Аллаһның ризалыгына ирешүнең юллары
Мөэмин мөселман өчен дөньядагы иң кыйммәтле нәрсәләрнең берсе – Аллаһның ризалыгына ирешү. Барыбыз да Аллаһ Тәгаләнең безне яратуын телибез. Ләкин Аның безне ярату-яратмавын кайдан белеп була соң?
Пәйгамбәребез салляЛлаһу гәләйхи үә сәлләмнең хәдисләренең берсендә болай диелгән: “Аллаһ Тәгалә бер колын яратса, Җәбраил гәләйхи сәләмгә болай дияр: - Мин аны яратам, сиңа да аны яратырга әмер бирәм.” Җәбраил дә ул колны яратыр һәм күк әһелләренә: “Аллаһ Тәгалә шул колын ярата, сез дә аны яратыгыз!” – дияр. Күк әһелләре дә бу боерыкны үтәрләр. Һәм җир йөзендәгеләрнең күңелләрендә дә ул кешегә карата мәхәббәт уяныр һәм барсы да аны хөрмәт итәр, яратыр.
Бер хәдисе-көдесидә Аллаһ Тәгалә: “ Мин колымны сөя башлагач, аның ишеткән колагы булырмын (ягъни ул кеше, Аллаһ Тәгалә яратмаган нәрсәләрне тыңламас), күрә торган күзе булырмын (ягъни Аллаһ Тәгалә яратмаган нәрсәләргә борылып та карамас), тоткан кулы булырмын (ягъни Аллаһ Тәгалә яратмаган нәрсәләргә тотынмас), йөргән аяклары булырмын (ягъни Аллаһ Тәгалә яратмаган җиргә бармас).
Аллаһ Тәгаләнең яраткан колына бер бүләгедер бу.
Аллаһ Тәгаләнең Үзенең колын яратуның ишарәләре болар:
Иң беренче чиратта, Аллаһның Үзенең колын яратуның ишарәсе булып, колының Аллаһ риза булырлык эшләр белән мәшгуль булуы, харамнан тыелуы тора.
Шулай итеп ничек Аллаһның ризалыгына ирешергә соң?
1) Пәйгамбәребез салляЛаху гәләйхи үә сәлләмгә иярү.
Пәйгамбәребез салляЛаху гәләйхи үә сәлләм: “Әй, мөэминнәр! Сезгә үземнән соң ике әманәт калдырам. Шулар буенча барсагыз, беркайчан да адашмассыз. Берсе- Аллаһның китабы Коръәни Кәрим, икенчесе минем сөннәтем.
2) Нәфелләрне калдырмау.
Хәдисе-көдесидә Аллаһ Тәгалә болай дигән: “колым Миңа өстәмә рәвештә, нәфелләр белән гыйбадәт кылып, якынаерга тырышса, Минем Мәхәббәтемне казаныр.”
Шуңа күрә, фарыз,сөннәт гыйбадәтләреннән тыш нәфел гыйбәдәтләребезне дә үтәп барырга тырышсак иде.
3) Мөселманны шатландыру.
Пәйгамбәребез салляЛаху гәләйхи үә сәлләм болай дигән: “ Фарыз гыйбәдәтләреннән соң, Аллаһ Тәгаләнең ризасына ирешүнең тагын бер юлы – мөселман кешесенең күңелен күрү, шатландыру. Бигрәк тә мохтаҗ кеше булса.” Адәм баласының иң хәерлесе – башка кешеләргә файдалы булган кеше.
Тагын бер хәдистә Пәйгамбәребез салляЛаху гәләйхи үә сәлләм: ”Мөселман кардәшемнең ихтыяҗын үтәү, шушы мәчеттә (ягъни мәсҗиде Нәбәвидә) 10 көн итикафта утырудан хәерлерәк.” – дигән.
4) Сынаулар аша үтү.
Кеше тормышында булган югалтулар, кайгылар һәрбер кеше өчен имтихан һәм Аллаһы Тәгаләнең бу кешене яратуының бер билгесе булып тора.
Хәдисе Шәрифтә болай диелә: “Иң зур бүләк - авырлыкларны сабырлык, ризалык белән үтүчеләргә бирелә. Аллаһы Тәгалә бер кавемне ярата икән – аны зур сынаулар аша үткәрә. Разый булсалар – Минем Ризамны алырлар, разый булмасалар – Минем Ризалыгымны алмаслар.”
Мөэмин мөселманның бу дөньяда авырлык кичерүе – аның гөнаһларыннан арынуыдыр. Сабырлык күрсәтсә - ахирәттә аңа күпкә җиңелрәк булачак.
5) Тәкәббер булмау.
Аллаһы Тәгалә саф күңелле һәм ихлас кешеләрне ярата. Ләкин шәйтан кебек тәкәббер булган кешеләрне яратмый һәм гөнаһларын кичерми. Чөнки тәкәбберлек – ширеккә китерүче юлның берседер.
6) Телеңә хуҗа була белү яки телеңне тыеп тора белү.
Телне көфердән, начар, кеше рәнҗетә торган сүзләрдән саклау, Коръәни Кәрим уку, Аллаһы Тәгаләнең әмерләрен үтәү, харамнан качу кирәкле. Чөнки хәзрәти Мөхәммәд салляЛаху гәләйхи үә сәлләм: “Кешеләр, телләре аркасында җәһәннәмгә эләгерләр” – дип әйтеп калдырган.
7) Әдәпле, әхлаклы булу.
Сәхабәләрнең берсе: “Без Рәсулуллаһ салляЛаху гәләйхи үә сәлләм янында башыбызда кошлар утырган кебек, хәрәкәтсез утырган вакытта, бер төркем кешеләр кереп, “Аллаһның иң яраткан коллары кемнәр?” - дип сорадылар. Пәйгамбәребез салляЛаху гәләйхи үә сәлләм: “Әдәпле, әхлаклы булганнар”- дип җавап кайтарды.
8) Хәләл ризык ашау.
Аллаһы Тәгалә безгә хәләл һәм чиста ризык ашарга боерды. Пәйгамбәребез салляЛаху гәләйхи үә сәлләмнең хәдисләренең берсендә: “Харам ризык ашаган кеше гыйбадәт өчен көч тапмас. Хәләл ризык ашаучы кеше – гөнаһ эшләмәс, Аллаһның яратуына, ризалыгына ирешер.” – диелгән.