Фәридә Мортазина: «Дөньядагы һәммә кеше бәхетле булсын»

Фәридә Мортазина: «Дөньядагы һәммә кеше бәхетле булсын»

Фәридә Мортазина: «Дөньядагы һәммә кеше бәхетле булсын»

– Үзегез турында сөйләгез әле

Мин – Мортазина Фәридә Гафиулла кызы, тумышым белән Татарстан Республикасы Балтач районыннан. Арча педагогик училищесын тәмамлагач, язмыш мине мәктәпкә китерде. Казан педагогика институтында белем алдым. Балалар белән эшләү үзаңыңны үстерә. Алар бит сине күп нәрсәгә өйрәтә. Гомер үтә, менә 32 ел инде без гаилә белән Лаеш шәһәрендә яшибез. Шуның 28 ел дәвамында Гавриил Романович Державин исемендәге Лаеш төбәге музее директоры вазифасын башкарам.

 

– Ислам күзлегеннән караганда музейның әһәмиятен дә әйтеп китсәгез иде.

 1996 елның 26 февраленнән башлап мин гомеремне музей белән бәйләдем. Беренче елларда музейга әйберләр туплау минем өчен кыен иде, чөнки мин килгән кеше, белемем буенча математика укытучысы. Әмма да ләкин Аллаһка ышаныч тормышта күп нәрсәгә өйрәтә, ярдәм итә. Хәзерге вакытта безнең музей Республика күләмендә әйдәп баручы музейларның берсе. Гавриил Державин ерак бабасын морза Ибраһим исемле булуын һәрчак әйтеп килә. Гомеренең соңгы елларында ул татар телен өйрәнә башлый.

Музей әйберләрен җыйганда, күңелдә горурлык хисләре туа. Ислам дине начарлыкка өйрәтми, динне хөрмәт итү безнең төп бурычыбыз. Кеше алга карап, анда юлны күрсә, аның бар эше дә ул теләгәнчә буладыр дип уйлыйм.

 

– Үсеп килүче буынны патриот буларак тәрбияләү өчен нинди чаралар үткәрәсез?

Патриотик тәрбия бирү – музей өчен кирәкле чараларның берсе. Безнең музейның филиалы – сугышчан дан музее буларак хезмәт итә. Анда Лаеш районы тарихы аша Бөек Ватан сугышы тарихы күрсәтелгән. Балалар белән төрле чаралар үткәрелә. Очрашуга яшьармия укучыларын, сугыш чоры тарихын өйрәнүчеләрне чакырабыз.

 

– Киләчәктә нинди планнарыгыз бар? Музейларга нинди яңарышлар кертергә җыенасыз?

Максатсыз кеше тормышта яши алмый. Минем хыялым музейны Россия күләмендәге югарылыкка күтәрү. Цифрлаштыру дип сөйлибез, аның эш нәтиҗәләрен музейда да күрсәк иде.

 

– Безнең укучыларыбызга нинди теләкләрегез бар?

Дөньядагы һәммә кеше бәхетле булсын. Тынычлык һәм сәламәтлек телим.

 

Мансур Һашимов, Мөхәррир

 

 

2026-05-01 (Зөлхиҗҗә 1447 ел.) №5.


Ислам мәдәнияте музее “Татар намазлыгы” күргәзмәсе өчен экспонатлар җыя

“Казан Кремле” музей-тыюлыгы татар намазлыгына багышланган уникаль күргәзмә әзерли. Экспозиция 2026нчы елның октябренә планлаштырылган һәм ул 2027нче елның февраленә кадәр “Кол Шәриф” мәчетендә урнашкан Ислам мәдәнияте музеенда эшләячәк. Әлеге чара Россия халыклары...


XIV Бөтенроссия татар авыллары эшмәкәр-ләре җыенының пленар утырышы булды

Әлеге чара Бөтендөнья татар конгрессы тарафыннан оештырылды. Җыенда катнашучы шәрәфле кунаклар арасында Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов, шулай ук Россиянең 37 төбәгеннән барлыгы 900 делегат – кече бизнес вәкилләре, фермерлар, шәхси эшмәкәрләр бар иде. Быелгы җыен Россия татар-мөселманнары...


Каһирәдә татар дин галиме Муса Бигиев кабере янәшәсендә

Мисырга эш сәфәре кысаларында Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Мөфти, ТР мөселманнары Диния нәзарәте рәисе Камил хәзрәт Сәмигуллин белән бергә Әл-Карафа Каһирә некрополендә күренекле татар дин галиме һәм фәлсәфәче Муса Бигиев каберен зиярәт кылды. Татарстан Мөфтие Коръән укыды һәм күренекле...


СОРАУ-ҖАВАП

Аллаһны ничек яратырга? Бервакыт бөек шәех янына килеп: “Аллаһны ничек яратырга?” - дип сораганнар. Моңа каршы галим: “Синең хатыныңны, балаларыңны яратканың булдымы? Кемне булса да яраттыңмы?” - дип сораган. Бу кеше: “Юк”, - дигәч, “Әгәр синең бөтенләй дә...


Раббым Аллаһым

Шөкер кылыплар куанам, рәхмәтлемен, Дүрт саным да төгәл, хозурыңда калам. Гөнаһлардан азат түгел Синең балаң, Ярлыка син, ярлыкаучы Раббым Аллам.   Йорт-курамны җыештырам атна кичен, Пакьләнәмен, изге көнем – җомга өчен. Аша күккә мәчетләрдә моңлы азан, Намазларны кабул итче,...