Мөхәммәд-Садыйк Иманколый һәм аның тәфсире «Тәсһилел-бәйән фи тәфсирел-Коръән»

Мөхәммәд-Садыйк Иманколый һәм аның тәфсире «Тәсһилел-бәйән фи тәфсирел-Коръән»

Мөхәммәд-Садыйк Иманколый һәм аның тәфсире «Тәсһилел-бәйән фи тәфсирел-Коръән»

Мөхәммәд-Садыйк Иманколый (1870-1932) дин галиме, җәмәгать эшлеклесе, язучы, шагыйрь, Коръәнне татар теленә тәрҗемә итүче һәм аңа аңлатма бирүче шәхес була. Ул 1870 елның 10 сентябрендә Казанда мулла гаиләсендә дөньяга килә.

 

М-С.Иманколый башта Казан мәдрәсәләренең берсендә белем ала. Үсмер яшькә җиткәч, кесәсендә бер тиен акчасы булмаган хәлендә, 1886 елда Бохара шәһәренә укырга китә. Бу вакытта аңа нибары 16 яшь. Булачак галим анда бик күп остазлардан гыйлем ала. Монда ул шулай ук тәсаввуф (суфичылык) белән дә таныша һәм рухи остазлар булган мөршид-ишаннарны да күрә.

Бохарада сигез ел дин гыйлеме алганнан соң, М-С.Иманколый 1894 елда Казанга әйләнеп кайта һәм Яңа бистәдәге «Иске таш» мәчете исемле 6 нчы Җәмигъ мәчетенә Мөхәммәд Зариф Әмирхан хәзрәткә ярдәмче буларак икенче имам итеп билгеләнә. Биредә ул имамлык вазыйфасын 1931 елга кадәр башкара.

1919 елда Мөхәммәд-Садыйк хәзрәт Казан шәһәренең мөхтәсибе итеп сайлана һәм иң авыр елларда бу мөһим вазифаны үзенә йөкли. Әлеге җаваплы вазыйфаны ул 1924 елның гыйнварына хәтле башкара.

Октябрь революциясеннән соң дин тоту иреге чикләнә, мәдрәсәләр ябыла, дин гыйлемен укыту тыела. Чикләүләргә карамастан, Казанда 1925-1927 елларда андый мәдрәсә легаль булмаган рәвештә эшчәнлек алып бара. Биредә кырыклап имам әзерләнә. Ул мәдрәсәне рухландыручылар арасында Мөхәммәд-Садыйк хәзрәт тә була. Бу эшчәнлеге сәбәпле совет органнары аны 1931 елда сыйнфый дошман дип кулга алалар. Шул рәвешле Мөхәммәд-Садыйк хәзрәт сәяси репрессияләр корбанына әйләнә.

1932 елның 15 маенда гаиләсенә язып чыгарылган хат кисәгендә: «Бүген тоткыннарны парахут белән Пермь ягына озаталар. Авыру сәбәпле, температурам югары, доктор мине калдырырга кирәклеген күрсәткән», — дип хәбәр итә, әмма аны калдырмыйлар. 400ләп тоткынны кечкенә елга парахуты трюмына шыплап төйиләр. Карт, авыру кеше, юлда өзлегеп, 1932 елның май аенда Красновишерский шәһәренең төрмәсендә вафат була. Мәетне җирләргә шәһәр мөселманнарына бирәләр. Ул бу шәһәрнең татар зиратында күмелә. Шул ук елларда бу каберлек союзкүләм зур кәгазь-картон фабрикасы «Красный пролетарий» төзелеш мәйданына кереп, фабрика шул зират өстенә салына.

М-С.Иманколыйның шулай ук гарәп-мөселман дөньясы галим-нәре белән дә элемтәдә торуы мәгълүм.

Совет хөкүмәте чорында М-С.Иманколыйның хезмәтләре бөтенләй онытыла. Ләкин Мәсгүд ага Гайнетдинов һәм Вәлиулла хәзрәт Якупов тырышлыгы белән аның исеме яңадан киң җәмәгатьчелеккә чыгарыла һәм халыкка танытыла. 2000 нче елда М-С.Иманколыйның «Мөнәҗәтләр, газәлләр, касыйдәләр» исемле шигырьләр җыентыгы Мәсгүд Гайнетдинов тарафыннан әзерләнде һәм «Иман» нәшриятында бастырылып чыгарылды. Әлеге китап аркылы татар халкы М-С.Иманколыйны тирән фикерләүче шагыйрь буларак күрде.

М-С.Иманколый үзенең иҗади эшчәнлеген XIX гасырның 90 нчы елларында башлый. Аның шигъри мирасының яртысы диярлек дини эчтәлектәге шигырьләр тәшкил итә. Ул алар аша кешеләргә үгет-нәсыйхәт бирә, дөньяның фани булуын аңлата, ахирәт дөньясында Аллаһ каршында хисап тотуны искә төшерә, халыкны намаз укырга, ураза тотарга, Аллаһны зурларга, Аңа дога кылырга, мәчеткә йөрергә, мәдрәсәгә барып дини белем алырга өнди.

М-С.Иманколыйның иҗатына тукталсак, ул – дини хезмәтләр, шигъри әсәрләр, дәреслекләр, сүзлекләр авторы. Ул калдырган рухи байлык, аның хезмәтләре безнең көннәрдә дә яши һәм татар халкына файда китерә. Бигрәк тә, аның иң әһәмиятле хезмәте - «Тәсһилел-бәйән фи тәфсирел-Коръән» («Коръән тәфсиренең җиңеләйтелгән аңлатмасы») бүгенге көндә дә Коръәнне аңлауда гыйлем чыганагы булып тора.

