Мөфти Камил хәзрәт Махачкалада ДГИ студентлары белән очрашты

Мөфти Камил хәзрәт Махачкалада ДГИ студентлары белән очрашты

“Киләчәк хакына диалог: яшьләр, ышаныч, бердәмлек” дип исемләнгән XIII Халыкара динара яшьләр форумы кысаларында Камил хәзрәт Дагыстан гуманитар институтының беренче курс студентлары белән очрашу үткәрде.

Очрашу “Иман, әхлак һәм җаваплылык – яшьләрне ялган фикерләрдән саклау нигезе буларак рухи кыйммәтләр” исеме астында узды. Әлеге тема буенча Камил хәзрәт вәгазь сөйләде, ә аннары яшьләрнең сорауларына җавап бирде. Иң яхшы сорау авторларына бүләкләр – Татарстан мөфтиятенең “Хозур” нәшрият йорты китаплары тапшырылды.

2026-09-01 (Рабигыл-әхир 1448 ел.) №9.


СОРАУ-ҖАВАП

«Әр-риба»ның сөйләмдәге мәгънәсе һәм шәригатьтәге терминологик мәгънәсе нәрсәне аңлата? «Әр-риба»ның сөйләмдәге мәгънәсе «арттыру» дигәнне аңлата, ә шәригатьтәге аңлатмасы буенча ул ике төркемгә бүленә: 1) сату-алудагы риба; 2) залог һәм әҗәт (заем)...


Апаста “Мирас” пансионаты ачылды

Апас муниципаль райо-нының Апас бистәсендә “Ярдәм-Помощь” иҗтимагый хәйрия фонды тарафыннан малайлар өчен “Мирас” пансионаты ачылды. Тантаналы ачылышта Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов; Апас муниципаль районы башлыгы Айрат Җиһаншин; Татарстан Мөфтиенең беренче урынбасары...


Чүпрәле мөхтәсибәтендә Мунчәли укулары

Чүпрәле мөхтә-сибәтендә XIX «Мунчәли укулары» конференциясе үтте. Ул «Гореф гадәтләр – милли мирасны саклау чарасы» темасына багышлап уздырылды. Әлеге чара 2008нче елдан башлап ел саен танылган татар драматургы, язучы, публицист һәм җәмәгать эшлеклесе, мәрхүм Туфан Миңнуллин (1935-2012) тәкъдиме...


«Аятел-Көрси “ аятенең өстенлеге

“Аятел-Көрси» — Коръән аятьләренең сәйиде. Әбү Һөрәйрәдән (Аллаһ аңардан разый булсын) риваять ителгән хәдистә әйтелгән: «Чыннан да, һәрнәрсәнең түбәсе бар, әл-Бәкара сүрәсе – ул Коръәннең түбәсе, һәм бу сүрәдә Коръәннең барлык аятьләренең хуҗасы булган аять бар. Бу -...


Кайбыч районында “Кошман укулары” үтте

Кайбыч районың Кошман авылында сөннәт йоласының тарихына, аның рухи традицияләренә һәм осталары — сөннәт бабайларга багышланган фәнни-гамәли конференция булып узды. Чараны җирле мәчет һәм Казанның «Ислам кабул итүгә 1000 ел» мәдрәсәсе оештырды. Конференциядә йөздән артык кеше...