Алма пирогы

Алма пирогы

Алма пирогы

Камыр өчен кирәк:

100 гр (ярты пачка) ак май (бүлмә температурасындагы);

100 гр шикәр комы;

Чеметеп тоз;

50 гр эремчек

(эремчек булмаса, аның урынына 2 кашык сөт салырга мөмкин);

1 кап (10 грамм) ванильле шикәр;

Он (камыр басарлык булганчы, күпме үзенә ала);

1 чәй кашыгы сода яисә кабарткыч.

Әзерләү ысулы:

Май, шикәр комы, эремчек яисә сөт, ванильле шикәр комы, тоз, он салып камыр басарга. Камыр майлы килеп чыга, 10 минутка суыткычка куеп торсаң да була.

Эчлек өчен: алманы вак итеп турарга һәм шикәр комы кушып табада пешереп, кыздырып алырга (суы чыгып бетергә тиеш).

Камырның 4 тән 1 өлешең өске тасмалар өчен калдырып, күбрәк өлешен табага җәеп, кырларын күтәртеп формалаштырырга. Алманы салырга. Тасмалар белән бизәргә.

180 градуста 25-30 минут пешерергә.

Кайнар килеш тә (өстенә туңдырма да салсаң), суынгач та тәмле, суыткычта торса (2-3 көн тора ала) бигрәк тә тәмле була.

2026-08-01 (Рабигыль-әүвәл 1448 ел.) №8.


Апаста яңа “Мирас” пансионаты ачылачак

Апас районының шәһәр тибындагы Апас бистәсендә яңа уку елына “Мирас” пансионаты ачылачак. Бүген «Ярдәм-Помощь» Гомуммилләт хәйрия фонды ачылышка багышланган чаралар кысаларында массакүләм мәгълүмат чаралары вәкилләре өчен объектка матбугат туры оештырды. Журналистлар...


Коръәни Кәримне аңларга теләсәң, хәлифәләр тормышын өйрән!

Аллаһ Тәгалә безгә Коръән Кәримне ике шәкелдә (формада) ирештерде. Беренчесе, китап рәвешендә, һәм без аны кулыбызга алып укый алабыз. Коръән Кәримдә әйтелгән: “Бу Китапта һичшиксез бернинди шик тә юк” (“әл-Бакара” сүрәсе, 2 аять)   Икенчесе, Аллаһ Тәгалә аны безгә...


Шәкертләр әдәбе

Чәй эчкәннән соң, киемнәрегезне киеп укырга барыгыз, чыгып китәр алдыннан ата вә аналарагызының кулларын үбеп, ризалыкларын алыгыз, туганнарыгыз белән күрешеп: “Аллаһы Тәгалә юлына чыктым, Аллаһы Тәгалә миңа тәүфикъ бирсә иде”, - дип, нечкә күңел вә ихлас белән мәктәп юлына...


РИИда һәм КИУда чыгарылыш курс шәкертләренә дипломнар тапшырдылар

Россия ислам институтында һәм Казан ислам университетында чыгарылыш курс шәкертләренә дипломнар тапшыру тантанасы узды. Күркәм гадәт буенча әлеге чара Коръән укып дога кылу белән башланды, аннары ректор Рәфикъ Мөхәммәтшин чыгыш ясады. Ул чыгарылыш курс шәкертләрен тәбрикләде һәм бу аларның...


СОРАУ-ҖАВАП

Кече хаҗ яки олы хаҗны кылып кайткан кешене зиярат итү сөннәт гамәл булып саналамы? Хаҗдан кайткан кешегә хөрмәт йөзеннән аны зиярат итү һәм дога кылуын сорау саваплы гамәл. Хәдистә әйтелгән: «Әгәр сез хаҗины очратсагыз, аны сәламләгез, кул биреп күрешегез ул өенә кергәнчегә кадәр сезнең...