Элгәре һәм бүгенге көн: хаҗиларга юл күрсәтүченең хезмәте нәрсәгә карап үзгәрә

Бүгенге көндә хаҗ вакытында юл күрсәтүчеләрнең хезмәте аеруча да мөһим һәм җаваплы булуга карамастан хаҗилар белән алар арасындагы мөнсәбәтләрнең сыйфатына күп үзгәрешләр кертелгән.
Хаҗ вакыты башлангач, хаҗиларга юл күрсәтүчеләр даими эш урыннарыннан ял алып, шушы олуг хөрмәткә лаек булган хезмәтләренә керешкәннәр, мәккәлеләрнең күбесе бу хезмәтне үзләренең бабаларыннан, ата-аналарыннан мирас итеп алган. Финанс яктан кереме булмаса да, алар өчен бу зур дәрәҗә һәм шатлык булып саналган.
Мәсәлән, Талал Кутуб табип булып эшли. Аларның гаиләсендә хаҗиларга юл күрсәтүче хезмәте мирас булып буыннан-буынга күчеп килә. Мәккәгә килгәннән алып киткәнчегә кадәр хаҗиларга хезмәт күрсәтүне, аларга карата хөрмәт итү әдәбен аларның күңеленә балачактан ук ата-анасы тәрбиясе сала. Аның сүзләре буенча, хаҗилар белән юл күрсәтүчеләр арасында аеруча бер мәхәббәт, хөрмәт бар һәм алар өчен суларга һава ничек кирәк булган кебек, бу да шундый зур урын алып тора.
1973 елда Кутуб үзенең хезмәтен мөстәкыйль юл күрсәтүче буларак башлый, аннан соң Ираннан килгән хаҗилар өчен юл күрсәтүчеләр институтының мөдирләр шурасы әгъзасы булып китә. Соңрак күп еллар буенча бу оешманың рәисе булып эшли.
“Мин табип булып эшләдем һәм гастроэнтеролог өлкәсендә табиплык дәрәҗәсенә ирештем, Австриядә укысам да, хаҗ вакыты уку вакытына туры килгән вакытларда Мәккәгә килеп хаҗиларга хезмәт иттем”, - дип сөйли ул. Хаҗиларга хезмәт күрсәтү аның тормышында аерым бер мөһим урын алып тора һәм ул моңардан берничек тә баш тарта алмый. “Улым Хади миннән бу вазыйфаны мирас итеп алды. Ул да Иран хаҗиларына юл күрсәтүчеләр Институтының мөдирләр шурасы әгъзасы һәм шул ук вакытта табип булып та эшли”, - дип өстәде Талал Кутуб.
Икенче юл күрсәтүче Әхмәд Хәләби журналист булып эшли, аның әйтүенчә, бу гореф-гадәтләрнең Мәккәдә күпъеллык тамырлары бар. 1284 нче елда хаҗ кылган сәяхәтче Ибен Рушдның сүзләрен китереп: “Мәккә халкы һәм аларның балалары хаҗиларны кабул итәләр һәм аларны хаҗ әркәннәренә өйрәтәләр. Алар моңа үзләренең улларын өйрәтәләр, алар исә үз чиратларында хаҗиларны кирәкле догаларга, гыйбадәтләргә өйрәтәләр”, - дип сөйли.
Хәләби: “Күп кенә юл күрәстүчеләр бу һөнәрне аталарыннан, бабаларыннан мирас итеп алганнар һәм моның белән горурланалар, чөнки элгәре моның белән бары тик казыйлар һәм галимнәр генә шөгыльләнгәннәр”, - диде. Ул шулай ук тарихчы, швед сәяхәтчесе Иоганнан Людвиг Буркхардт сүзләрен китереп: “Хаҗилар өчен юл күрсәтүчеләр – хаҗ әркәннәрен кылганда һәм Пәйгамбәребезнең шәһәрендәге изге урыннарны зиярат иткәндә хаҗиларның әмирләре, башлыклары булып торалар”.
Юл күрсәтүче ролен күп кенә мәшһүр кешеләр үтәгән. Хәләби сөйләвенчә, аларның иң мәшһүре шәех Хәмид әл-Хәрсәни, сәламәтлек министры вазифасын үтәүче (1961-1962 еллар). Ул юл күрәстүче генә булып калмаган, аларның җитәкчеләре дә булган. Мәрхүм шәех Саләх Кәмәл дә шулай ук. Аның гаиләсе зур дәрәҗәләргә ия булган, әтисе министрлар кабинетында хезмәт иткән, ләкин Саләх Кәмәл ел саен хаҗ вакытында Африка хаҗиларына хезмәт күрсәтү өчен Мәккәгә килергә тырышкан”.
