Мәшһүр шәхес – Имам Бохари
(Аллаһның рәхмәтендә булсын)
Имам Бохари хәзрәтләре һәм аның хәдисләр җыентыгы “Сахих Бохари” турында ишетмәгән кеше юктыр. Бүгенге көндә күп кенә мөселманнар бу җыентыктан файдалансалар да, җыентыкның авторы турында мәгълүматлары юк. Коръән Кәримнән соң иң ышанычлы китап буларак икенче урында Имам Бохариның җыентыгы тора. Аллаһ Тәгалә бу олуг шәхесне рәхмәт әйләсен. Аның гаҗәеп хәдисләр җыентыгы мөселманнар өчен юл күрсәтүче йолдыз булды.
Имам Бохариның тормыш юлындагы бөтен вакыйгаларны, ул калдырган хезмәтләрне язу өчен бер китап та җитмәс иде. Бу олуг галимнең тормышы турында гомуми күзаллау булсын өчен аның турында азрак язып китүне мәслихәт күрдек.
Мәшһүр мөхәддис имам Бохариның шәҗәрәсе: Мөхәммәд ибне Исмәгыйль ибне Ибраһим ибне Могыйра ибне Бәрдизбәх. Имам Бохариның әтисе Исмәгыйль үз заманында мәшһүр мөхәддис булган һәм ул Имам Мәлик, Хаммад ибне Зәед, Габдулла ибне Мөбарәк (Аллаһ алардан разый булсын) кебек мәшһүр сәхәбәләр мәҗлесендә утырган.
Имам Бохари һиҗри буенча 194 нче елда җомга көнне, шәүвәл аеның 13сендә туа. Бала вакытта сукыр кала. Әмма әнисенең даими елап кылган догалары сәбәпле янәдән күрә башлый. Әнисе төшендә Ибраһим галәйһиссәләмне күрә һәм ул аңа: “Синең даими елап сораган догаларың сәбәпле Аллаһ Тәгалә балаңа күрү сәләтен кайтарды”, - дип әйтә. Иртән бу төшнең хакыйкый төш булуы ачыклана.
Имам Бохариның әтисе Исмәгыйль улы кечкенә чакта ук вафат була. Ул әнисе янында яратылып һәм яхшы тәрбия алып үсә. Уналты яшендә Имам Вәкый һәм Габдулла ибне Мөбарәк җыентыкларын ятлагач, әнисе һәм олы абыйсы белән бергә хаҗ кыла. Хаҗ кылганнан соң ике елга Мәккәдә кала, 18 яшендә Мәдинәгә килә һәм Пәйгамбәребез галәйһиссәләм кабере янында төннәрен үткәрә, ай нурлары астында ул “Кадаяс-сахәбә уәт-табиин” һәм “Тарихул-кәбир” китапларын яза.
Гыйлем эзләп Имам Бохари (Аллаһның рәхмәтендә булсын) бик күп сәфәр кыла. Сүриягә һәм Мисырга ике тапкыр килә һәм Гарәп җирлегендә 6 ел яши. Куфада, Багдадта һәм Басрада дүрт тапкыр була. Кайвакытта бишәр елга кала торган була. Хаҗ вакыты җитүгә Мәккәгә хаҗ кылырга килә.
Имам Бохариның укытучылары
Имам Бохари күп галимнәрдән дәресләр алган. Ул үзе болай дигән: “Мин хәдисләрне 1080 кешедән язып алдым һәм аларның һәрберсе галим иде”. Әмма гыйлемне ул күбрәк Исхак бине Рахвай һәм Гали бине Мәдәнидән (Аллаһның рәхмәтендә булсыннар) алган. Ул шулай ук үзенең укучыларыннан да хәдисләр риваять кылган. Чөнки аның фикеренчә, әгәр галим кеше олы һәм кече буыннан, үз яшьтәшләреннән хәдисләр риваять кылмаса, бер галим дә хәдисләр буенча галим булып санала алмый.
Укучылары
Имам Бохариның укучылары бик күп булган. Аның дәресләрендә 9000гә якын кеше катнашкан. Дәресләрен үзенең китабы “Сахих Бохари” буенча биргән. Аныд дәресендә катнашу максатыннан кешеләр дөньяның төрле тарафларыннан килгәннәр. Имам Бохариның шулкадәр гыйлем иясе булуына бик гаҗәпләнгәннәр һәм хөрмәт белән караганнар.
Имам Бохариның истә калдыру осталыгы гаҗәеп: мәсәлән, бер хәдисне укып бетергәннән соң ук, ул аны яттан сөйләп бирә торган булган. Билгеле булганча, ул бала вакытында ук 2000 хәдис ятлаган.
