Татар мәдрәсәләре – рухи мирас

Татар мәдрәсәләре – рухи мирас

Татар мәдрәсәләре – рухи мирас

Татар халкы дөнья күләмендә үзен тырыш һәм булдыклы, максатчан һәм белемле, дини һәм әдәпле милләт буларак таныткан. Тарихтан мәгълүм булганча, югары мәдәниятле халык буларак формалашыр өчен татарларга ислам дине ярдәм иткән: дөрестән дә, милләтебезнең үсеш юлы, мең еллык гыйбрәтле тарихы нәкъ менә шушы дин белән бәйле. Бабаларыбызның укымышлы булулары, гарәп графикасы нигезендә укый-яза белүләре дә – мөселман дин әһелләре эшчәнлегенең нәтиҗәсе.

 

Шулай итеп, мәдрәсәләр элек-электән татар мәгариф системасының нигез ташын тәшкил итте. Ә мәдрәсәдә белем бирүче остаз-мөгаллим җирле халык арасында аерым бер хөрмәткә, олылауга лаек кеше булып саналды. Татарлар элек-электән гыйлемгә омтылып, аның кадерен белеп яшәгәннәр һәм әйтергә кирәк, дөньяви, гомуми белем нигезендә дин гыйлеме булган: аның ярдәмендә милләттәшләребез рухияткә тартылган, ислам дине аша дөньякүләм мәдәнияткә катнаштырылган. Нәкъ менә шуңа күрә татарларда мәдрәсә мөгаллиме махсус статуска ия булган: ул күп кешеләрнең күңелен белем нуры белән яктырткан, милли мәдәният, югары әхлак үрнәге булып торган. Мәдрәсәләр, анда хезмәт итүче хәлфәләр җәмгыять һәм аерым кеше тормышына зур йогынты ясый алган. Моның сәбәбе – мөгаллимнәрнең киң кырлы белемгә дә, күркәм әхлакый сыйфатларга да ия булуы.

1917 елгы социалистик инкыйлабыннан соң 8 дистәләп елны үз эченә алган дәвердә мәдрәсәләр эшчәнлеге билгеле сәбәпләр аркасында тукталып торды. XX гасырның 90 нчы елларында исә татар дини мәгариф системасы янә аякка баса башлады. Бер-бер артлы мәдрәсәләр ачыла килде һәм, әлбәттә инде, кадрлар мәсьәләсе – дин белеме эзләп килгән шәкертләргә тиешле дәрәҗәдә гыйлем-тәрбия бирерлек мөгаллимнәр табу үтә дә мөһим бер проблемага әверелде. Һәркем үзенчә тырышты, яңа шартларга яраклашып, туган мөмкинлекләрне файдаланып, хезмәт итте. Татарстанның шактый күп төбәкләрендә эшли башлаган мәдрәсәләрдә башлап йөрүчеләр сыйфатында ихласлы энтузиастлар булды. Алар башкарган эшнең асылы “без ниндидер яңа нәрсә оештыру юлында түгел, ә үз асылыбызга кайту юлында” дигән принциптан гыйбарәт иде.

Шулай итеп, элгәре эшләгән мәдрәсәләр, анда хезмәт иткән мөдәррисләр XX гасыр ахырында оеша башлаган дини уку йортлары, яңа заман мөгаллим-остазлары өчен күркәм вә гыйбрәтле үрнәк булды. Йөз ел элек милли мәгариф системасында хезмәт иткән дин әһелләре бүгенге көндә үрнәк итеп алырлык нинди сыйфатларга ия идеме соң? Һәммәбезгә мәгълүм, татарлар элек-электән башка милләт, башка дин вәкилләре арасында яшәде. Шулай ук, гарәп илләрендә яшәүче халыклардан аермалы буларак, татарларга дин тотмаучы милләттәшләре белән аралашып, тыгыз элемтәдә торып гомер кичерергә туры килде. Шуңа күрә дә мәдрәсәдә белем алучы шәкертләрне остазлары ислам дине, шәригать буенча яшәми торган җәмгыять шартларында эш итә алырлык итеп әзерләде. Бүгенге көндә дә мәдрәсәләр, ислам дине һәм дөньяви дәүләт үзара гармонияле рәвештә мөгамәлә корырга тиешлеген истә тотып шәкертләрне укытырга тиеш.

