V Бөтенроссия Коръән укучылар бәйгесендә Әлмәт шәкерте җиңүче булды

V Бөтенроссия Коръән укучылар бәйгесендә Әлмәт шәкерте җиңүче булды

Рамазан ае алдыннан Саратов Җәмигъ мәчетендә V Бөтенроссия Коръән укучылар бәйгесе узды.

Ул ел саен Россиянең күренекле хәйриячесе һәм җәмәгать эшлеклесе Эдуард хаҗи Ганиев (1948-2019 еллар) истәлегенә үткәрелә.

Бәйгене Саратов өлкәсе мөселманнары Диния Нәзарәте, РФ мөселманнары Диния нәзарәте, Идел буе мөселманнары Диния нәзарәте һәм «Зәйд бин Сабит» Коръән үзәге оештырды. Конкурска Мәскәү, Пенза, Саратов өлкәләреннән, Татарстаннан, Дагыстаннан, Чечнядан һәм Ставрополь краеннан мөслимәләр җыелды.

Бәйге ике номинациядә узды:

«Коръәннең 30 нчы җүзен яттан белү» (12 яшькә кадәрге катнашучылар өчен);

«Тулы Коръән текстын яттан белү» (25 яшькә кадәрге катнашучылар өчен).

Бәйгедә Татарстанның Әлмәт мәдрәсәсеннән 19 яшьлек Айсылу Хаҗиева җиңде. Ул «Тулы Коръән текстын яттан белү» номинациясендә җиңү яулады. Казаннан 10 яшьлек Газизә Мифтахетдинова «Коръәннең 30 нчы җүзен яттан белү» номинациясендә беренче урынны алды. Ул Коръәнне Казан шәһәренең «Бохара» мәчетендә Коръән өйрәнә. Ә Казаннан 18 яшьлек Сәлсәбил Хәнәфиева « Тулы Коръән текстын яттан белү» номинациясендә икенче урынны алды.

Мөслимәләрнең чыгышын Коръән буенча абруйлы жюри бәяләде. Татарстанның баш казые Җәлил хәзрәт Фазлыев һәм Ислам динен кабул итүгә 1000 ел исемендәге мәдрәсә директоры Ильяс хәзрәт Җиһаншин исә шәрәфле кунаклар булды.

РФ мөселманнары Диния нәзарәте матбугат хезмәте материаллары буенча.

Фотосурәтләр Саратов өлкәсе мөселманнары Диния нәзарәте матбугат хезмәте тарафыннан тәкъдим ителде.

 

 

2026-07-01 (Сәфәр ае 1448 ел.) №7.


Гыйлем – Аллаһның олуг нигъмәтедер

Гыйлем – авырлык түгел, ә Аллаһ Тәгаләнең безгә биргән олуг нигъмәте. Исламны танып белү өчен биргән нигъмәте. Үз-үзебезне танып белү өчен биргән нигъмәте.   Мугавия (Аллаһ аңардан разый булсын) тапшырган хәдистә шулай диелә: Аллаһның Рәсүле (саллаллаһу галәйһи вәсәлләм) әйткән:...


Рухи авыру төрләре

Авырулар ике төрле була: калеб (күңел, йөрәк) авырулары һәм физик авырулар.   Калебкә, ягъни җанга зыян китерә торган авырулар ике төрле: шикләнү һәм адашу; шәһвәт һәм дәрт. Икесе хакында да Коръән Кәримдә әйтелгән. Шикләнү авыруы хакында Аллаһы Тәгалә болай дигән: «Аларның...


Йоклаганда төш күрү

Йокының кеше организмы өчен зарури икәнлеге мәгълүмдер. Ә нәрсә соң ул йокы? Кеше ни өчен йокыдан башка яши алмый? Башта шул турыда аңлашып китик әле.   Галимнәр фаразлаганча, адәм затының йокысы якынча 5 өлешкә (циклга) бүленә. Аларның һәркайсы сәгать ярымга сузыла. Һәр өлеш исә, үз...


Касыйм шәһәрендә тарихи мәчет төзекләндерелде

Касыйм шәһәрендә 1906 елда нигез салынган «яңа мәчет»кә ярым ай кую тантанасы булачак. Җирле халык еш кына әлеге мәчетне төсе буенча Кызыл мәчет дип атый. Бу хакта Россия мөселманнары Диния нәзарәте матбугат хезмәте хәбәр итә. Яңа мәчетне реставрацияләүне беренче көннәрдән үк...


Кыйбла кайсы тарафта?

Намазны кыйбла тарафына карап уку – фарыз. Кыйбланың кайсы якта икәнен белә торып, намазны башка тарафка таба карап уку дөрес булмый. Мөселманнарның кыйбласы – Гарәбстан ярымутравының Мәккәи Мөкәррәмә шәһәрендә Кәгъбә исемле мөбарәк бинаның урыны.   Кыйбланы ничек табарга Казан...