Социаль гаделлек – милли идеябез

Социаль гаделлек – милли идеябез

Без катлаулы заманда яшибез. Мөгаен, ике мәртәбә дөнья сугышын кичергән ил тарихында иң авыр чор башланадыр. Бөек Ватан сугышы безнең илебез өчен бик зур сынау, кайгы, һәлакәт булды, ләкин без сугышта җиңеп чыктык.

 

Бик зур югалтулар кичерүгә карамастан, халкыбызны берләштереп торган идея бар иде. Әлеге идея дөньядагы иң зур илне берләштерде. Әлбәттә, сугыш кырында үлүчеләр коммунизм өчен көрәшмәде, алар үз җирләрендәге тынычлык, якыннары, ватан өчен сугышты. Сугыштан соң халык җимерекләрне торгыза башлады. Сәнәгать тармагы, мәгариф, медицина, шәһәр һәм авыл инфраструктурасы яңадан аякка бастырылды. Ул елларда кешеләр коммунизм төзү идеясе белән яшәде. Дөресен әйтик, шул идея илне ярты гасыр яшәтте. Әмма бүген без нәрсә күрәбез? Русиянең аңлаешлы идеологиясе дә, яшьләргә йөз тотар кыйбласы да тәгаен түгел, идеаллар да башка хәзер.

Бәлки, кем өчендер минем әйтергә теләгән фикерем бик гади, һәркемгә билгеле нәрсә булып күренер. Ләкин һәр гениаль әйбер һәм хаклык, хакыйкать өстә генә ята. Без аны күрмибез генә. Әлбәттә, кешенең ниятендә, бөтен барлыгында һәм яшәешендә иман белән ихласлык булырга тиеш. Дин – кеше өчен нигез, һәрбер кыйммәтнең башлангычы. Динне рухи яңарыш нигезе итеп таныганда, яшьләргә мондый кризислы хәлдән чыгу өчен нәрсәләр эшләргә кирәк соң? Шул турыда фикер йөртик әле.

 

1. Формадан эчтәлеккә.

Хәзер яшьләргә эчтәлекнең формадан мөһимрәк булуын аңларга кирәк. Бүген яшьләр күпчелек очракта булмаган әйберне күрсәтергә ярата, ә булганы белән чынбарлыкта яшәргә теләми. Алар бурычка кереп булса да, халык арасында кыяфәт, имидж тудырырга тырыша. Аз укыгач, аларда үсеш күзәтелми, гомумән, биеккә, югарыга омтылу дигән төшенчә бетте. Ә тыйнаклык алар арасында хәзер модада түгел. Беренче планда – тышкы кыяфәт, мин-минлек. Ә эчтә нәрсә соң? Бушлык?

 

2. Гаилә һәм ата-аналар.

Гаилә җепләренең кыйммәте һәм мөһимлегенең бәясе төште. Күп гаиләләр ике ел яшәгәч тә таркала. Әлбәттә, шәһәр тормышы, заманча яшәеш гаилә мөнәсәбәтләрен зәгыйфьләндерде. Кем соң без? Тарихның тыңлаучан колларымы, әллә тарихка яңа ритм бирүче, тагын да югары кыйммәтләр төзүче шәхесләрме? Мәдәни һәм социаль үзгәрешләр булса да, ата-анага мөнәсәбәт элеккечә ныклы булырга тиеш. Ә гаилә коруны Аллаһ кушкан эш итеп кабул итәргә, моңа бик җитди карарга кирәк.

 

3. Мәгариф.

Бүген яшьләр диплом алу өчен генә белем ала, ягъни тамга өчен. Уку-укыту процессына җитди караш сизелми. Интернет белән мавыгу арту сәбәпле, яшьләр, тырышып укымый, дәресләргә әзерләнми. Бөтен укыту процессы формаль нәрсәгә әйләнде. Кешеләр фундаменталь, классик белемне бәяләми башлады, бары тик тәҗрибә ярдәмендә алган «белем» дәрәҗәле хәзер. Тарихны, әдәбиятны, фәлсәфәне, математиканы һәм башка нигез фәннәрне яшьләр бик начар белә, чөнки алардан файдалану юлын күрми. Шуңа аларның мәдәни һәм әхлакый дәрәҗәсе түбән. Халыкны алга алып барган идеологияне гади һөнәрче булудан туктаган һәм югары материяләр турында уйлаучылар гына булдыра ала. Чын лидерлар, акыллары һәм дөньяга киң карашлары ярдәмендә, стратегик фикердә торса, һөнәрчеләр кечкенә тактик адымнар гына ясый ала. Тарихны, әдәбиятны, фәлсәфәне һәм математиканы өйрәнүче кеше генә стратегик фикер йөртергә сәләтле. Бу фәннәрне яратмаучылар тарихның һәм хуҗаларның коллары булып калачак.

