Рамазан ае уңаеннан мөхәррир мөрәҗәгате

Рамазан ае уңаеннан мөхәррир мөрәҗәгате

Рамазан ае уңаеннан мөхәррир мөрәҗәгате


Сезне изге Рамазан ае башлану белән чын күңелдән котлыйм!

 

Рамазан ае безне мәрхәмәтле һәм игелекле булырга, үз холыкларыбызны яхшыртырга өйрәтә. Рамазан аенда ураза тоту – һәркайсыбызга күңелен, калебен чистартырга, зарарлы гадәтләрне җиңәргә һәм үз гөнаһларыбызның авыр йөген югалтырга мөмкинлек ул!
 Ихлас күңелдән изге ураза аенда сезгә һәм якыннарыгызга Аллаһы Тәгаләнең рәхим-шәфкатенә, фатихасына ирешүегезне телим. Бу изге айда галәмне тудыручы һәм тынычлык урнаштыручы, мәрхәмәтле Аллаһы Тәгалә безнең барлык догаларыбызны кабул итсен, һәр ике дөньяның иминлеген, тынычлыгын бөтенләе белән бергә сакласын һәм иманыбызны ныгытсын!

Мөхәррир Мансур Миннәхмәт ул Һашимов

2026-08-01 (Рабигыль-әүвәл 1448 ел.) №8.


РИИда һәм КИУда чыгарылыш курс шәкертләренә дипломнар тапшырдылар

Россия ислам институтында һәм Казан ислам университетында чыгарылыш курс шәкертләренә дипломнар тапшыру тантанасы узды. Күркәм гадәт буенча әлеге чара Коръән укып дога кылу белән башланды, аннары ректор Рәфикъ Мөхәммәтшин чыгыш ясады. Ул чыгарылыш курс шәкертләрен тәбрикләде һәм бу аларның...


Безнең күзләр бар нәрсәне дә күрәме?

Максат: Аллаһның кодрәтенә, Коръәндәге дәлилләргә ышандыру. Фәрештәләр, шайтан турында мәгълүмат бирү. Үз эшләреңне, гамәлләреңне бәяләргә өйрәтү, ярамаган эшләрдән тыелу, тәрбияләү. «Әгүүзү билләһи миннәш шәйтаанир-раҗиим» сүзен өйрәтү.   Шөгыль барышы: Балалар, бирегә килегез...


Шәкертләр әдәбе

Чәй эчкәннән соң, киемнәрегезне киеп укырга барыгыз, чыгып китәр алдыннан ата вә аналарагызының кулларын үбеп, ризалыкларын алыгыз, туганнарыгыз белән күрешеп: “Аллаһы Тәгалә юлына чыктым, Аллаһы Тәгалә миңа тәүфикъ бирсә иде”, - дип, нечкә күңел вә ихлас белән мәктәп юлына...


Апаста яңа “Мирас” пансионаты ачылачак

Апас районының шәһәр тибындагы Апас бистәсендә яңа уку елына “Мирас” пансионаты ачылачак. Бүген «Ярдәм-Помощь» Гомуммилләт хәйрия фонды ачылышка багышланган чаралар кысаларында массакүләм мәгълүмат чаралары вәкилләре өчен объектка матбугат туры оештырды. Журналистлар...


Тәсбихымда әни җылысы

Тәсбих тартам хөрмә төшләреннән, Күчкән миңа әнием кулыннан. Йөзләремдә иман нуры балкый Төймәләргә иңгән тыныңнан... Төймәләрен тезеп, чук кырына Барсын уйлап алдан күңелең. Янып торган ташлар куйгансың син, Караңгыда да,- дип,- күренсен. Тәхәҗҗүдкә торсын кызларым,- дип, Озак йокы- йөрәк...