Кыйбла кайсы тарафта?

Кыйбла кайсы тарафта?

Намазны кыйбла тарафына карап уку – фарыз. Кыйбланың кайсы якта икәнен белә торып, намазны башка тарафка таба карап уку дөрес булмый. Мөселманнарның кыйбласы – Гарәбстан ярымутравының Мәккәи Мөкәррәмә шәһәрендә Кәгъбә исемле мөбарәк бинаның урыны.

 

Кыйбланы ничек табарга

Казан шәһәреннән караганда, кыйбла ягы көньяктан 9 дәрәҗәгә кадәр уң яктарак, шуның өчен Казанда июнь аенда, көндезге сәгать беренче 36 минут булганда, кояш нәкъ Кыйбла турысында була. Димәк татарстанлылар өчен кыйбла көньякта була.

Ягъни көнчыгыштан уң якта, ә көнбатыштан сул якта — нәкъ ике якның уртасын чамаларга кирәк компас булмаса. Моның өчен болай басабыз — сул як иңегез кояш чыгышы ягында, ә уң иңегез кояш баешы ягына туры килсен. Аннан аз гына уңгарак борылыгыз. Кыйбла чама белән шул якта була.

Сахрада яки урманда кыйбла кайсы якта икәнлеге билгеле булмаган очракта һәм якында белүче кеше дә табылмаганда, көндез кояш яктысына карап, төнлә Тимер Казык йолдызына яки юлга һәм тауларга карап, күңел белән чамалап Кыйбланы эзләргә кирәк: күңеле кай тарафның кыйбла булуын якын күрсә – намазны шул якка таба карап укырга тиеш.

Намаз укыган вакытта кыйбланың икенче яктарак булганын сизсә, намазны бозмыйча гына шул якка таба борылырга тиеш.

Куркынычлы юлда булганда намазны атка атланган килеш уку да дөрес, ул чагында кыйбла ягына таба карау мөһим түгел: юлы кайсы якка таба барса – шул якка таба карап укыр.

 

Шигырь «Кыйбла кайда»:

Азан ишетелми, чаң да сукмый

Торган болганчык бер заманда

Тау кадәрле күчтәнәчләр төяп,

Әнкәй килгән иде Казанга.

Автобустан аны каршы алдык.

Әйберләрен көчкә күтәреп

Өйгә кайтып кергәнебез истә,

Бик күп мәлләр, хәлләр истә юк.

Ни сөйләшкән, ниләр пешергәннәр…

Хәтеремдә түгел берсе дә.

Тик бер сүзе җанга уелып калды.

Сискәндерә исемә төшүгә.

Өйгә кайткач, чәйләр эчеп алгач,

Чыкты да ул таһәрәтләнеп,

“Кыйбла кайда?” – диеп сорап куйды,

“Беләсеңме кайда икәнен?!”

Мин аптырап калдым. Белми идем

Кайда мәшрикъ, кайда мәгъриб…

Бергә фикерләшеп, карар кылдык

“Кыйбла шул тарафта булыр…” дип.

Кыйбла мәсьәләсе хәл ителгәч,

Озак итеп намаз укыды.

“Кыйблаң кайдалыгын белмәгәч…” дип,

Үзалдына сөйләп утырды. –

“…Син бит андый түгел идең, балам,

Менә ышан син бу яшьләргә…

Кыйблаңны да белми, бу дөньяда

Нинди максат белән яшәргә…”

Оят иде миңа. Җир тишегенә

Керер булдым, әгәр ярылса.

…Ярый ла ул әнкәң исән чакта

Тоткан кыйблаң дөрес табылса.

…Сиңа килдем, әнкәй! Кабереңә.

Йөземне юнәлттем кыйблага.

Аллаһудан сиңа җәннәт түре,

Үземә ярлыкау сорарга.

Әнкәй, әнкәй! Рәнҗеп ятма миңа!

Тапкан кыйблам мәңге югалтмам.

Имансызлар, кыйбласызлар белән

Уртак гамәл, уртак юл сапмам!

Кемнәр белән генә аралашсам,

Йөрсәм дә мин хәзер кайда да,

Беренче эш итеп кыйблам барлыйм,

Калебемне юнәлтәм кыйблага.

Күптән булган хәлләр исемә төшеп,

Кайнар тиргә баттым кабаттан…

Кылмыйбызмы икән гамәлләрнең

Үкенерлекләрен азактан?!

Без кыйбланы, шөкер, таптык та бит…

Күңел тыныч түгел шуңарга –

Онытмыйбыз микән балалардан

“Кыйблаң кайда?!” – диеп сорарга.

 

Шәмсия Җиһангирова. нур.татар сайтыннан алынды

2026-08-01 (Рабигыль-әүвәл 1448 ел.) №8.


Коръәни Кәримне аңларга теләсәң, хәлифәләр тормышын өйрән!

Аллаһ Тәгалә безгә Коръән Кәримне ике шәкелдә (формада) ирештерде. Беренчесе, китап рәвешендә, һәм без аны кулыбызга алып укый алабыз. Коръән Кәримдә әйтелгән: “Бу Китапта һичшиксез бернинди шик тә юк” (“әл-Бакара” сүрәсе, 2 аять)   Икенчесе, Аллаһ Тәгалә аны безгә...


Әниләргә бала тәрбияләүдә берничә гамәли киңәш

Мөселман балаларына шәхси гигиенадан башлап финанс мәсьәләләрендә, шулай ук куркынычсызлык буенча киңәшләргә кадәр өйрәтергә кирәк булган зур булмаган, ләкин гаять мөһим әйберләр исемлеген тәкъдим итәбез.   Коръәндә һәм сөннәттә безгә, мөселманнарга, тормышны, аның төрле сикәлтәле урыннарын...


Кайбыч мөхтәсибәтендә «Кошман укулары» фәнни конференциясе узды

Кайбыч районы Кошман авылында «Кошман укулары» фәнни конференциясе узды, ул сөннәтче бабайларның роле һәм әһәмиятенә багышланды – алар ир балаларны сөннәткә утырту белән шөгыльләнгән.   Әлеге чараны Кайбыч мөхтәсибәтенең Кошман авылы мәчете һәм Казанның Ислам динен кабул...


Тәсбих җан белән тәнне берләштерә

Тәсбих – ул төймәләрдән җыелган тезмә, Аллаһны зикер кылганда санап бару өчен кулланыла. Тәсбих биш вакыт намаздан соң даими кулланылса, башка буш вакытта да гыйбадәт кылу өчен файдаланыла. Тәсбих сүзе Аллаһны мактау, кыскача дога сүзләре белән Аллаһка шөкер итү, Аны олылауны...


Апаста яңа “Мирас” пансионаты ачылачак

Апас районының шәһәр тибындагы Апас бистәсендә яңа уку елына “Мирас” пансионаты ачылачак. Бүген «Ярдәм-Помощь» Гомуммилләт хәйрия фонды ачылышка багышланган чаралар кысаларында массакүләм мәгълүмат чаралары вәкилләре өчен объектка матбугат туры оештырды. Журналистлар...