“Рухи мирасыбызны киләчәк буыннарга ирештерсәк иде!”

“Рухи мирасыбызны киләчәк буыннарга ирештерсәк иде!”

“Рухи мирасыбызны киләчәк буыннарга ирештерсәк иде!”

Үзегез турында әзрәк сөйләп үтегез әле

- Мин, Шәймәрданов Динар Рәүфәт улы, Татарстан Республикасының Әгерҗе районы Тәбәрле авылында укытучылар гаиләсендә тудым. Мәктәптән соң Казан (Идел буе) федераль университетында педагогик белем ( музыкаль белем) юнәлешендә укыдым һәм шул ук уку йортында теология ( тарих һәм ислам теологиясе) буенча магистратура тәмамладым. Бүгенге көндә «Идел» яшьләр үзәгендә эшлим.

 

Мөнәҗәтләрне кайчан һәм ничек башкара башладыгыз?

- Мөнәҗәтләр белән кызыксынуны миндә Татарстан халык артисты Миңгол Вәгыйз улы Галеев уятты. Әле мәктәптә укыганда каникуллар вакытында Казанга Миңгол абыйга җыр күнекмәләре алырга килеп йөрдек. Ул төрле жанрдагы җырлар белән беррәттән, мөнәҗәтләр белән дә таныштырды, башкару үзенчәлеген аңлатты, өйрәтте. Алар минем күңел халәтемә якын булып чыкты, шулай итеп мөнәҗәтләр әйтә башладым.

 

Нинди проектларда катнашасыз, иҗатыгыз турында сөйләп китсәгез иде

- Бу юнәлештә шактый проектларда катнашырга туры килде һәм килә.

Мәсәлән, Мәскәүдә «Шатер Рамадана» (Рамазан чатыры) проектында катнаштым. Чуваш республикасында ART-MEDXIA мөселман җырлары бәйгесендә «Әй аккошым» дигән мөнәҗәт башкарып Гран-при иясе булдым. Регионара татар рухи мирасы әсәрләрен башкаручыларның «Илаһи моң”лауреаты, «Татар Азаны — 2022» проектында җиңеп, «Татар мөәзине» исеменә лаек булдым.

Шулай ук күп еллар дәвамында ДУМ РТ оештырган республикакүләм проектларда актив катнашып киләм. Төрле регионнарда да мөнәҗәт әйтүче буларак чыгышлар ясыйм.

Бүгенгесе көндә бик мәртәбәле “Җомга марафоны” дип аталган проектта мөнәҗәт әйтүче буларак катнашам. Әлеге проектны Татарстан Республикасында яшәүче халыкларның татар телен һәм туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре буенча ТР Рәисе каршындагы комиссия белән берлектә «Терәк-Опора» иҗтимагый файдалы хәйрия фонды оештыра. Аның идарә рәисе Мансур Хашимов, фонд директоры Илназ Гыйлемханов. Чара Республикабызның һәр районында оештырыла.

 

Мөнәҗәтләрнең әһәмияте нидә, ничек уйлыйсыз?

- Алар, гомумән, тәрбияви яктан зур әһәмияткә ия булып торалар. Юкка гына рухи байлыгыбыз димибез бит. Мөнәҗәтләр динебез белән бергә йөри, димәк, дин булганда, мөнәҗәт тә һәрвакыт булачак. Алар күңел чисталыгына, намуслы, сабыр булырга, тәкъвалыкка, изге гамәлләр кылырга өнди.

 

Татарстанда мөнәҗәт башкаручы яшьләр күпме? Алар белән аралашасызмы?

