Җомга көненең фазыйләтләре

Җомга көненең фазыйләтләре

Фәкыйһ Әбү Ләйс Сәмәрканди үзенең иснәде белән Аус бин Аустан риваять итә: “Дөреслектә Аллаһның Илчесе галәйһиссәләм әйтте: “Дөреслектә, сезнең көннәрегезнең артыграгы җомга көнедер. Ул җомга көнендә Адәм галәйһиссәләм бар кылынды һәм җомга көнендә җаны алынды. Янә ул җомга көнендә сурның өрелүе, ягъни Исрафил галәйһиссәләмнең сурга өрүедер. Шулай ук җомга көнендә һәлак булу, ягъни Ахырзаман булып бөтен кешенең үлеп бетүе. Бәс, ул җомга көнендә миңа салаватны күп кылыгыз. Чөнки, дөреслектә, сезнең салаватлар минем хозурыма җибәрелер”. “Әй Аллаһның Илчесе, ничек безнең салаватларыбыз синең хозурыңа җибәрелсен, ягъни үлгәч, ничек синең хозурыңа барсын, тәхкыйк, син черерсең?”, - дип сорадылар. Аллаһның Илчесе галәйһисссәләм әйтте: “Тәхкыйк мин чередем дип әйтерсезме? Дөреслектә, Аллаһ Тәгалә пәйгамбәрләрнең тәннәрен җир хозурына хәрам кылды”.

Янә икенче бер хәбәрдә килә. Дөреслектә, Пәйгамбәребез галәйһиссәләмгә әйттеләр: “Ничек безгә сәлам кайтарылыр, тәхкыйк син черерсең”. Бәс, Аллаһның Илчесе галәйһиссәләм әйтте: “Дөреслектә, Аллаһ Тәгалә пәйгамбәрләрнең тәннәрен черетүне җир өчен хәрам кылды. Минем хозурыма салават әйткән һәрбер бәндәгә сәламне кайтарганга кадәр Аллаһ Тәгалә минем хозурыма җанымны кайтарыр”.

Әбү Ләйс Сәмәркандинең

“Гафилләрне уяту” китабыннан

2026-08-01 (Рабигыль-әүвәл 1448 ел.) №8.


Тәсбихымда әни җылысы

Тәсбих тартам хөрмә төшләреннән, Күчкән миңа әнием кулыннан. Йөзләремдә иман нуры балкый Төймәләргә иңгән тыныңнан... Төймәләрен тезеп, чук кырына Барсын уйлап алдан күңелең. Янып торган ташлар куйгансың син, Караңгыда да,- дип,- күренсен. Тәхәҗҗүдкә торсын кызларым,- дип, Озак йокы- йөрәк...


Заманча сәнгатьтә «шамаил»

Шамаил – ул халык күзаллавында бертөрле гади генә күренеш түгел. Мондый каллиграфик рәсемнәрне нинди гыйбарә сурәтләнүенә карап еш кына эчтәлеге буенча атыйлар. Мөселман рәсеменең төп үзенчәлеге аның стилендә: ул Ислам каллиграфиясе сәнгатеннән үсеп чыккан, остаздан укучыга иснәд (чылбыр) аша...


СОРАУ-ҖАВАП

Кече хаҗ яки олы хаҗны кылып кайткан кешене зиярат итү сөннәт гамәл булып саналамы? Хаҗдан кайткан кешегә хөрмәт йөзеннән аны зиярат итү һәм дога кылуын сорау саваплы гамәл. Хәдистә әйтелгән: «Әгәр сез хаҗины очратсагыз, аны сәламләгез, кул биреп күрешегез ул өенә кергәнчегә кадәр сезнең...


Тәсбих җан белән тәнне берләштерә

Тәсбих – ул төймәләрдән җыелган тезмә, Аллаһны зикер кылганда санап бару өчен кулланыла. Тәсбих биш вакыт намаздан соң даими кулланылса, башка буш вакытта да гыйбадәт кылу өчен файдаланыла. Тәсбих сүзе Аллаһны мактау, кыскача дога сүзләре белән Аллаһка шөкер итү, Аны олылауны...


Шәкертләр әдәбе

Чәй эчкәннән соң, киемнәрегезне киеп укырга барыгыз, чыгып китәр алдыннан ата вә аналарагызының кулларын үбеп, ризалыкларын алыгыз, туганнарыгыз белән күрешеп: “Аллаһы Тәгалә юлына чыктым, Аллаһы Тәгалә миңа тәүфикъ бирсә иде”, - дип, нечкә күңел вә ихлас белән мәктәп юлына...