IV Халыкара «Насыйри укулары» фәнни-гамәли конференциясе узды

IV Халыкара «Насыйри укулары» фәнни-гамәли конференциясе узды

Татарстан Мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин татар мәгърифәтчесе, педагог, тарихчы галим Каюм Насыйриның тууына 200 ел тулуга багышланган IV Халыкара «Насыйри укулары» фәнни-гамәли конференциясенең пленар утырышында катнашты. Конференция Казанның Каюм Насыйри исемендәге 80 нче мәктәбендә катнаш – онлайн һәм офлайн – форматта узды.

Укуларны ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы, Россия Табигый фәннәр академиясе, ТР Мәгариф һәм фән министрлыгының Республика олимпиада үзәге, КФУ, Казанның мәгариф идарәсе, Каюм Насыйри исемендәге 80 нче мәктәп һ.б. оештырды. Конференциядә гомуми белем бирү оешмаларының педагогик хезмәткәрләре, югары белем бирү мәгариф оешмалары укытучылары, аспирантлар, магистрантлар, студентлар, китапханәчеләр, өстәмә белем бирү педагоглары һәм 1-11 сыйныф укучылары катнашты.

Камил хәзрәт, укуларда катнашучыларны сәламләгәннән соң, яшь буында Каюм Насыйри кебек олы шәхескә һәм аның күпкырлы хезмәтләренә хөрмәт һәм кызыксыну тәрбияләгән өчен мәктәп җитәкчелегенә һәм коллективына зур рәхмәтен җиткерде. Ул Каюм Насыйриның алдынгы карашлы, күпкырлы, бик гыйлемле педагог булуын: мәктәпләр ачуын, дәреслекләр язуын, укытуын, яңа методикалар белән эшләвен билгеләп үтте.

2026-08-01 (Рабигыль-әүвәл 1448 ел.) №8.


Тәсбихымда әни җылысы

Тәсбих тартам хөрмә төшләреннән, Күчкән миңа әнием кулыннан. Йөзләремдә иман нуры балкый Төймәләргә иңгән тыныңнан... Төймәләрен тезеп, чук кырына Барсын уйлап алдан күңелең. Янып торган ташлар куйгансың син, Караңгыда да,- дип,- күренсен. Тәхәҗҗүдкә торсын кызларым,- дип, Озак йокы- йөрәк...


Ата белән ул арасы-ндагы гаҗәеп мөнәсәбәт

Габдуллаһ ибне Мөбарәкнең (Аллаһның рәхмәтендә булсын) атасы кол булган. Ул хуҗасының бакчасында хезмәт иткән. Беркөнне хуҗасы бакчага кереп: «Улым! Миңа гранат китер», - дип сораган.   Мөбарәк гранатны алып хуҗасына биргән. Хуҗа аны татып карый да бик әчы булуын аңлый, хәтта...


Гамәл һәм ният

Бер тәкъва иясе сөйләгәннәрдән: «Бервакыт таң алдыннан мин үз өемдә «Та һә» сүрәсен укыдым, минем йортым юл кырыенда урнашкан. Сүрәне укып бетергәч мине йокы басты һәм йоклап киттем. Төшемдә мин күктән кулына бер кәгазь тотып төшүче кешене күрдем. Ул кәгазен ачып миңа сузды....


Шәкертләр әдәбе

Чәй эчкәннән соң, киемнәрегезне киеп укырга барыгыз, чыгып китәр алдыннан ата вә аналарагызының кулларын үбеп, ризалыкларын алыгыз, туганнарыгыз белән күрешеп: “Аллаһы Тәгалә юлына чыктым, Аллаһы Тәгалә миңа тәүфикъ бирсә иде”, - дип, нечкә күңел вә ихлас белән мәктәп юлына...


Балтачта XIX Россиякүләм мөселман балалар Сабан туе узды

Балтач районы Бөрбаш авылында традицион XIX Россиякүләм мөселман балалар Сабан туе узды. Бәйрәмдә 3 меңнән артык кеше катнашты: Балтач, Арча, Әтнә һәм Кукмара районнарыннан, Ульян, Киров өлкәләреннән, Башкортстан һәм Марий Эл республикаларыннан һәм башка төбәкләрдән шәрәфле кунаклар, балалар һәм...