Татар телендә иң эчтәлекле тәфсирләрнең берсе булганга, ул Идел-Урал төбәгендә генә түгел, ә төрки телдә сөйләшүче мөселманнар арасында, аеруча Урта Азиядә таныла. 2004 елда әлеге тәфсир хәзерге татар графикасына тәрҗемә ителеп 4 томда Казанда бастырылды.

«Тәсһилел-бәйән» тәфсирен язганда М-С.Иманколый гарәп, фарсы һәм төрек телендә булган тәфсирләргә таяна. Ул кулланган чыганакларның саны якынча егермегә җитә.

Бу әсәрдә бик еш сүрәләрнең һәм аятьләрнең фазыйләтләренә кагылышлы хәдисләр китерелә. Шул рәвешле М-С.Иманколый мөселман татарларын Коръән укырга һәм аның нигезендә гамәл кылырга өнди.

Шәригать хөкемнәренә кагылышлы аятьләрне аңлатканда М-С.Иманколый Әбү Хәнифә мәзһәбе фикеренннән тыш, башка мәзһәб галимнәренең дә фикерләрен китерә. Шул рәвешле ул мөселман татарларын башка мәзһәбләр белән таныштырырга тели.

Кайбер очракларла М-С.Иманколый аятьләр эченә яшеренгән хикмәтләрне һәм файдалы мәгълүматларны да әйтеп уза. Мәсәлән, «Һуд» сүрәсенең 123 нче аятен аңлатканда: «Күкләрнең һәм җирнең яшеренгән нәрсәләрен белү Аллаһы Тәгаләгә махсус. Эшнең барчасы Аңа кайтарылыр. Аллаһы Тәгаләгә гыйбадәт кыл, Аның хозурына тәвәкәллә һәм һәм эшләрегезне Аңа гына тапшырыгыз» ул болай дип яза: «Гыйбадәтне тәвәккүлдән әүвәл зикер итү шуңа, тәвәккүлнең гыйбадәттән файда бирмәвенә ишарәли. Гыйбадәт шарт, әүвәл Аллаһы Тәгаләгә боерганча гыйбадәт кылып, соңыннан тәвәккәл итү тиешле».

Аллаһның сыйфатлары хакында сөйләүче аятьләрне М-С.Иманколый имам Әбү Мансур Мәтүриди мәзһәбе нигезендә тәъвил кылып аңлата.

Мәкаләгә йомгак ясап шуны әйтергә була: М-С. Иманколый үзенең «Тәсһилел-бәйән» әсәре аша гарәп һәм фарсы тәфсирләрендә язылган мәгълүматларны татар халкына җиңеләйтеп, алар аңлый торган рәвештә җиткерде. Аның тәфсире Коръәнне татар телендә аңлатуда хәзерге көнгә хәтле үрнәк булып тора. Үзенең тәфсире аша ул татар халкына Коръәннең мәгънәләрен, иман нигезләрен һәм шәригать кануннарын аңлатырга тырышты. Аллаһы Тәгалә аның шушы хезмәтен кабул кылсын һәм ахирәттә әҗер-савапларын насыйп итсен.

 

Алмаз Сафин

2026-02-01 (Рамазан 1447 ел.) №2.


СОРАУ-ҖАВАП

Ислам динендә уразаның хөкеме нинди? Рамазан аенда ураза тоту балигълыкка ирешкән һәрбер мөселманга йөкләнгән фарыз гамәл. Аллаһ Тәгалә әйткән: «Ий, мөэминнәр! Сездән әүвәлгеләргә рузә тоту фарыз ителгәне кебек сезгә дә, һәр елны бер ай рузә тоту фарыз ителде, шаять, рузәне калдырудан яки...


«Мөхәммәдия» мәдрәсәсендә музей эшли башлады

Казандагы «Мөхәммәдия» мәдрәсәсендә күренекле татар мәгърифәтчесе, дин галиме Галимҗан Барудига багышланган халык музее ачылды. Әлеге музей – Баруди мирасына багышланган беренче даими музей экспозициясе. Мәдрәсә директор урынбасары Зөлфәт хәзрәт Габдуллин сүзләренчә, музей идеясе...


Гасырлар аша күпер

Цахурдагы ән-Низамия мәдрәсәсенә 950 ел   Дагыстан Республикасы башкаласында Урта гасыр ислам дөньясында зур эз калдырган белем бирү үзәкләренең берсе булган ән-Низамия мәдрәсәсенә нигез салынуга 950 ел тулуга багышланган зур күләмле форум узды.   2025 елның декабрендә Махачкала...


Бәхетеңә киртә корма

Үз бәхетебезгә үзебез киртә кормыйча, уйлана, нәтиҗәләр чыгара һәм бәхетле булырга өйрәнсәк иде.   Кеше бәхетсезлегенең төп сәбәпчесе – аның бәхетле булырга теләмәве. Кызык яңгырый һәм аңлашылмый, билгеле. Әмма бу сүзләрнең мәгънәсе бар. Бу сүзләргә дин ягыннан игътибар бирсәк, аның...


Рамазан ае фазыйләтләре

Бөтен җанлы һәм җансыз барлыкларны яраткан, безгә үзенең нигъмәтләрен һәрдаим биреп торган Аллаһы Тәбарәкә вә Тәгаләгә иксез-чиксез мактауларыбыз, шөкраналарыбыз, рәхмәтләребез булса иде. Безгә бу һәм киләсе дөньяда да бәхетле булырга, хакыйкатьне ялганнан аерырга өйрәткән, нурлы, сөекле...