Бервакыт Имам Бохари вакытлыча Багдадта тукталган һәм аның белән бер гаҗәеп вакыйга булган. Кешеләр аның олуг сыйфатлары һәм гыйлемдәге дәрәҗәләре хакында ишетеп беләләр иде. Шуңа күрә алар аны сынап карарга булалар. Моның өчен алар 100 төрле хәдис сайлап алганнар, риваять итүчеләрнең иснәден һәм хәдиснең текстын алмаштырып куйганнар. Араларыннан ун кешене сайлап алып, алар имам Бохарига бу хәдисләрне укып биргәннәр. Бу сынауның нәтиҗәсен күрү өчен шәһәрнең бөтен почмагыннан һәм башка җирләрдән дә бик күп кеше җыелган. Хәдисләр укылгач, Имам Бохари барысына да берүк төрле җавап биргән: “Минем белгәнемчә, бу дөрес түгел”. Бөтен хәдисләр дә укылып беткәч, Имам Бохари һәрбер үзгәртелгән хәдисне кабатлап, һәрберсенең риваять итүче иснәден һәм хәдиснең текстын дөресләп укып биргән.
Имам Бохари тыйнак һәм нык торучан кеше булган. Әтисе аңа күп кенә байлык калдырса да, үзенең юмартлыгы сәбәпле ул малын Аллаһ юлына сарыф иткән һәм ахырда акчасыз калган. Көненә бер-ике бадәм чикләвеге генә ашап торган. Ул әмирләрнең юмартлыгыннан да файдаланмаган.
Махсус сыйфатлары
Имам Бохариның бер гаҗәеп сыйфаты булган, ул үз мәнфәгатьләренә караганда кеше мәнфәгатьләрен өстенрәк күргән. Бервакыт мәчеттә бер ир сакалындагы мамыкны алып идәнгә ташлаган. Имам Бохари моны күреп, ул мамыкны алып кесәсенә салган.
Имам Бохари болай дигән: “Мин гайбәтнең хәрам булуын белгән көннән алып, үземне аңардан ерак тоттым”, - дигән.
Бохара әмире Имам Бохаридан һәркөнне аның өенә килеп, бары тик аның балалары өчен генә дәрес бирүен таләп иткән. Имам Бохари бу таләпне кире кагып: “Мин кешеләргә караганда күбрәк гыйлемне хөрмәт итәм, чөнки кешеләр үзләре гыйлемгә мохтаҗ һәм кешеләр үзләре гыйлемгә омтылырга тиеш”, - дигән. Әмиргә бу җавап ошамаган һәм ул имам Бохарины Бохарадан куып чыгарырга кушкан. Самарканд шәһәре халкы бу хакта ишеткәч, аны үзләренә чакырганнар. Әмма Самарканд халкы арасындагы ихтиләфләр Имам Бохарины аннан да китәргә мәҗбүр итә һәм ул Хартанг дигән җирлеккә юнәлә. Ул анда Рамазан аен үткәрә, Шәүвәл аенда Самаркандка таба юлга чыга һәм юлда вафат була. Имам Бохари һиҗри буенча 256 елның шәүвәл аенда 62 яшендә бу дөньядан китә.
Имам Бохари бик күп китаплар язган, әмма хәдисләрне өйрәнүдә аның җыентыгы “Сахих Бохари” аерым хөрмәт ителә һәм олуг дәрәҗәгә ия. Бу җыентыкны ул кайчан җыя башлаганы турында мәгълүмат юк, әмма ул бу хезмәтен укытучыларына, ягъни Әхмәд бин Хәнбәлгә, Ибне Мәдәнигә һәм Ибне Мәингә күрсәткән. Шулай ук билгеле булганча, бу җыентыкны җыю өчен ул 16 ел сарыф иткән. Моннан аңлашылганча, җыентыкны җыю эшен ул 217 елларда башлаган булып чыга. Бу вакытта Имам Бохарига 23 яшь була.
Имам Бохари болай дигән: “Мин төшемдә Пәйгамбәребез галәйһиссәләмне күрдем, гүя мин аның каршында басып торам һәм җилләткеч белән аның өстенә кунарга теләгән вак чебеннәрне куалыйм”. Уянгач ул бу төшен юраучыларга барып мәгънәсен сорый һәм аңа, киләчәктә ул Пәйгамбәр гләйһиссәләмне ялганнан чистартырсың, хәдисләрне дөрес аңламыйча риваять ителгән ялган сүзләрдән арындырырсың, дип аңлаталар. Бу сүзләр имам Бохарины тынычландыра һәм Җәмигус-сахих” китабын язу өчен көч бирә.
Имам Бохари хәдисләрне игътибар белән язган һәм бары тик тиешле шартларга туры килгән, риваять итүчеләрнең иснәде (чылбыры) көчле һәм ышанычлы булган риваятьчеләрнекен генә сайлап алган. Җыентыгына бер хәдисне языр алдыннан ул госел кылган һәм Аллаһтан нәсихәт сорап ике рәкәгать намаз укыган, бары тик шуннан соң гына җыентыгына хәдисне язып куйган. Хәдисләргә карата шулкадәр игътибарлы булуы сәбәпле, моны күргән кешеләр әйтүенчә, имам Бохари китергән хәдисләр шулкадәр җентекләп язылган ки, имам Бохари бу хәдисләрне Пәйгамбәребез галәйһиссәләмнең үзеннән ишеткән диярсең!