Илназ Гыйлемханов: «Төп максатыбыз – җәмгыятькә терәк, таяныч булу»
Илназ Гыйлемханов: «Төп максатыбыз – җәмгыятькә терәк, таяныч булу»
Соңгы елларда «Терәк-Опора» иҗтимагый-хәйрия фонды эшчәнлеге хакында еш ишетергә туры килә. Алар мохтаҗларга, сәламәтлеге какшаганнарга, ятимнәргә, өлкән яшьтәге кешеләргә ярдәм итеп, һәрдаим игелекле гамәлләр кылып торалар. Ислам динебезне, татар телен саклау һәм үстерү юнәлешендә дә зур эш башкаралар. Фонд эшчәнлеге белән танышу һәм киләчәккә нинди максатлар белән яшәүләрен ачыклау өчен, «Терәк-Опора» иҗтимагый-хәйрия фонды директоры Илназ Рафис улы Гыйлемханов белән әңгәмә кордык.
– Илназ әфәнде, һәр эшнең башлангычы була. Фондның беренче адымнарын искә төшерик әле.
– Без хәйрия эшчәнлеген 2020 елның Рамазан аенда башлап җибәрдек. Коронавирус пандемиясе бар халыкны өендә утырырга мәҗбүр иткән вакытта дустым Мансур Миңнәхмәт улы Һашимов белән (фондның Идарә рәисе) күп балалы, инвалид бала тәрбияләгән гаиләләргә, ялгызы гына гомер кичергән өлкән яшьтәге әби-бабайларга азык-төлек продуктлары белән ярдәм итә башладык. Акча жыюда дуслар, туганнар, битараф булмаган кешеләр катнашты. Рамазан ае дәвамында үзебез туып-үскән Балык Бистәсе районының утызлап авылындагы йөздән артык гаиләгә ярдәм итә алдык.

– Фонд эшчәнлегенә изге Рамазан аенда нигез салыну аеруча куандыра. Игелекле эшнең иртәсе-киче юк, ди татар халык мәкале. Алга таба сезнең эшчәнлек тагын да киңәйгән, район чикләрен үтеп, республика масштабына күчкән.
– Әйе, без хәзер киңкырлы эшчәнлек алып барырга тырышабыз. Шулай да мохтаҗ, күп балалы, аз керемле гаиләләргә, ялгыз пенсионерларга, авыр хәлдә калучыларга ярдәм итү – иң төп максатыбыз һәм бурычыбыз булып кала бирә. Без, дөресен әйткәндә, мондый төрдәге ярдәмнәребезне даими алып барабыз һәм күбесен әйтмибез, күрсәтмибез дә. Аларга без, нигездә, азык-төлек продуктлары, балалар җиһазлары, уенчыклар, мәктәп кирәк-яраклары, рюкзаклар белән булышабыз. Авыл җирлегендә яшәп хуҗалык тотучыларга ашлык һәм сенаж китерәбез. Әйткәнемчә, болар – эзлекле рәвештә башкарыла торган гамәлләр.
Гомумән алганда, эшчәнлегебез тормышның бөтен өлкәләрен колачлый диярлек. Мобилизацияләнгән якташларыбыз һәм Луганск Халык Республикасы гражданнары өчен гуманитар ярдәм җыюга үз өлешебезне керттек. «Терәк-Опора» иҗтимагый-файдалы хәйрия фонды призларына яшүсмерләр арасында милли көрәш буенча турнир оештырылды. Татарстан Республикасы Балык Бистәсе муниципаль районының бер торак пунктында җәяүлеләр күперен алыштыруда катнаштык. «Единые» гражданлык инициативалары берләшмәсе үзәге белән берлектә Апас районындагы мобилизацияләнгән сугышчының баласы өчен инвалид коляскасы тапшырылды, шулай ук Казан шәһәренең 18 нче балалар клиник хастаханәсенә даими ярдәм итү башкарыла. Коронавирус буенча чикләүләр вакытында меңнән артык антисептикларны бушлай тараттык. Кешеләргә рухи яктан да таяныч, терәк булырга тырышабыз. Мисал өчен, мөселман кардәшләребезгә дүрт меңнән артык «Мөселман календаре» өләштек, илле кешегә ел саен «Әс-сәлам» газетасын һәм төп милли журналыбыз «Казан утлар»ын бүләк итеп яздыртабыз.
2024 елның 10 февралендә «Татнефть Арена» боз сараенда симфоник оркестр катнашында «Щелкунчик» балеты куелды. Әлеге проектта симфоник оркестрның 60ка якын музыканты, 25кә якын фигуралы шуучы, дөньякүләм танылган балерина Мана Кувабара һәм акробатларның төркеме катнашты. Ике тапкыр күрсәтелгән тамашага 10 меңгә якын билетны «Терәк-Опора» иҗтимагый-файдалы хәйрия фонды инвалид балалары булган, күп балалы гаиләләргә, якыннары, туганнары махсус хәрби операциядә катнашучыларга бүлеп бирде.
– Фонд киләчәккә нинди планнар белән яши?
– Татарстан Республикасы Рәисе каршындагы Татар телен һәм Татарстан Республикасында яшәүче халыклар вәкилләренең туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе ярдәме белән, ел дәвамында республикабыз районнарында яшәгән халкыбызга, күренекле дин белгечләре, имамнар тарафыннан татар телендә аңлаешлы вәгазьләр сөйләү, мөнәҗәтләр башкару, төрле яшьтәге милләттәшләребезне дин һәм тел берлегенә тарту өчен, «Җомга марафоны» проектын алып барабыз. Танылган имам, дин галимнәре тарафыннан татар телендә актуаль вәгазь укыла, мөнәҗәтләр башкарыла, халыкның сорауларына җавап бирелә.
Алдарак әйтеп үтелгән боз тамашасын декабрь аенда кабат үткәрергә җыенабыз. Федераль конкурсларда һәм грантларда актив катнашып, республикабызда социаль проектларыбызның масштабын тагын да арттыру максатын куйдык. Мохтаҗ, күп балалы, аз керемле гаиләләргә, ялгыз пенсионерларга, авыр хәлдә калучыларга игелекле гамәлләребезне даими башкарып, җәмгыятебез өчен терәк, таяныч булуыбызны дәвам итәчәкбез!
– Ин шә Аллаһ, изге ниятләрегез тормышка ашсын, игелекле гамәлләрегез дәвамлы булсын!
Әңгәмәдәш Госман Мифтахов