Әлмәттә гаилә кыйммәтләре буенча лекция үтте

Әлмәттә гаилә кыйммәтләре буенча лекция үтте

Әлмәттә гаилә кыйммәтләре буенча лекция үтте

Әлмәттә “Ныклы гаилә” социаль проекты кысаларында Казаннан чакырылган кунак – тарих фәннәре кандидаты, Россия ислам институтының ислам һәм системалы теология кафедрасы доценты, дини китаплар авторы – Радик хәзрәт Зәбиров катнашында чираттагы очрашу-лекция узды.

Лектор җыелган халыкка бәхетле гаилә нигезләре, ана-ананың җәмгыятьтәге урыны һәм вазифалары турында сөйләде, бүгенге көндә гаилә кыйммәтләрен саклау белән бәйле булган актуаль мәсьәләләрне күтәрде.

“Ныклы гаилә” – “Ахават” хатын-кызлар берлеге һәм “Ансар” хәйрия фонды белән берлектә Әлмәт мөхтәсибәте тарафыннан оештырылган, күпгасырлык гаилә кыйммәтләрен саклап калуга юнәлдерелгән социаль проект.

 

2026-08-01 (Рабигыль-әүвәл 1448 ел.) №8.


РИИда һәм КИУда чыгарылыш курс шәкертләренә дипломнар тапшырдылар

Россия ислам институтында һәм Казан ислам университетында чыгарылыш курс шәкертләренә дипломнар тапшыру тантанасы узды. Күркәм гадәт буенча әлеге чара Коръән укып дога кылу белән башланды, аннары ректор Рәфикъ Мөхәммәтшин чыгыш ясады. Ул чыгарылыш курс шәкертләрен тәбрикләде һәм бу аларның...


Безнең күзләр бар нәрсәне дә күрәме?

Максат: Аллаһның кодрәтенә, Коръәндәге дәлилләргә ышандыру. Фәрештәләр, шайтан турында мәгълүмат бирү. Үз эшләреңне, гамәлләреңне бәяләргә өйрәтү, ярамаган эшләрдән тыелу, тәрбияләү. «Әгүүзү билләһи миннәш шәйтаанир-раҗиим» сүзен өйрәтү.   Шөгыль барышы: Балалар, бирегә килегез...


Ата белән ул арасы-ндагы гаҗәеп мөнәсәбәт

Габдуллаһ ибне Мөбарәкнең (Аллаһның рәхмәтендә булсын) атасы кол булган. Ул хуҗасының бакчасында хезмәт иткән. Беркөнне хуҗасы бакчага кереп: «Улым! Миңа гранат китер», - дип сораган.   Мөбарәк гранатны алып хуҗасына биргән. Хуҗа аны татып карый да бик әчы булуын аңлый, хәтта...


Тәсбихымда әни җылысы

Тәсбих тартам хөрмә төшләреннән, Күчкән миңа әнием кулыннан. Йөзләремдә иман нуры балкый Төймәләргә иңгән тыныңнан... Төймәләрен тезеп, чук кырына Барсын уйлап алдан күңелең. Янып торган ташлар куйгансың син, Караңгыда да,- дип,- күренсен. Тәхәҗҗүдкә торсын кызларым,- дип, Озак йокы- йөрәк...


Апаста яңа “Мирас” пансионаты ачылачак

Апас районының шәһәр тибындагы Апас бистәсендә яңа уку елына “Мирас” пансионаты ачылачак. Бүген «Ярдәм-Помощь» Гомуммилләт хәйрия фонды ачылышка багышланган чаралар кысаларында массакүләм мәгълүмат чаралары вәкилләре өчен объектка матбугат туры оештырды. Журналистлар...