Лаеш мөхтәсибәтендә капиталь төзекләндерүдән соң мәчет ачылды

Лаеш мөхтәсибәтендә капиталь төзекләндерүдән соң мәчет ачылды

Лаеш мөхтәсибәтендә капиталь төзекләндерүдән соң мәчет ачылды

Лаеш районы Пәрәү авылында капиталь төзекләндерүдән соң тантаналы рәвештә мәчет ачылды. Ачылышта иганәчеләр, мәхәллә халкы, район эшмәкәрләре һәм чакырылган кунаклар катнашты.

Лаеш районы имам-мөхтәсибе Наил хәзрәт Әбелханов катнашучыларны Татарстан Мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин исеменнән сәламләде. Үзенең вәгазендә ул мәчетләрнең рухи-әхлакый кыйммәтләрне ныгытуда мөһим роль уйнавын ассызыклап узды.

Пәрәү авылы мәчете 1995нче елда ачылган. Мәчет бинасы – ике катлы һәм ул 300 кешегә исәпләнгән. Мәчет ачылганнан бирле биредә капиталь төзекләндерү ясалмаган. 2024нче елның маенда Лаеш районы якташлык җәмгыятенең актив әгъзаларыннан берсе, Пәрәү авылында туып үскән Руслан Радик улы Евдокимов, 35 яшьтә генә булуына карамастан, зур ремонт эшләренә алына. Ул дуслары һәм җирле халык белән бергә мәчеттә шактый зур эшләр башкара: идәннәр алыштырыла һәм җылытыла, җылыту батареяләре алыштырыла, имам бүлмәсе, уку сыйныфы һәм ифтар залы җиһазландырыла, шулай ук уңайлы гардероб булдырыла. Төп гыйбадәт залына – икенче катка узучы баскыч яңартыла.

Башкарылган эшләр нәтиҗәсендә хәзер идәннәр җылы, яңа плиткалар җәелгән һәм заманча ишекләр куелган. Шулай ук яңа келәмнәр сатып алынды һәм урнаштырылды, шуның нәтиҗәсендә мәчет бик матурайды.

Моннан тыш, мәчет янындагы территория төзекләндерелде: хәзер биредә балалар мәйданчыгы һәм футбол стадионы урнашкан. Июль аенда биредә аеруча зур вакыйга – “Чишмә”не ачу тантанасы үткәрелде.

2026-08-01 (Рабигыль-әүвәл 1448 ел.) №8.


Кайбыч мөхтәсибәтендә «Кошман укулары» фәнни конференциясе узды

Кайбыч районы Кошман авылында «Кошман укулары» фәнни конференциясе узды, ул сөннәтче бабайларның роле һәм әһәмиятенә багышланды – алар ир балаларны сөннәткә утырту белән шөгыльләнгән.   Әлеге чараны Кайбыч мөхтәсибәтенең Кошман авылы мәчете һәм Казанның Ислам динен кабул...


Коръәни Кәримне аңларга теләсәң, хәлифәләр тормышын өйрән!

Аллаһ Тәгалә безгә Коръән Кәримне ике шәкелдә (формада) ирештерде. Беренчесе, китап рәвешендә, һәм без аны кулыбызга алып укый алабыз. Коръән Кәримдә әйтелгән: “Бу Китапта һичшиксез бернинди шик тә юк” (“әл-Бакара” сүрәсе, 2 аять)   Икенчесе, Аллаһ Тәгалә аны безгә...


Апаста яңа “Мирас” пансионаты ачылачак

Апас районының шәһәр тибындагы Апас бистәсендә яңа уку елына “Мирас” пансионаты ачылачак. Бүген «Ярдәм-Помощь» Гомуммилләт хәйрия фонды ачылышка багышланган чаралар кысаларында массакүләм мәгълүмат чаралары вәкилләре өчен объектка матбугат туры оештырды. Журналистлар...


Гамәл һәм ният

Бер тәкъва иясе сөйләгәннәрдән: «Бервакыт таң алдыннан мин үз өемдә «Та һә» сүрәсен укыдым, минем йортым юл кырыенда урнашкан. Сүрәне укып бетергәч мине йокы басты һәм йоклап киттем. Төшемдә мин күктән кулына бер кәгазь тотып төшүче кешене күрдем. Ул кәгазен ачып миңа сузды....


Безнең күзләр бар нәрсәне дә күрәме?

Максат: Аллаһның кодрәтенә, Коръәндәге дәлилләргә ышандыру. Фәрештәләр, шайтан турында мәгълүмат бирү. Үз эшләреңне, гамәлләреңне бәяләргә өйрәтү, ярамаган эшләрдән тыелу, тәрбияләү. «Әгүүзү билләһи миннәш шәйтаанир-раҗиим» сүзен өйрәтү.   Шөгыль барышы: Балалар, бирегә килегез...