ХӘБӘРЛӘР

ХӘБӘРЛӘР

Троицкида Рәсүлев укулары булып узды

Чиләбе өлкәсенең Троицк шәһәрендә “Рәсүлев укулары: Россия тарихында һәм хәзерге тормышында ислам” X Россиякүләм II Халыкара фәнни-гамәли конференция булды. Анда Камил хәзрәт белән бергә мөфтинең халыкара мәсьәләләр буенча киңәшчесе һәм Түбән Кама районы имам-мөхтәсибе Салих хәзрәт Ибраһимов та катнаштылар. Конференциядә катнашучылар иң беренче чиратта Зәйнулла Рәсүлев каберен зиярәт иттеләр, танылган дин эшлеклесе яшәгән һәм эшләгән истәлекле урыннарда, Зәйнулла Рәсүлев исемендәге «Рәсүлия» мәдрәсәсендә булдылар, галимнең бай дини мирасы белән таныштылар.

Аннан соң кунаклар “Рәсүлев укулары: Россия тарихында һәм хәзерге тормышында ислам” X Россиякүләм II Халыкара фәннигамәли конференциясенең тантаналы ачылышында катнашты. Анда Чиләбе өлкәсе губернаторы Алексей Текслер, Милләтләр эшләре буенча Федераль агентлык җитәкчесе Игорь Баринов, фән эшлеклеләре, шул исәптән, БИА профессоры һәм Мөхәммәд пәйгамбәрнең e нәсел дәвамчысы Мәхмүд Габдерраззак әс-Сәгъди, күренекле Хәнәфи мәзһәбе галиме һәм Иордания халыкара университетының шәригать факультеты деканы (Амман шәһәре) Сәлах Әбү Хаҗ, хакимият, Россия мөселманнары Үзәк Диния нәзарәте вәкилләре һ.б. катнашты.

Конференция конфессияара һәм милләтара диалогны ныгыту, дини экстремизмны кисәтү, хакимият органнарының, мәгариф учреждениеләренең, дини һәм милли-мәдәни берләшмәләрнең хезмәттәшлеген үстерү, Зәйнулла Расулевның рухи мирасына игътибар җәлеп итү, ислам мәгарифен үстерү бурычын куя. Катлаулы эпидемиологик вәзгыятьне исәпкә алып, быелгы укулар катнаш форматта үткәрелде. Конференция эшендә күренекле дәүләт һәм җәмәгать эшлеклеләре, галимнәр, дин әһелләре катнашты. Конференция 8 июль көнне Чиләбе дәүләт университеты мәйданчыгында «Хәзерге заман шартларында төрле диннәр һәм милләтләр арасында хезмәттәшлек” пленар утырышы белән ачылды.

Болгар ислам академиясендә магистрларга дипломнар тапшырылды

Болгар ислам академиясендә магистрларга дипломнар тапшырылды. Тантаналы чарада ТР мөфтиенең беренче урынбасары, БИАны гамәлгә куючылар Советы рәисе Илфар хәзрәт Хәсәнов катнашты. Ул диплом алучыларны Татарстан Республикасы мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин исеменнән сәламләде һәм котлады.

Быел БИА магистры дипломына 24 кеше ия булды. Болгар ислам академиясендә магистрлык диссертацияләре 5 һәм 6 июльдә якланды. Аттестация комиссиясенә Болгар ислам академиясе ректоры вазифаларын башкаручы, филология фәннәре докторы, доцент Айнур Тимерханов, академия укытучылары Мөхәммәт Айман Әл-Захрави һәм Сәиф Али Мөхәммәд Әл-Асри, ТР мөфтиенең мәгариф буенча урынбасары, Россия ислам институты ректоры, сәяси фәннәр докторы, профессор Рәфикъ Мөхәммәтшин керде.

“Мөхәммәдия” мәдрәсәсен үстерү һәм реставрацияләү буенча киңәшмә

ТР Президенты Аппараты җитәкчесе Әсгать Сәфәров “Татарстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәте резиденциясе”нең икенче чираттагы комплексы биналары төзелеше объектында эшләрнең үтәлеше мәсьәләләренә багышланган күчмә киңәшмә уздырды. Киңәшмәдә Татарстан мөфтие, мәдрәсә директоры Камил хәзрәт Сәмигуллин, республиканың Төзелеш, архитектура һәм тораккоммуналь хуҗалык министрлыгы, “Сетевая компания” АҖ, «Татинвестгражданпроект» оешмасы, Нәзарәтнең «ТР вакфы» фонды вәкилләре һ. б. катнашты.

