Татарстанда Үзбәкстан делегациясе булып китте

Татарстанда Үзбәкстан делегациясе булып китте

Татарстанда Үзбәкстан делегациясе булып китте

Татарстан мөфтиятендә Үзбәкстан мөселманнары идарәсенең халыкара элемтәләр бүлеге җитәкчесе урынбасары Иброһим Иномов, Ташкенттагы Тирмизий мәчете имамы Яхъя хәзрәт Абдурахманов, Казандагы Үзбәкстан Республикасы Генераль Консуллыгының беренче сәркатибе Камол Давронов һ.б. булды. Хөрмәтле кунакларны Татарстан Республикасы Мөфтиенең беренче урынбасары Илфар хәзрәт Хәсәнов каршы алды.

 

Татарстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәтенә килеп, кунаклар Мөфтият эшчәнлегенең төп юнәлешләре белән танышты. Илфар хәзрәт Татарстан Диния нәзарәте эшчәнлеге һәм аның проектлары белән таныштырды, Татарстанда һәм Россиядә, шул исәптән татар халкында ислам үсеше, шулай ук аның бай дини мирасы турында сөйләде. Илфар хәзрәт билгеләп үткәнчә, татар һәм үзбәк халкының дини традицияләре Хәнәфи мәзһәбе принципларына һәм Матуриди гакыйдәсе кыйммәтләренә нигезләнгән. Илфар хәзрәт моның зур әһәмияткә ия булуын ассызыклады, чөнки нәкъ менә Хәнәфи-Матуриди мирасында татар милләтенең башка диннәргә түземле (толерант) булу һәм гыйлемгә омтылуы, төрле милләтләр һәм диннәрнең дустанә яшәве ята.

Кунаклар шулай ук җомга намазында катнашты, биредә Үзбәкстан Диния нәзарәтенең халыкара элемтәләр бүлеге җитәкчесе урынбасары Иброһим Иномов дин кардәшләргә мөрәҗәгать итте.

2026-08-01 (Рабигыль-әүвәл 1448 ел.) №8.


Коръәни Кәримне аңларга теләсәң, хәлифәләр тормышын өйрән!

Аллаһ Тәгалә безгә Коръән Кәримне ике шәкелдә (формада) ирештерде. Беренчесе, китап рәвешендә, һәм без аны кулыбызга алып укый алабыз. Коръән Кәримдә әйтелгән: “Бу Китапта һичшиксез бернинди шик тә юк” (“әл-Бакара” сүрәсе, 2 аять)   Икенчесе, Аллаһ Тәгалә аны безгә...


Безнең күзләр бар нәрсәне дә күрәме?

Максат: Аллаһның кодрәтенә, Коръәндәге дәлилләргә ышандыру. Фәрештәләр, шайтан турында мәгълүмат бирү. Үз эшләреңне, гамәлләреңне бәяләргә өйрәтү, ярамаган эшләрдән тыелу, тәрбияләү. «Әгүүзү билләһи миннәш шәйтаанир-раҗиим» сүзен өйрәтү.   Шөгыль барышы: Балалар, бирегә килегез...


Заманча сәнгатьтә «шамаил»

Шамаил – ул халык күзаллавында бертөрле гади генә күренеш түгел. Мондый каллиграфик рәсемнәрне нинди гыйбарә сурәтләнүенә карап еш кына эчтәлеге буенча атыйлар. Мөселман рәсеменең төп үзенчәлеге аның стилендә: ул Ислам каллиграфиясе сәнгатеннән үсеп чыккан, остаздан укучыга иснәд (чылбыр) аша...


Әниләргә бала тәрбияләүдә берничә гамәли киңәш

Мөселман балаларына шәхси гигиенадан башлап финанс мәсьәләләрендә, шулай ук куркынычсызлык буенча киңәшләргә кадәр өйрәтергә кирәк булган зур булмаган, ләкин гаять мөһим әйберләр исемлеген тәкъдим итәбез.   Коръәндә һәм сөннәттә безгә, мөселманнарга, тормышны, аның төрле сикәлтәле урыннарын...


Ата белән ул арасы-ндагы гаҗәеп мөнәсәбәт

Габдуллаһ ибне Мөбарәкнең (Аллаһның рәхмәтендә булсын) атасы кол булган. Ул хуҗасының бакчасында хезмәт иткән. Беркөнне хуҗасы бакчага кереп: «Улым! Миңа гранат китер», - дип сораган.   Мөбарәк гранатны алып хуҗасына биргән. Хуҗа аны татып карый да бик әчы булуын аңлый, хәтта...