 

4. Кеше хәленә керү.

Кешеләр борчылуның һәм кешенең хәленә керүнең нәрсә икәнен онытты. Йөрәкләрне мүк басты. Кешеләр гади кулланучыга әверелде. Яшьләрнең йөрәгендә бөтен әйбер бар, ләкин кайгыру, борчылу юк. Кеше кайгысын үзебезнеке итеп кабул иткәндә генә, бер-беребез өчен уңайлы җәмгыять төзергә мөмкин.

 

5. Корбан булу (җаныңны фида кылу).

Корбан булу дигән сүз – ул борчылуның киңрәк мәгънәсе, дәвамы. Хәзер яшьләр шул дәрәҗәдә үзләрен генә ярата ки, берәр эш өчен хәтта кечкенә генә корбан булуга (вакыт, көч, сүз) да барырга теләми алар. Мисал өчен, гаиләң өчен яшәү – җаныңны фида кылуның бер төре. Әйе, үзең өчен генә яшәү җиңелрәк. Үзеңнең тәккәберлегеңне җиңеп, күп вакытыңны балаларга, тормыш иптәшеңә, ата-анага, җәмгыятькә багышлау – тәккәберлегеңне сындыру ул. Әгәр без җәмгыять эшләрен үзебезнең шәхси эштән өстен куя алсак, илебезнең, халкыбызның, җәмгыятебезнең, гомумән, һәрберебезнең исән калачагына өмет зуррак.

Үзебез эшләгән эшләргә, белемебезгә, гаиләбезгә игътибарны арттырып, анализ ясасак, зур идея өчен җанын фида кылырлык яшьләр, яңа җәмгыять булдыра алабыз.

Моның нигезендә илаһи иман булырга тиеш. Бу – һәрнәрсәнең нигезе һәм баганасы. Җәмгыятебезнең милли идеясе – иман һәм белем нигезендә социаль гаделлеккә ирешү. Яшьләр, ә сез өлкән буынга үрнәк була алырсызмы?..

 

 

Илдар БАЯЗИТОВ

2026-07-01 (Сәфәр ае 1448 ел.) №7.


Мин – мөсел-ман кызы!

«Аллаһыга тапшырдым», - дип, Башлыйм һәрбер эшемне. Аллаһ разый булсын өчен, Кызганмыйм һич көчемне.   Намаз укыйм, дога кылам Тик бер Раббым хакына. Укуда да, эштә дә мин Таянам Аллаһыма.   Ашаган ипиемнең дә Кадерен бик беләмен. Чөнки беләм һәр ризыкны Аллаһ Үзе...


Рухи авыру төрләре

Авырулар ике төрле була: калеб (күңел, йөрәк) авырулары һәм физик авырулар.   Калебкә, ягъни җанга зыян китерә торган авырулар ике төрле: шикләнү һәм адашу; шәһвәт һәм дәрт. Икесе хакында да Коръән Кәримдә әйтелгән. Шикләнү авыруы хакында Аллаһы Тәгалә болай дигән: «Аларның...


Йоклаганда төш күрү

Йокының кеше организмы өчен зарури икәнлеге мәгълүмдер. Ә нәрсә соң ул йокы? Кеше ни өчен йокыдан башка яши алмый? Башта шул турыда аңлашып китик әле.   Галимнәр фаразлаганча, адәм затының йокысы якынча 5 өлешкә (циклга) бүленә. Аларның һәркайсы сәгать ярымга сузыла. Һәр өлеш исә, үз...


“Мөхәммәдия” мәдрәсәсендә дипломнар тапшырдылар

«Мөхәммәдия» мәдрәсәсендә көндезге бүлекне тәмамлаган шәкертләргә дипломнар тапшыру тантанасы узды. Татарстан Мөфтиенең беренче урынбасары, 2004 елда шушы мәдрәсәне тәмамлаган Илфар хәзрәт Хәсәнов кулыннан 5 ел дәвамында белем алганнан соң уку йортын тәмамлау турында дипломны 15 шәкерт...


Укырга кая барырга? Татарстанның мөселман уку йортларында кабул итү кампаниясе башланды

Татарстан мөселман уку йортларында кабул итү кампаниясе башланды. Мөселман дини белемен алырга теләүчеләргә сайлап алу мөмкинлеге зур: Татарстанда 8 мәдрәсә, Россия ислам институты, Казан ислам университеты, Болгар ислам академиясе бар.   Әлеге уку йортларының кабул итү комиссияләре...