Ислам уку йортлары студентлары арасында үткән Халыкара олимпиада

Ислам уку йортлары студентлары арасында үткән Халыкара олимпиада

Ислам уку йортлары студентлары арасында ислам фәннәре һәм гарәп теле буенча үткәрелгән Халыкара олимпиадада җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы узды. Олимпиада 12нче ноябрь көнне Россия ислам институты бинасында үткәрелде.

Олимпиадада дөньяның 11 иленнән: Россия, Үзбәкстан, Азәрбайҗан, Казахстан, Кыргызстан, Таҗикстан, Иран, Һиндстан, Төркия, Малайзия, Индонезия һәм Пакьстаннан студентлар катнашты. Россия катнашучылары Татарстан, Башкортстан, Дагыстан, Чечня, Ингушетия, Кабардино-Балкария һәм Мәскәү югары мөселман уку йортларыннан җыелды.

Татарстан Республикасы Мөфтиенең мәгариф буенча урынбасары, Россия ислам институты һәм Казан ислам университеты ректоры Рәфикъ Мөхәммәтшин билгеләп үткәнчә, берничә ел рәттән Олимпиада халыкара форматта уздырыла.

Рәфикъ хәзрәт шулай ук киләчәккә планнар турында сөйләде, Россия мөселманнарының тарихына һәм гореф-гадәтләренә, шулай ук белемгә омтылышларына аерым тукталды. Аның сүзләренчә, безнең студентлар бу күп гасырлык традицияләрне уңышлы дәвам итә. Ул билгеләп үткәнчә, хәзерге вакытта Россиядә 65 мөселман уку йорты эшли, шул исәптән 15 ислам югары уку йорты бар – анда 10 меңнән артык студент белем ала.

 

2026-08-01 (Рабигыль-әүвәл 1448 ел.) №8.


Тәсбихымда әни җылысы

Тәсбих тартам хөрмә төшләреннән, Күчкән миңа әнием кулыннан. Йөзләремдә иман нуры балкый Төймәләргә иңгән тыныңнан... Төймәләрен тезеп, чук кырына Барсын уйлап алдан күңелең. Янып торган ташлар куйгансың син, Караңгыда да,- дип,- күренсен. Тәхәҗҗүдкә торсын кызларым,- дип, Озак йокы- йөрәк...


Кайбыч мөхтәсибәтендә «Кошман укулары» фәнни конференциясе узды

Кайбыч районы Кошман авылында «Кошман укулары» фәнни конференциясе узды, ул сөннәтче бабайларның роле һәм әһәмиятенә багышланды – алар ир балаларны сөннәткә утырту белән шөгыльләнгән.   Әлеге чараны Кайбыч мөхтәсибәтенең Кошман авылы мәчете һәм Казанның Ислам динен кабул...


Әниләргә бала тәрбияләүдә берничә гамәли киңәш

Мөселман балаларына шәхси гигиенадан башлап финанс мәсьәләләрендә, шулай ук куркынычсызлык буенча киңәшләргә кадәр өйрәтергә кирәк булган зур булмаган, ләкин гаять мөһим әйберләр исемлеген тәкъдим итәбез.   Коръәндә һәм сөннәттә безгә, мөселманнарга, тормышны, аның төрле сикәлтәле урыннарын...


СОРАУ-ҖАВАП

Кече хаҗ яки олы хаҗны кылып кайткан кешене зиярат итү сөннәт гамәл булып саналамы? Хаҗдан кайткан кешегә хөрмәт йөзеннән аны зиярат итү һәм дога кылуын сорау саваплы гамәл. Хәдистә әйтелгән: «Әгәр сез хаҗины очратсагыз, аны сәламләгез, кул биреп күрешегез ул өенә кергәнчегә кадәр сезнең...


Заманча сәнгатьтә «шамаил»

Шамаил – ул халык күзаллавында бертөрле гади генә күренеш түгел. Мондый каллиграфик рәсемнәрне нинди гыйбарә сурәтләнүенә карап еш кына эчтәлеге буенча атыйлар. Мөселман рәсеменең төп үзенчәлеге аның стилендә: ул Ислам каллиграфиясе сәнгатеннән үсеп чыккан, остаздан укучыга иснәд (чылбыр) аша...