Әйе, һәр дин әһеле, ә мәдрәсә мөгаллиме бигрәк тә, заман сулышын яхшы тоеп яшәргә һәм эшләргә тиеш. Дөнья бик үзгәрүчән. Тормыш безнең алдыбызга яңадан-яңа сораулар, проблемелар куя, аларга – телисеңме, теләмисеңме – җаваплар табарга туры килә. Мәдрәсә мөгаллимнәре төрле тормыш мәсьәләләрен ислам тәгълиматы “күзлеге” аша хәл итәргә, ягъни шәригать кысаларында калып, урталык тарафдары булырга һәм моңа шәкертләрне дә өйрәтергә тиеш.

Бүгенге мөселман өммәтенә хас булган күренеш – ул төрледән-төрле секталарның, ислам динен, дин әһелләрен дискредитацияләгән агымнарның пәйда булуы. Бу нисбәттә мәдрәсәләр төптән уйланган, белем вә гыйбрәтле мисаллар белән ныгытылган сәясәт алып барырга тиеш. Татар дин әһелен әзерләү процессында мәдрәсәләр шушы мәсьәләләргә, һичшиксез, зур игътибар бирергә тиеш. Шәкертләрдә үз халкыңа карата хөрмәт һәм горурлык хисе тәрбияләргә кирәк. Аның өчен татарлар тарихын, гыйбрәтле, бөек үткәнен өйрәнү мәслихәт. Яшьләр милләт тарихын өйрәнмәсә, белмәсә, үз халкы язмышына да, үзе яшәгән җирлектәге ислам дине үсешенә дә битараф булачак. Тарихны белмичә торып, кеше үз халкы белән горурлана алмый. Ә безнең тарихыбыз – ул Ислам. Бабаларыбыз тормышын өйрәнү иманыбызны ныгытачак кына. Үз халкың белән горурлану исә милли үзаң уянуга этәргеч булачак, ә бу – халкыбызга хас булган барлык уңай сыйфатларны үзеңдә тупларга, тәрбияләргә ярдәм итәчәк. Бүгенге җәмгыять тормышында, шул исәптән мәдрәсәләр эшчәнлегендә дә, әлеге факторга игътибар булмау аркасында татарлар үз милли үзенчәлеген, телен, гореф-гадәтләрен югалта бара. Ә бит уйлап карасаң, Аллаһы Тәгалә безне татар итеп яраткан һәм безнең бурычыбыз – иман белән бергә милли йөзебезне дә кадерләп саклау. Бу – безнең өстебездәге әһәмиятле әманәт һәм дини уку йортлары эшчәнлеге дә миллилекне саклап калу мәсьәләсендә гаять зур роль уйный.

Тарихыбызга мөрәҗәгать итеп, XIX гасыр дәвамында – XX гасыр башында эшләгән мәдрәсәләрне, анда эшләүче мөгаллим-остазларны искә аласым килә. Зыяэддин Камали, Әхмәтһади Максуди, Габдулла Апанаев, Шәмсетдин Күлтәси, Галимҗан Баруди һәм башкалар сыйфатлы һәм шул ук вакытта гади, халыкка да аңлаешлы булган дини һәм фәнни эчтәлекле китаплар, методик кулланмалар язган. Әйтик, XIX гасырда татар халкының күренекле дин әһеле, мәдрәсә хәлфәсе Җамалетдин Бикташи дөньяви дәүләттә яшәүче гади татар кешеләре өчен һәркем үзенең туган телендә аңларлык дини китаплар, язмалар чыгарган. Хәтта Р.Фәхреддин дә аны “бөтен Русия мөселманнары остазы” дип атаган. Шулай итеп, элгәре зыялыларыбыз беркайчан да “диндә милләт юк” дигән шигарь-лозунгны күтәреп чыкмады, киресенчә – ихластан, зур тырышлык белән үз милләте өчен хезмәт итте.

Мәдрәсә мөгаллиме эшчәнлегенең үзенчәлекләре турында әйткәндә, әлбәттә инде, дин өлкәсендә эшләүче укытучыга хас булырга тиешле сыйфатларны да искә алмыйча булмый. Иң мөһиме – дини остаз укучылар-шәкертләр алдында гына түгел, гади халык – туганнары, күршеләре, танышлары арасында да динебездә телгә алына торган югары әхлакый сыйфатларның гәүдәләнеше булуын онытмаска тиеш.

