сынауларына дучар булучылар бар иде. Барлыгы 1,5 тонна гошер таратылды, ул исә Казанга Алексеевск мөхтәсибәтенең Түбән Тигәнәле мәхәлләсеннән килде. Фонд хезмәткәрләре һәм мохтаҗлар Алексеевск районы Түбән Тигәнәле авылы мәчете имам-хатыйбы Габделхак хәзрәт Сабировка рәхмәтләрен җиткерде.

Исегезгә төшерәбез, Нәзарәтнең “Зәкят” хәйрия фонды гошер җыюны дәвам итә. 2024нче елның 21нче сентябре Татарстан мөфтияте тарафыннан республикада Гошер көне дип игълан ителде.

Гошер ул – сәдаканың махсус төре, ул мөселман кешесенең, үстергән уңышын җыеп алганнан соң, аның уннан берен мохтаҗларга бирүдән гыйбарәт.

Гошер җыю кампаниясендә катнашу өчен, бакчаңда җыеп алынган уңышның бер өлешен республика районнарының үзәк мәчетенә алып килергә кирәк – ул мохтаҗларга тапшырылачак.

Гошерне җыю һәм тарату белән Казанда Нәзарәтнең “Зәкят” хәйрия фонды шөгыльләнә. Фондта меңнән артык мохтаҗ гаилә исәптә тора, аларның барысына да – күпбалалы, тулы булмаган, аз керемле, авыру балалар тәрбияләүче гаиләләргә – гошер тапшырылачак. Гошер тапшырып хәйрия акциясенә кушылырга теләүчеләр (843) 225-33-22 телефоны буенча мөрәҗәгать итә ала.

2026-08-01 (Рабигыль-әүвәл 1448 ел.) №8.


СОРАУ-ҖАВАП

Кече хаҗ яки олы хаҗны кылып кайткан кешене зиярат итү сөннәт гамәл булып саналамы? Хаҗдан кайткан кешегә хөрмәт йөзеннән аны зиярат итү һәм дога кылуын сорау саваплы гамәл. Хәдистә әйтелгән: «Әгәр сез хаҗины очратсагыз, аны сәламләгез, кул биреп күрешегез ул өенә кергәнчегә кадәр сезнең...


Заманча сәнгатьтә «шамаил»

Шамаил – ул халык күзаллавында бертөрле гади генә күренеш түгел. Мондый каллиграфик рәсемнәрне нинди гыйбарә сурәтләнүенә карап еш кына эчтәлеге буенча атыйлар. Мөселман рәсеменең төп үзенчәлеге аның стилендә: ул Ислам каллиграфиясе сәнгатеннән үсеп чыккан, остаздан укучыга иснәд (чылбыр) аша...


Гамәл һәм ният

Бер тәкъва иясе сөйләгәннәрдән: «Бервакыт таң алдыннан мин үз өемдә «Та һә» сүрәсен укыдым, минем йортым юл кырыенда урнашкан. Сүрәне укып бетергәч мине йокы басты һәм йоклап киттем. Төшемдә мин күктән кулына бер кәгазь тотып төшүче кешене күрдем. Ул кәгазен ачып миңа сузды....


Коръәни Кәримне аңларга теләсәң, хәлифәләр тормышын өйрән!

Аллаһ Тәгалә безгә Коръән Кәримне ике шәкелдә (формада) ирештерде. Беренчесе, китап рәвешендә, һәм без аны кулыбызга алып укый алабыз. Коръән Кәримдә әйтелгән: “Бу Китапта һичшиксез бернинди шик тә юк” (“әл-Бакара” сүрәсе, 2 аять)   Икенчесе, Аллаһ Тәгалә аны безгә...


Тәсбих җан белән тәнне берләштерә

Тәсбих – ул төймәләрдән җыелган тезмә, Аллаһны зикер кылганда санап бару өчен кулланыла. Тәсбих биш вакыт намаздан соң даими кулланылса, башка буш вакытта да гыйбадәт кылу өчен файдаланыла. Тәсбих сүзе Аллаһны мактау, кыскача дога сүзләре белән Аллаһка шөкер итү, Аны олылауны...