Лаеш мөхтәсибәтенең “Юлчы” мәчетендә балалар мәйданчыгы ачылды

Лаеш мөхтәсибәтенең “Юлчы” мәчетендә балалар мәйданчыгы ачылды

Лаеш мөхтәсибәтенең “Юлчы” мәчетендә балалар мәйданчыгы ачылды

 

Лаеш районы Сокуры авылында “Юлчы” мәчете каршында балалар мәйданчыгы ачылды. Мәйданчык мәчет янәшәсендә урын алды. Ул гомуми кулланылыш өчен: аннан авыл халкы, кайткан кунаклар – барысы да файдалана алачак. Биредә кечкенә балалар, мәктәп укучылары һәм яшүсмерләр өчен шөгыльләнү мөмкинлеге тудырылган, баскетбол-волейбол һәм футбол мәйданчыклары, тренажер комплекслары бар. Мәйданчыкны булдыру өчен “Юлчы” мәчете җир бүлеп бирде һәм ул 2023нче елның яз һәм җәй айларында төзелде. Ул авыл халкы һәм мәхәллә өчен көтеп алынган зур бүләк булды. Мәйданчыкка мәчет ачык булган вакытта кереп шөгыльләнергә мөмкин.

 

2026-08-01 (Рабигыль-әүвәл 1448 ел.) №8.


Коръәни Кәримне аңларга теләсәң, хәлифәләр тормышын өйрән!

Аллаһ Тәгалә безгә Коръән Кәримне ике шәкелдә (формада) ирештерде. Беренчесе, китап рәвешендә, һәм без аны кулыбызга алып укый алабыз. Коръән Кәримдә әйтелгән: “Бу Китапта һичшиксез бернинди шик тә юк” (“әл-Бакара” сүрәсе, 2 аять)   Икенчесе, Аллаһ Тәгалә аны безгә...


СОРАУ-ҖАВАП

Кече хаҗ яки олы хаҗны кылып кайткан кешене зиярат итү сөннәт гамәл булып саналамы? Хаҗдан кайткан кешегә хөрмәт йөзеннән аны зиярат итү һәм дога кылуын сорау саваплы гамәл. Хәдистә әйтелгән: «Әгәр сез хаҗины очратсагыз, аны сәламләгез, кул биреп күрешегез ул өенә кергәнчегә кадәр сезнең...


Апаста яңа “Мирас” пансионаты ачылачак

Апас районының шәһәр тибындагы Апас бистәсендә яңа уку елына “Мирас” пансионаты ачылачак. Бүген «Ярдәм-Помощь» Гомуммилләт хәйрия фонды ачылышка багышланган чаралар кысаларында массакүләм мәгълүмат чаралары вәкилләре өчен объектка матбугат туры оештырды. Журналистлар...


РИИда һәм КИУда чыгарылыш курс шәкертләренә дипломнар тапшырдылар

Россия ислам институтында һәм Казан ислам университетында чыгарылыш курс шәкертләренә дипломнар тапшыру тантанасы узды. Күркәм гадәт буенча әлеге чара Коръән укып дога кылу белән башланды, аннары ректор Рәфикъ Мөхәммәтшин чыгыш ясады. Ул чыгарылыш курс шәкертләрен тәбрикләде һәм бу аларның...


Безнең күзләр бар нәрсәне дә күрәме?

Максат: Аллаһның кодрәтенә, Коръәндәге дәлилләргә ышандыру. Фәрештәләр, шайтан турында мәгълүмат бирү. Үз эшләреңне, гамәлләреңне бәяләргә өйрәтү, ярамаган эшләрдән тыелу, тәрбияләү. «Әгүүзү билләһи миннәш шәйтаанир-раҗиим» сүзен өйрәтү.   Шөгыль барышы: Балалар, бирегә килегез...