Эшлекле очрашуда нигездә «Мөхәммәдия» мәдрәсәсе административ бинасы, ТР мөселманнары Диния нәзарәте административ бинасы, «Мөхәммәдия» мәдрәсәсенең тулай торагы бинасын реконструкцияләү, төзелеш алып барыла торган яктан Галиев йортының нигезен һәм диварын ныгыту, комплекста электр челтәрләрен күчерү белән бәйле мәсьәләләр каралды. “Мөхәммәдия” мәдрәсәсе төбәк әһәмиятендәге объект булып тора. Әлеге комплекста төзелеш эшләрен бер елдан тәмамлау планлаштырыла.

Буада «Иманлы кыз» җәйге сәламәтләндерү чарасы

Буа шәһәренең «Әбү Хәнифә» мәчетендә мәктәп яшендәге балалар өчен “Иманлы кыз” дип исемләнгән җәйге сәламәтләндерү чарасы оештырылды. Ул 5 нче июльдән 11нче июльгә кадәр дәвам итте. Иртәнге сәгать 8.30дан 13.30гә кадәр кызлар ял итү белән беррәттән дини гыйлем алдылар. Көндә төрле темага вәгазь тыңладылар. Пәйгамбәрләрнең тарихы белән таныштылар. Дини белемнәренә карап, төркемнәргә бүленеп, кайсы хәреф өйрәнде, кайсы аларны тоташтырып укыды, Коръәнне укучылар һәм күңелдән тапшыручылар да булды. Ислам дине кануннары буенча пакьләнергә дә өйрәнделәр: тәһарәт, госелне үзләштерделәр. Атна ахырында узган темалар буенча викторина оештырылды. Һәр балага сорау бирелде, бүләк белән шатландырылды. Шулай ук иң тырыш шәкертләр дә үз төркем мөгаллимәсе белән билгеләп үтелде. Татлы күчтәнәч тапшырылды.

Казан шәһәренең “Рәҗәб” мәчете имамы вафат

Татарстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәте җитәкчелеге һәм коллективы, Татарстан имам-мөхтәсибләре һәм имамнары Казан шәһәренең “Раҗәб” мәчете имамы Сәгыйров Миннәүхәт Вәгыйзь улының вафат булуы сәбәпле, аның якыннарының һәм туганнарының тирән кайгысын уртаклаша. Аллаһы Тәгаләдән аларга зур югалтуны күтәрергә ярдәм, сабырлык һәм ныклык бирүен сорыйбыз. Раббыбыздан хәзрәтнең гөнаһларын ярлыкасын, аны рәхимшәфкатеннән ташламасын, урынын оҗмахтан итсен иде, дип дога кылабыз. “Без Аллаһыдан килгәнбез һәм Аллаһыга кайтачакбыз”.

Чистайда «Хәләл патруль» дигән яңа проект башланды

Чистай мөхтәсибәте «Хәләл патруль» дигән яңа проектны эшләтеп җибәрде. Проект берничә ай дәпвамында тормышка ашырыла. Бу вакыт эчендә битараф булмаган 15 мөселманнан торган команда оешкан. Алар өчен Чистай шәһәренең «Камалия» Ислам үзәгендә өч өлештән торган укулар оештырылды. Беренче өлештә Чистай мөхтәсибәтенең мәгариф бүлеге җитәкчесе Әнәс хәзрәт Шаязданов хәләл төшенчәсенең рухи ягына кагылышлы мәсьәләне аңлатты. Чистай мөхтәсибәтенең хәләл бүлеге җитәкчесе Тимур хәзрәт Матвеев хәләл һәм хәрам төшенчәләрен ислам фикһы аша төшендереп бирде. Соңгы өлештә ТР мөселманнары Диния нәзарәтенең «Хәләл» стандарты комитеты белгече Әхмәт хәзрәт Кыргызбәков җәмәгать туклануы системасы эшчәнлеге тәҗрибәсе турында сөйләде. Белем алганнан соң «Хәләл патруль» проектында катнашучылар шәһәр кибетләрендәге хәләл продукцияне тикшерә башлады.

