Ислам – гакыл дине

Ислам – гакыл дине

Безнең динебез вәгазьләргә нигезләнә. Дин үгет-нәсыйхәт белән ныгый. Нык дин булган җирләр – нәсыйхәтләр, вәгазьләр белән тулы урын. Бу хакыйкатьне Аллаһыбыз Рәсүле галәйһиссәлам болай аңлата: “Дин – үгет-нәсыйхәт ул”, һәм бу сүзләрне өч тапкыр кабатлый.

 

Ислам – бөтен кешелек дине. Ислам дине кеше ике дөньяда да бәхеткә ирешсен өчен иңдерелгән. Коръән Кәримдә әйтелгән: “Мин кешеләрне һәм җеннәрне бары тик Миңа гыйбадәт кылсыннар өчен яралттым” (“Зәрият” сүрәсе, 56 нчы аять).

Шулай булгач, кеше яралтылуның мәгънәсе – аның Аллаһы Тәгаләнең барлыгына һәм берлегенә ышануында һәм Аңа гыйбадәт кылуында. Кеше гыйбадәт кылу өчен яралтылган. Әгәр дә үз бурычын үтәми икән, ул үзенең төп кыйммәтен югалта һәм кеше булу бәхетеннән мәхрүм ителә.

Аллаһы Тәгалә һәрбер мәхлукка үз вазыйфасын йөкли. Мәсәлән, көтүченең эте көтүне, хайваннарны һәм хуҗасының өен саклый. Хуҗасы кич белән өенә кайткач, ул аны танымыйча өрә башласа да, хуҗасы чакыргач, шунда ук янына йөгереп килә, аның аяк астына килеп ята, койрыгын болгый. Үзенчә хуҗасыннан гафу үтенә: “Хуҗам, гафу ит мине. Мин сине танымадым, өебезгә һәм мал-туарларыбыз янына чит кеше якынлашты дип уйладым. Минем бурычым – саклау, шуңа күрә, бурычымны үтәр өчен, мин өрә башладым”. Эт хуҗасына әнә шуны җиткерергә тырыша кебек.

Әйе, эт, хайван булуына карамастан, үз бурычын төгәл үти, ә кеше үз бурычын үтәми – гыйбадәт кылмый. Кешенең кыйммәте – Аллаһы Тәгаләнең барлыгына һәм берлегенә ышануында.

Барлык җан ияләре дә үз бурычларын үтиләр. Үгез җир сөрә, ишәк йөк ташый, сыер сөт бирә. Алар барысы да бары тик кешегә файда китерер өчен яралтылган. Ә кеше исә Аллаһы Тәгаләгә гыйбадәт кылуга битараф карый.

Бервакыт бер кеше сукырая һәм табиб янына бара. Табиб аны карый да күзлек бирә. Бу кеше шатлыгыннан табибка җанын бирергә әзер булуын әйтә. Карагыз әле: нинди юмарт кеше! Ике пыяла һәм каймадан торган күзлек биргән табибка үзенең җанын бирергә әзер, ә аңа күзләр бүләк итүче Аллаһ өчен биш-ун минут вакытын таба алмый. Күзләре булмаса, аңа бернинди табиб күзлекләре дә булыша алмавы турында уйлап та карамый. Димәк, кирәк чагында ул үз акылын куллана белми.

 Бу гүзәл принципны сине юктан бар иткән, сиңа күз, колак, куллар, аяклар биргән, сине иң яхшы сурәттә ишетү һәм күрү сәләтләре белән яралткан, сине акыллы һәм фикер йөртүче итеп яралткан Аллаһ Тәгаләгә карата куллансаң икән! Аллаһы Тәгалә сиңа биш вакыт намаз кылырга боера, син аны кылсаң икән! Аллаһы Тәгалә сиңа елга бер тапкыр Рамазан аенда ураза тотарга куша, син ураза тотсаң икән! Аллаһы Тәгаләне «Лә иләәәһә илләллаһ, Мөхәммәдүррасүлуллаһ!» дип кабатлап, исеңә төшереп торсаң икән!

Җир йөзендә акылы була торып, үзенә начарны теләгән кеше юк. Шулай булгач, үзенә яхшылыкны теләгән мөселман башкаларга да яхшылык теләргә тиеш. Кешеләр аңа булышалар, хөрмәт күрсәтәләр, ярдәм сорап мөрәҗәгать итүләренә җавап бирәләр, ә ул беркемгә дә булышмый, беркемгә дә игелек кылмый! Болай эшләргә ярамый! Ислам динендә бу юк.