Фатан Хөсәен хаҗ идарәсе буенча хезмәткәр һәм репортер булып эшли. Аның сөйләвенчә, күбесе юл күрсәтүче буларак хезмәт итүне яшь вакытта ук башлый һәм иң мөһиме аларны аерып торганы – ул аларның әхлакый кыйммәтләре. Үз-үзен корбан итү хисе һәм иксез-чиксез яхшылык кылырга тырышу хаҗиларга хезмәт итүдә аларга аерым бер дини сыйфат бирә һәм әлбәттә моның асылы – ул иман.
Ләкин, вакытлар узу белән хаҗиларның саны кинәт артып китте һәм юл күрәстүчеләр белән хаҗилар арасындагы мөнәсәбәтләр дә үзгәрде. Әгәр элек бу бик якын, хәтта гаилә бәйләнешләре кебек булса, хәзерге вакытта аралашу бер эшлекле сөйләшүгә генә охшап кала.
“Юл күрсәтүчеләрнең хезмәте башта аерым бер хосусый сыйфатка ия булса, ягъни кеше һәм аның гаиләсе хаҗилар Мәккәгә килгәннән алып киткәнчегә кадәр, алар өчен билгеле бер җаваплылык ала торган булсалар, хаҗиларның саны күбәю сәбәпле һәм билгеле бер оешмалар булдыру хаҗилар белән юл күрсәтүчеләрнең арасындагы мөнәсәбәтләрнең салкынаюына китерде. Хаҗиларны кунакханәләргә урнаштыралар, юл күрсәтүчеләрнең өйләрендә түгел, бу кешеләр арасында билгеле бер киртә куйды һәм аралар ерагайды”, - дип сөйли Фатан Хөсәен.

Элеккеге вакытларда хаҗилар һәм аларның гаиләләре Мәккәдә 6 ай һәм тагын да күбрәк торганнар. Аларга юл күрсәтүче хатын-кызлар да хезмәт иткән, кунакларны каршы алу, аларга урын әзерләү, изге урыннарга озатып бару, кыйммәтле нәрсәләрне кайгырту, авыруларга ярдәм итү яисә дини белем бирү, хәтта балаларын да кайгырту кебек хезмәтләрне башкарганнар.
Сәми әл-Муәббәр Мәккәдә Рассәйф мәхәлләсенең башлыгы әйтүенчә, хаҗиларның килүенә шатлану Корбан бәйрәменең килүенә шатлануга охшап кала торган булган. Алар килгән хөрмәтенә мәҗлес уздырганнар һәм бу тирәдә яшәүче Мәккә әһеленең барысын да чакырганнар. Мәккәлеләр бер-берсе белән хаҗиларга кунакчыллык күрсәтүдә ярышканнар, чөнки хаҗиларны Аллаһның кунаклары итеп кабул иткәннәр. Шулай ук Сәми әл-Муаббәр Мәккә хатын-кызларының хаҗиларга хезмәт күрсәтүдә нинди роль уйнауларын ассызыклап үтте. Алар хаҗия хатын-кызларны кибетләргә озатып барганнар, сату-алуда ярдәм иткәннәр, аларга киемнәр дә теккәннәр. Берничә ай буена хаҗилар белән юл күрсәтүчеләрнең арасында бик якын мөнәсәбәтләр урнашкан һәм аерылышулар бик читен булган. “Аерылышканда үз туганың белән саубуллашу кебек хисләр була иде”, - ди әл-Муаббәр.
Безнең көннәрдә хаҗиларның күбәюе һәм дөньяның үзгәрүе тулысынча хаҗилар Мәккәне һәм аның әһелен тулысынча өйрәнеп бетерә алмыйлар. Әл-Муаббәрнең сүзләре буенча, король Саудның хакимлеге башында хаҗ кылырга 200 000 кеше килсә, хәзерге вакытты 2 млн.нан артып китә һәм алар Согуд Гарәбстанында бик аз торалар. Кайберләре Гарәфә көнендә килеп, тиз арада кире китәләр. Хаҗиларның мәккәлеләр белән бергә күңелле кичерешләрне, мизгелләрне бергә каршылау мөмкинчелеге юк һәм шулай ук бер-берсе белән очрашып, танышып та тору мөмкин түгел яисә гомерлеккә сакланып калучы истәлекләр дә калмый.