Бу уңайдан бер кызыклы очрак, мәзәк дәрәҗәсендә булган тормыштагы бер хәл искә төшә. Авыл мулласы өе янындагы киртәсен рәтләп кадак кага икән. Күрше егете моны зур игътибар белән күзәтә. Шактый гына вакыт узгач, мулла күрше егеткә дәшә: “Нәрсә карап торасың шундый дикъкать белән, әллә кадак какканны күргәнең юкмы?” Моңа җавап итеп егет әйтә: “Күргәнем бар, әмма шунысы кызык: чүкеч белән бармагыңа суккач, нәрсә әйтерсең микән? Шуны көтеп, күзәтеп торам мин сине”.

Мәзәк итеп сөйләрлек хәл булса да, монда уйланырлык нәрсә бар, җәмәгать. Чыннан да, без – дин әһелләре, имамнар, мөгаллимнәр – халкыбызның игътибарлы күзәтүе астында. Безгә карап, күп кеше динебез хакында фикер йөртә, нәтиҗәләр ясый. Аларның дин юлына басулары, бу дөньяда һәм ахирәттә бәхетле булулары безнең эшчәнлеккә, безнең тырышлыкка һәм ихласлыкка да бәйле. Ләкин шунысы да бик әһәмиятле: без барыбыз да Аллаһ Раббыбыз күзәтүе астында. Әгәр Аның динен, Аның бөек Канунын башкаларга җиткерергә алынганбыз икән – димәк, өстебезгә бик зур җаваплылык алдык. Шушы җаваплы эшне һәммәбезгә дә лаеклы башкарып чыгарга язсын. Аллаһы Тәгаләнең динен халкыбызга җиткерергә, пәйгамбәребез Мәхәммәд (сгв) үрнәгендә гамәл кылырга, барчабызга да Аллаһ рәхмәтендә булырга насыйп әйләсен.

 

Ришат Курамшин

 

2026-02-01 (Рамазан 1447 ел.) №2.


«Мөхәммәдия» мәдрәсәсендә музей эшли башлады

Казандагы «Мөхәммәдия» мәдрәсәсендә күренекле татар мәгърифәтчесе, дин галиме Галимҗан Барудига багышланган халык музее ачылды. Әлеге музей – Баруди мирасына багышланган беренче даими музей экспозициясе. Мәдрәсә директор урынбасары Зөлфәт хәзрәт Габдуллин сүзләренчә, музей идеясе...


Иң яхшы эш

Беркөнне иртән ерак авыл өстендә кояш чыккан вакыт һәм халык йокыдан торган чак иде. Алар төнлә белән елга буенда ят кешенең үзенә чирәм куышын ясаганын күрделәр. Бу ят кешенең кем икәнен белмәгәнгә күрә, аларны курку биләп алды.   Алар бергә җыелып нәрсә эшләргә кирәклеге турында фикер...


Рамазан ае фазыйләтләре

Бөтен җанлы һәм җансыз барлыкларны яраткан, безгә үзенең нигъмәтләрен һәрдаим биреп торган Аллаһы Тәбарәкә вә Тәгаләгә иксез-чиксез мактауларыбыз, шөкраналарыбыз, рәхмәтләребез булса иде. Безгә бу һәм киләсе дөньяда да бәхетле булырга, хакыйкатьне ялганнан аерырга өйрәткән, нурлы, сөекле...


Бәхетеңә киртә корма

Үз бәхетебезгә үзебез киртә кормыйча, уйлана, нәтиҗәләр чыгара һәм бәхетле булырга өйрәнсәк иде.   Кеше бәхетсезлегенең төп сәбәпчесе – аның бәхетле булырга теләмәве. Кызык яңгырый һәм аңлашылмый, билгеле. Әмма бу сүзләрнең мәгънәсе бар. Бу сүзләргә дин ягыннан игътибар бирсәк, аның...


Рамазан ае: балаларны ураза белән таныштырабыз

Мөселманнарның изге бәйрәме - Рамазан ае якынлаша. Ул бер ай дәвам итә. Ураза тоту – Аллаһ биргән тәмле, татлы ризыкларның, чиста суның кадерен искә төшерә.   5-6 яшьләремдә булганмындыр, әни белән дәү әнидән: “Бүген Ураза тотарга торасы була”, – дигән сүзләрен...