Ислам диненең төп максаты – кешеләр тыныч һәм бәхетле булсыннар өчен барлык шартларны тудыру. Пәйгамбәребез галәйһиссәлам әйткән: “Башкалардан үрнәк алучы кеше – бәхетле (акыллы) кеше. Бәхетсез (акылсыз) кеше – үзенең начар хәле белән башкаларга сабак бирүче”. Бу хәдиснең мәгънәсе шулкадәр тирән ки, кеше аның тәфсирен сәгатьләр буе тыңлый ала. Акылы булган мөселман яхшы кешеләрдән үрнәк ала һәм үз тормышында кулланырга тырыша. Шулай ук акыллы мөселман башка кешенең начар гамәленнән сабак ала һәм андый гамәлләрдән үзен сакларга тырыша. Начар кешеләрнең тискәре гамәлләре нәтиҗәләреннән ул үзен саклый. Башкача әйткәндә, акылы булган мөселман үрнәкне һәм сабакларны башка кешеләрдән ала. Акылсыз һәм бәхетсез кеше барлык начар гамәлләрне үзе кыла, ә соңыннан, тискәре нәтиҗәләрен күргәч, кайгыга бата. Аның күңеленнән тынычлык кача, гаиләсе, мал-мөлкәте таркала. Шул рәвешле ул башкалар өчен сабак булып тора. Бары тик дин юлы белән генә тормыштан сабаклар алып була. Йөрәгендә иман булган кеше үрнәк һәм сабак алудан бәхет таба.

Аллаһы Тәгалә безгә Үзенең чиксез нигъмәтләреннән өлеш чыгарсын! Барыбызга да башкаларга яхшы үрнәк булырлык дөрес һәм матур тормыш бүләк итсен!

 

 

Камил хәзрәт Сәмигуллин

2026-07-01 (Сәфәр ае 1448 ел.) №7.


Рухи авыру төрләре

Авырулар ике төрле була: калеб (күңел, йөрәк) авырулары һәм физик авырулар.   Калебкә, ягъни җанга зыян китерә торган авырулар ике төрле: шикләнү һәм адашу; шәһвәт һәм дәрт. Икесе хакында да Коръән Кәримдә әйтелгән. Шикләнү авыруы хакында Аллаһы Тәгалә болай дигән: «Аларның...


Сәфәр ае

Сәфәр – мөселман тәкъвиме буенча икенче яй. Пәйгамбәребез галәйһиссәләм заманында бу айда сугышлар тыелган.   Әмма бу айда аерым бер махсус гыйбадәтләр билгеләнмәгән. Кайберәүләр бу айны бәхетсез ай дип саныйлар, шул сәбәптән бу айда туйлар һәм башка шундый мәҗлесләр үткәрмиләр. Моңа...


Мин – мөсел-ман кызы!

«Аллаһыга тапшырдым», - дип, Башлыйм һәрбер эшемне. Аллаһ разый булсын өчен, Кызганмыйм һич көчемне.   Намаз укыйм, дога кылам Тик бер Раббым хакына. Укуда да, эштә дә мин Таянам Аллаһыма.   Ашаган ипиемнең дә Кадерен бик беләмен. Чөнки беләм һәр ризыкны Аллаһ Үзе...


Хәлифнең хезмәт хакы

Билгеле булганча, Әбү Бәкер (Аллаһ аңардан разый булсын) мөселманнар сайлап куйган беренче хәлиф.   Хәлиф булган көннең беренче иртәсендә үк Әбү Бәкер базарга килә. Ул гомер буе сәүдә иткән, тукымалар сату белән шөгыльләнгән. Шуңа күрә хәлиф булу вазифасына ия булган көннең иртәсендә дә аны...


Җилне яманлауның тыелуы һәм ул каты исә башлагач нәрсә әйтергә кирәкле турында

Әбел-Мөнзир Гобәйй бине Кәгъб разыя-Ллаһу ганһү сүзләреннән риваять ителә:   Аллаһның Илчесе галәй-һиссәләм әйтте: “Җилне яманламагыз, ә әгәр сезгә ошамаган нәрсә күрсәгез (ягъни: әгәр аның артык каты исүен күрсәгез), әйтегез: “Әй Аллаһ, дөреслектә, без Синнән бу җилнең яхшылыгын...