Казанда “Бөек әхлак иясе” дип исемләнгән Мәүлид кичәсе узды

Казанда “Бөек әхлак иясе” дип исемләнгән Мәүлид кичәсе узды

Казанда “Бөек әхлак иясе” дип исемләнгән Мәүлид кичәсе узды

Казанда “Бөек әхлак иясе” дип исемләнгән Мәүлид кичәсе узды. Аны Дагыстан мөфтияте Татарстан Республикасы Диния Нәзарәтенең мөселман яшьләре активы белән берлектә оештырды.

Әлеге чарада катнашкан шәрәфле кунаклар арасында Дагыстан Республикасы Хөкүмәтенең Татарстан Республикасындагы Тулы вәкаләтле вәкиле Магомед Мөслимов, Дагыстан Республикасы Мөфтие ярдәмчесе Мөхәммәд Мөхәммәдов, дин белгече Магомед-рәсүл Гимбатов, Дагыстан мөфтият-енең Татарстандагы Тулы вәкаләтле вәкиле Израил Мөхәммәдбасыйров һәм башкалар бар иде. Мәүлид кичә-сенең хөрмәтле кунакларыннан шулай ук Татарстан Республикасы Мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин булды.

Мөфти ассызыклаганча, Раббыбызга булган мәхәббәт Пәйгамбәребезгә ﷺ иярү аша чагылыш таба. Әгәр дә кеше Пәйгамбәребез ﷺ сөннәтен үтәмәсә, бу аның Раббыбызны яратмавы хакында сөйләргә мөмкин.

Мәүлид кичәсе барышында нәшидлар һәм мөнәҗәтләр әйтелде, Татарстан һәм Дагыстан республикаларының күренекле дин белгечләре, иҗат коллективлары чыгышлары яңгырады.

 

2026-08-01 (Рабигыль-әүвәл 1448 ел.) №8.


Безнең күзләр бар нәрсәне дә күрәме?

Максат: Аллаһның кодрәтенә, Коръәндәге дәлилләргә ышандыру. Фәрештәләр, шайтан турында мәгълүмат бирү. Үз эшләреңне, гамәлләреңне бәяләргә өйрәтү, ярамаган эшләрдән тыелу, тәрбияләү. «Әгүүзү билләһи миннәш шәйтаанир-раҗиим» сүзен өйрәтү.   Шөгыль барышы: Балалар, бирегә килегез...


Тәсбихымда әни җылысы

Тәсбих тартам хөрмә төшләреннән, Күчкән миңа әнием кулыннан. Йөзләремдә иман нуры балкый Төймәләргә иңгән тыныңнан... Төймәләрен тезеп, чук кырына Барсын уйлап алдан күңелең. Янып торган ташлар куйгансың син, Караңгыда да,- дип,- күренсен. Тәхәҗҗүдкә торсын кызларым,- дип, Озак йокы- йөрәк...


Заманча сәнгатьтә «шамаил»

Шамаил – ул халык күзаллавында бертөрле гади генә күренеш түгел. Мондый каллиграфик рәсемнәрне нинди гыйбарә сурәтләнүенә карап еш кына эчтәлеге буенча атыйлар. Мөселман рәсеменең төп үзенчәлеге аның стилендә: ул Ислам каллиграфиясе сәнгатеннән үсеп чыккан, остаздан укучыга иснәд (чылбыр) аша...


Ата белән ул арасы-ндагы гаҗәеп мөнәсәбәт

Габдуллаһ ибне Мөбарәкнең (Аллаһның рәхмәтендә булсын) атасы кол булган. Ул хуҗасының бакчасында хезмәт иткән. Беркөнне хуҗасы бакчага кереп: «Улым! Миңа гранат китер», - дип сораган.   Мөбарәк гранатны алып хуҗасына биргән. Хуҗа аны татып карый да бик әчы булуын аңлый, хәтта...


СОРАУ-ҖАВАП

Кече хаҗ яки олы хаҗны кылып кайткан кешене зиярат итү сөннәт гамәл булып саналамы? Хаҗдан кайткан кешегә хөрмәт йөзеннән аны зиярат итү һәм дога кылуын сорау саваплы гамәл. Хәдистә әйтелгән: «Әгәр сез хаҗины очратсагыз, аны сәламләгез, кул биреп күрешегез ул өенә кергәнчегә кадәр сезнең...