Чүпрәле имам-мөхтәсибенә медальләр тапшырдылар

Яңа Чүпрәле авылы мәчетендә Татарстан мөфтиенең мөхтәсибәтләр белән эшләү буенча урынбасары Равил хәзрәт Зөфәров, район башлыгы Марат Гафаров катнашында имамнар җыелышы үткәрелде. Җыелыш барышында район мөхтәсибәтен җитәкләгән, Яңа Чүпрәле авылы мәчетендә имам-хатыйб вазифасын башкаручы Данир хәзрәт Шәрәфетдиновның гомер бәйрәме 65 яшь тулу уңаеннан җылы сүзләр әйтелде.

Район башлыгы Марат Гафаров Данир хәзрәтнең тәҗрибәле дин әһеле буларак, җирлегебездә ислам динен таратуда, әхлак тәрбиясе бирүдә олы хезмәт куюын билгеләп үтте. Киләчәктә дә әлеге хезмәтендә күркәм уңышлар теләп, районның 90 еллыгы медален һәм бүләк тапшырды. Равил хәзрәт тә мөхтәсибнең тырышлыгы, активлыгы белән аерылып торуын әйтеп үтте.

Нәзарәттә Казыйлар шурасы утырышы

Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте резиденциясендә Казыйлар шурасының чираттагы утырышы үткәрелде. Җыелышта катнашучыларны Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин сәламләде. Мөфти дин әһелләрен якынлашып килүче Корбан бәйрәме белән тәбрикләде, Казыйлар шурасы тарафыннан 2021 елның беренче яртыеллыгында башкарылган эш нәтиҗәләре белән танышты һәм якын киләчәккә план-бурычлар билгеләде. Җәлил хәзрәт казыйлар тарафыннан татар-мөселман исемнәре сүзлеге әзерләнеп, “Хозур” нәшриятына тапшырылуын искә төшерде. Баш казый шулай ук Корбан гаете уңаеннан кабул ителгән карарларны вакытында республика мәхәлләләренә, имамнарга, халыкка җиткергәне өчен мөхтәсибләргә рәхмәтен җиткерде.

Чыганак: dumrt.ru

2026-04-01 (Шәүвәл 1446 ел.) №4.


Татарстан Рәисе Мәскәүдә “Рамазан чатыры”нда булды

Рамазан аеның 22нче көнендә (12нче мартта), ТР мөселманнары Диния Нәзарәте рәисе, Татарстан Мөфтие, Курра хафиз, шәригать фәннәре докторы Камил хәзрәт Сәмигуллин Мәскәүгә сәфәр кылды: биредә ул “Рамазан чатыры” дини-мәдәни проекты кысаларында хәйрия ифтарында катнашты. Ифтарның шәрәфле...


Мәрҗани мәчетендә Халыкара Әл-Кодүс көнен билгеләп үттеләр

Рамазан-шәриф аеның соңгы җомгасында, бөтен дөньяда Халыкара Әл-Кодүс көне билгеләп үтелә, әлеге чараларда мөселман өммәте Фәләстыйн халкына теләктәшлек белдерә һәм киң җәмәгатьчелекнең игътибарын Фәләстыйн мәсьәләләренә юнәлтә. Мәрҗани мәчетендә бу уңайдан шулай ук чара узды. Фәләстыйн халкына...


Әтнә районында “Хатын кыз – илаһи зат” дип исемләнгән әхлакый чара үтте

Әтнә районы Күлле-Киме авыл китапханәсенә йөрүче 2-7 сыйныф кызлары өчен “Хатын кыз – илаһи зат” дип исемләнгән әхлакый чара үтте. Ветеран укытучы, китапханәче, Нүрия апа Самигуллина кызларга бик аңлаешлы, үтемле итеп илаһи зат булу кагыйдәләрен аңлатты, матур әдәбияттан,...


Ислам – гакыл дине

Безнең динебез вәгазьләргә нигезләнә. Дин үгет-нәсыйхәт белән ныгый. Нык дин булган җирләр – нәсыйхәтләр, вәгазьләр белән тулы урын. Бу хакыйкатьне Аллаһыбыз Рәсүле галәйһиссәлам болай аңлата: “Дин – үгет-нәсыйхәт ул”, һәм бу сүзләрне өч тапкыр кабатлый.   Ислам...


Дельфиннар турында кызыклы мәгълүмат

Дельфиннарның акыллы җан ияләре булуы турында бик күп материал язылган, әмма шуңа да карамастан, алар галимнәрне һаман да гаҗәпләндерә. Күптән түгел генә билгеле булганча, дельфиннар, кешеләр кебек үк, «эш коралы» кулланалар. Австралиянең Яңа Көньяк Уэльс Университеты галимнәре...