Татарстан мөфтие Зәйнулла ишан Расулевның 190-еллыгы көнендә Дагыстанда аның исемендәге мәдрәсәдә булды

Татарстан мөфтие Зәйнулла ишан Расулевның 190-еллыгы көнендә Дагыстанда аның исемендәге мәдрәсәдә булды

25 март, Зәйнулла ишан Расулевның 190-еллыгы көнендә, Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин Дагыстанда әлеге мәшһүр татар дин галиме һәм мәгърифәтчесе исемендәге мәдрәсәдә булды. Ул монда мөгаллимнәр һәм шәкертләр белән очрашты. Аралашу вакытында Камил хәзрәт яшьләрнең сорауларына җавап бирде, үгет-нәсыйхәтләрен җиткерде, Расулевның тормышы һәм эшчәнлеге турында сөйләде, Рамазанны изге гамәлләр кылып уздыруларын теләде.

2020 елда Нәзарәтнең «Хозур» нәшрият йорты Зәйнулла Расулевның «Рисалә Хыдырийя» хезмәтен Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигулинның фәнни аңлатмалары белән бастырып чыгарды. Зәйннулла ишанның 1908 елда дөнья күргән китабы озак елларга сузылган тәнәфестән соң беренче тапкыр Камил хәзрәтнең магистрлык хезмәте аркасында басылып чыкты. Мөфти магистрлык хезмәтен 2020 елда БИАда гарәп телендә яклады.

Моннан тыш, мөфти Дагыстанда гуманитар педагогика көллиятендә булды. Һәм Дагыстан мөфтие Әхмәт хаҗи Абдуллаев чакыруы буенча республика башлыгы Сергей Меликов ифтарында катнашты.

 

 

2026-08-01 (Рабигыль-әүвәл 1448 ел.) №8.


Кайбыч мөхтәсибәтендә «Кошман укулары» фәнни конференциясе узды

Кайбыч районы Кошман авылында «Кошман укулары» фәнни конференциясе узды, ул сөннәтче бабайларның роле һәм әһәмиятенә багышланды – алар ир балаларны сөннәткә утырту белән шөгыльләнгән.   Әлеге чараны Кайбыч мөхтәсибәтенең Кошман авылы мәчете һәм Казанның Ислам динен кабул...


Гамәл һәм ният

Бер тәкъва иясе сөйләгәннәрдән: «Бервакыт таң алдыннан мин үз өемдә «Та һә» сүрәсен укыдым, минем йортым юл кырыенда урнашкан. Сүрәне укып бетергәч мине йокы басты һәм йоклап киттем. Төшемдә мин күктән кулына бер кәгазь тотып төшүче кешене күрдем. Ул кәгазен ачып миңа сузды....


Ата белән ул арасы-ндагы гаҗәеп мөнәсәбәт

Габдуллаһ ибне Мөбарәкнең (Аллаһның рәхмәтендә булсын) атасы кол булган. Ул хуҗасының бакчасында хезмәт иткән. Беркөнне хуҗасы бакчага кереп: «Улым! Миңа гранат китер», - дип сораган.   Мөбарәк гранатны алып хуҗасына биргән. Хуҗа аны татып карый да бик әчы булуын аңлый, хәтта...


Тәсбихымда әни җылысы

Тәсбих тартам хөрмә төшләреннән, Күчкән миңа әнием кулыннан. Йөзләремдә иман нуры балкый Төймәләргә иңгән тыныңнан... Төймәләрен тезеп, чук кырына Барсын уйлап алдан күңелең. Янып торган ташлар куйгансың син, Караңгыда да,- дип,- күренсен. Тәхәҗҗүдкә торсын кызларым,- дип, Озак йокы- йөрәк...


Әниләргә бала тәрбияләүдә берничә гамәли киңәш

Мөселман балаларына шәхси гигиенадан башлап финанс мәсьәләләрендә, шулай ук куркынычсызлык буенча киңәшләргә кадәр өйрәтергә кирәк булган зур булмаган, ләкин гаять мөһим әйберләр исемлеген тәкъдим итәбез.   Коръәндә һәм сөннәттә безгә, мөселманнарга, тормышны, аның төрле сикәлтәле урыннарын...