- Мөнәжәт әйтү бәйгеләрендә Миңгол Галиев, Зөһрә Сәхәбиева һ.б. мөхтәрәм шәхесләр белән жюри әгъзасы буларак еш катнашырга туры килә. Мондый чараларда төрле төбәкләрдән килгән яшьләр булуы, аларның мөнәжәтләр белән кызыксынуы, билгеле, бик шатландыра. Шулай ук мөнәжәтләр турында мәгълүмат бирү максатыннан чыгышлар да ясыйм. Мәсәлән, «Идел» яшьләр үзәге тарафыннан Татарстанда, Төмән, Ульян өлкәләрендә оештырылган «Лидерлар мәктәбе» чараларында чит төбәктә яшәүче яшьләргә һәм балаларга төрле темага мөнәҗәтләр башкарып, лекция укыдым.

 

Үзегез дә мөнәҗәтләр язасыз бугай, бу хакта да сөйләп китегез әле

- Мөнәжәтләр язу, аларны көйгә салу юнәлешендә дә эш алып барам. Шундыйлардан: «Ачып куй алдыңа Коръән», «Уятыйк без үзебезне», «Дога кылса онык-улыгыз» һ.б.

 

Киләчәккә планнарыгыз ничегрәк бу юнәлештә?

- Аллаһ боерса, мөнәҗәтләр эзләү, өйрәнү, көйгә салу, башкару, аларны халыкка җиткерү юнәлешен дәвам итәргә уйлыйм.

 

Безнең укучыларга үз теләкләрегезне җиткерсәгез иде

- Гасырлардан күчкән, тупланган рухи мирасыбызны бергәләп саклап, югалтмыйча, киләчәк буыннарга тапшырсак иде.

 

Мансур Һашимов

2026-03-01 (Шәүвәл 1447 ел.) №3.


Балык Бистәсендә Рамазанга багышлап “Гыйлем мәҗлесләре” үткәрелде

Балык Бистәсе районы үзәгендә “Гыйлем мәҗлесләре” проектының чираттагы очрашуы узды. Дин кардәшләр белән очрашулар республиканың төрле почмакларында үткәрелә һәм ул халыкның дини гыйлемен, әхлагын күтәрүгә юнәлдерелгән. Мөселманнар арасында танылган хәзрәтләр ислам кыйммәтләре турында...


Казанда мәчет каршындагы татар теле курслары турында семинар узды

  Татарстанда мәчет каршындагы курслар һәм дини уку йортлары программалары кысаларында шәһәрләрдә һәм район үзәкләрендә мәктәп яшендәге балалар өчен «Без туган телне өйрәнәбез!» дәресләрен оештыру буенча семинар узды. Татар теле дәресләре 2 марттан 29 майга кадәр атнасына ике...


Изге эшкә - шәфкать, яман эшкә – җәза

Коръән-Кәримдә әйтелгән: (мәгънәсе) “Һәм иман китереп инанучылар белән игелекле эшләр эшләгәннәрне Без, әлбәттә, җәннәттә, асларыннан елгалар агып торган бүлмәләргә урнаштырырбыз, алар анда мәңгегә калырлар. Никадәр матурдыр гамәл ияләренең әҗере, сабыр иткәннәрнең һәм Раббыларына...


Малайзиядә Кабан арты мәчете халыкара күргәзмәдә күрсәтелде

Казанның Кабан арты мәчете имамнары Хөсәен хәзрәт Зөфәров һәм Илдар хәзрәт Гарипов Куала-Лумпурда Малайзия халыкара ислам университетында узган LARAS – 26th Architectural Heritage Studies Exhibition Халыкара архитектура күргәзмәсендә катнаштылар. Күргәзмәдә Россиянең ислам архитектурасы һәм...


V Бөтенроссия Коръән укучылар бәйгесендә Әлмәт шәкерте җиңүче булды

Рамазан ае алдыннан Саратов Җәмигъ мәчетендә V Бөтенроссия Коръән укучылар бәйгесе узды. Ул ел саен Россиянең күренекле хәйриячесе һәм җәмәгать эшлеклесе Эдуард хаҗи Ганиев (1948-2019 еллар) истәлегенә үткәрелә. Бәйгене Саратов өлкәсе мөселманнары Диния Нәзарәте, РФ мөселманнары Диния нәзарәте,...