Гыйлем алуның фазыйләтләре турында

Гыйлем алуның фазыйләтләре турында

Ислам динендә гыйлем бик зур урын алып тора. Әбу әд-Дарда исемле сәхабә (Аллаһ аннан разый булса иде): “Гыйлем иясе, яки гыйлем алучы, яки гыйлемне тыңлаучы бул. Ләкин дүртенчесе булма, һәлак булырсың”, – дип әйткән.

 

Моннан аңлашылганча, һәркайсыбызга гыйлемле, белемле булып, шул гыйлемне башкаларга да өйрәтү тиешле. Мөселман кешегә гыйлем алу бишектән алып ләхеткә кадәр фарыз. Белем алмый икән, димәк, Аллаһы Тәгалә каршысындагы бурычын үтәми. Дөньяви гыйлемме, дини гыйлемме – икесен дә тигез күреп, икесен дә мөселман кеше өйрәнергә тиеш. Гомер буе. Дөньяви гыйлем белән дини гыйлем бер-берсенә бәйләнгән, бер-берсен тулыландырып торалар. Аларны аерып карау һич дөрес түгел. Дин әһелләре дә, дөньяви гыйлем бирүчеләр дә моны аңларга тиеш. Чөнки дөньяви гыйлемнәр дә Аллаһы Тәгалә куйган кануннарны өйрәтә. Физика, химия, биология, математика яки бүтән фәннәр – алар барысы да Аллаһның җир йөзенә урнаштырган кагыйдәләрен өйрәтә. Кеше нихәтле галимрәк булса, гыйлемне нихәтле күбрәк өйрәнсә, тирәнрәк белсә, ул Аллаһы Тәгаләгә шуның хәтле якынрак була. Чөнки ул Аллаһы Тәгаләнең бу дөньяны нинди камил сурәттә яраткан икәнен аңлый. Анда бөтен нәрсә кануннарга буйсына, тәртипсез хәрәкәтләнүче бер генә нәрсә дә юк. Бөтенесенең эчендә бертөрле нигез ята. Бөтенесенең төзелеше охшаш, бер-берсенә бәйләнгән һәм берсе-берсеннән башка була алмый аның.

Гыйлем сүзе Коръәндә җитмештән артык урында кабатланып килә. Аллаһы Тәгалә изге Коръәндә болай ди: «Әйт син аларга: “Белгән белән белмәгән бер булырмы?” (“Зүмәра” сүрәсе, 9 нчы аять); “Аллаһы Тәгалә сезнең арадан иманлыларның һәм гыйлем ияләренең дәрәҗәсен арттырыр. Аллаһ бөтен кылган гамәлләрегезне белеп тора” (“Мүҗадәлә” сүрәсе, 11 нче аять).

Аллаһ Раббыбыз Коръәннең иң беренче иңгән аяте белән безне белем алырга чакыра: «Сине барлыкка китергән Раббың исеме белән укы!” – дип боера (“Галәк” сүрәсе, 1 нче аять).

Мөфәссирләр аңлатуынча, бу аятьтәге “Укы!” дигән сүз җирдәге һәм күктәге гаҗәеп матурлыкка, төрле мәхлукларга карап фикерлә, уйлан, белем ал дигәнне аңлата.

Өйрәтеп калдырган гыйлем өчен савап кеше үлгәч тә гамәл дәфтәренә язылып барачак. Пәйгамбәребез Мөхәммәд галәйһиссәлам әйткән: “Кеше вафат булганнан соң, барлык гамәлләреннән өзелә, ләкин аның өч төрле гамәле файда китерәчәк: 1) сәдәкатул-җәрия, ягъни кеше үлгәннән соң да файда китерә торган сәдәка; 2) башкаларга биреп калдырылган белем; 3) балаларының догалары” (Мөслим).

Башка бер хәдистә Аллаһның Рәсүле (с. г. в.) болай дигән: «Кем гыйлем алу юлына басса, Аллаһ аңа җәннәткә алып баручы юлны җиңеләйтә. Фәрештәләр гыйлем алучы кешегә кылган гамәленә ризалык белдереп канатларын җәяләр. Гыйлем иясенә күктәге һәм җирдәге җан ияләре гөнаһын гафу итүне сорыйлар, хәтта балыклар да. Галимнең гыйбадәт кылучы (белемсез) кешедән өстенлеге айның бөтен йолдызлардан да өстен булганы кебек. Галимнәр – пәйгамбәрләрнең варислары. Пәйгамбәрләр динарны да һәм дирһәмне дә мирас итеп калдырмады, алар бары тик гыйлемне генә калдырды. Кем дә кем аны алса, үзенә җитәрлек дәрәҗәдә алган булыр” (Тирмизи).

Икенче хәдис-шәрифтә болай дип әйтелгән: «Галимнең гыйбадәт кылучы (белемсез) кешедән өстенлеге минем сәхабәләремнең иң түбәненнән өстен булганы кебектер” (Тирмизи).

Бу хәдис гыйлем алуның нәфел намазларына караганда да өстенрәк һәм саваплырак икәнлеген күрсәтә.

Тәфсир галиме Габдулла ибне Габбас (Аллаһ аннан разый булса иде) гыйлемнең фазыйләте турында болай дип әйткән: “Гыйлемне кабатлау минем өчен төнне намаз укып чыгуга караганда яхшырак”.

Гали ибне Әбу Талиб (Аллаһ аннан разый булса иде) болай дигән: “Гыйлем акчадан хәерлерәк. Чөнки гыйлем сине саклый, ә син акчаны саклыйсың. Гыйлем ул хөкемдар, ә акча хөкемгә дучар булучы, акчаны сарыф итү азайта, ә гыйлем тарату белән арта”.

Әбу Зәрр һәм Әбу Һөрәйрә исемле сәхабәләр (Аллаһ алардан разый булса иде) болай дигәннәр: «Гыйлемнән бер нәрсә өйрәнү безнең өчен 1000 рәкагәть нәфел намазына карганда яхшырак. Ә берәр гыйлемне кешегә өйрәтү, аны гамәлдә куллану-кулланмавына карамастан, безнең өчен 100 рәкагәтьтән дә хәерлерәк”.

Хәсән Басри (Аллаһ аны үз рәхмәтеннән аермаса иде) галимнәр турында болай дип әйткән: «Гыйлем ияләренең язуда кулланыла торган кара буяулары шәһитләрнең каннары белән бергә үлчәнелә һәм гыйлем ияләренең кара буяулары үлчәүдә авыррак булачак”.

Бервакыт мәшһүр галим Ибне Мөбарәккә: “Әгәр дә сиңа Аллаһы Тәгалә кичкә үләсең дип әйтсә, нишләр идең?” – дип сораганнар. Ул: «Гыйлем алыр идем”, – дип әйткән.

Имам Нәвәви (Аллаһ аны үз рәхмәтеннән аермаса иде) гыйлем алуның нәфел намазын укуга караганда өстенрәк булуын болайрак аңлаткан: «Бөтен галимнәр дә гыйлем алу нәфел уразасы тоту, нәфел намазы уку, тәсбих әйтү кебек, тән гыйбадәтләренә караганда яхшырак дип әйтте. Моның дәлиле: гыйлемнең файдасы кешенең үзенә генә булмыйча, башка кешеләргә дә булганы өчен. Ә нәфел гыйбадәтләр кешенең үзенә генә файда китерә. Шулай ук бөтен гыйбадәтләр дә гыйлемгә мохтаҗ, ә киресе түгел. Галимнәр пәйгамбәрләрнең варислары, ә гыйбадәт кылучылар турында андый сүзләр әйтелмәгән. Гыйлем – ул Аллаһның сыйфаты”.

Татарстан мөселманнары Диния нәзарәтенең дәгъвәт бүлеге

 

2026-08-01 (Рабигыль-әүвәл 1448 ел.) №8.


Тәсбихымда әни җылысы

Тәсбих тартам хөрмә төшләреннән, Күчкән миңа әнием кулыннан. Йөзләремдә иман нуры балкый Төймәләргә иңгән тыныңнан... Төймәләрен тезеп, чук кырына Барсын уйлап алдан күңелең. Янып торган ташлар куйгансың син, Караңгыда да,- дип,- күренсен. Тәхәҗҗүдкә торсын кызларым,- дип, Озак йокы- йөрәк...


Ата белән ул арасы-ндагы гаҗәеп мөнәсәбәт

Габдуллаһ ибне Мөбарәкнең (Аллаһның рәхмәтендә булсын) атасы кол булган. Ул хуҗасының бакчасында хезмәт иткән. Беркөнне хуҗасы бакчага кереп: «Улым! Миңа гранат китер», - дип сораган.   Мөбарәк гранатны алып хуҗасына биргән. Хуҗа аны татып карый да бик әчы булуын аңлый, хәтта...


Кайбыч мөхтәсибәтендә «Кошман укулары» фәнни конференциясе узды

Кайбыч районы Кошман авылында «Кошман укулары» фәнни конференциясе узды, ул сөннәтче бабайларның роле һәм әһәмиятенә багышланды – алар ир балаларны сөннәткә утырту белән шөгыльләнгән.   Әлеге чараны Кайбыч мөхтәсибәтенең Кошман авылы мәчете һәм Казанның Ислам динен кабул...


Тәсбих җан белән тәнне берләштерә

Тәсбих – ул төймәләрдән җыелган тезмә, Аллаһны зикер кылганда санап бару өчен кулланыла. Тәсбих биш вакыт намаздан соң даими кулланылса, башка буш вакытта да гыйбадәт кылу өчен файдаланыла. Тәсбих сүзе Аллаһны мактау, кыскача дога сүзләре белән Аллаһка шөкер итү, Аны олылауны...


Шәкертләр әдәбе

Чәй эчкәннән соң, киемнәрегезне киеп укырга барыгыз, чыгып китәр алдыннан ата вә аналарагызының кулларын үбеп, ризалыкларын алыгыз, туганнарыгыз белән күрешеп: “Аллаһы Тәгалә юлына чыктым, Аллаһы Тәгалә миңа тәүфикъ бирсә иде”, - дип, нечкә күңел вә ихлас белән мәктәп юлына...