Агач башындагы кунак

Агач башындагы кунак

Бер кеше төнне тынычсыз бер кырда үткәрергә мәҗбүр булды. Ерткыч хайваннардан курыкканга күрә, бер зур агачның өстенә менеп утырды. Күп вакыт үтмәде, бер гарип төлке килеп, шул агачның астына сузылып ятты. Агач башындагы юлчы: «Бу мескен төлке нәрсә ашап, нәрсә эчеп тора икән?» – дип уйлый башлады.

 

Озак та үтмәде, ерактан бер арысланның килгәнен күрде. Арысланның авызында зур гына ит түшкәсе бар иде. Төлке, аны күреп, яшеренде. Арыслан шул ук агачның астына килеп, табышын ашый башлады. Туйганчы ашаганнан соң, ризыгының бер өлешен калдырып китте. Арыслан киткәч, төлке, авыр аксап, тагын агачның астына килде һәм арысланнан артып калганы ашап, үзен туйдырды.

Агачтагы кунак: «Димәк, гарип, хаста хайванның ризыгын Аллаһ барыбер аның янына китерә, аны ач калдырмый икән. Алай булса, мин нигә көне-төне тырышып эшләп йөрим соң? Моннан соң мин дә төлке шикелле бер эш эшләмичә, ризыгымны көтеп кенә торыйм», – диде.

Иртүк юл кырыендагы бер өнгә карап, ризыгын көтә башлады. Бер көн, ике көн, өч көн көтте. Ләкин беркемнең дә килгәне һәм ризык китергәне булмады. Ачлыкка чыдый алмыйча, ул хуштан китеп җиргә егылып төште. Шунда ул бер төш күрде, төшендә бер кеше аңа болай диде: «Әй юләр, әй ахмак кеше, ялкауланма! Тәнең сәламәт чагында эшлә. Нигә үзеңне гарип төлке урынына куясың? Арыслан шикелле бул – синең табышыңның артыгыннан башкалар да файдалансын!»

 

2026-08-01 (Рабигыль-әүвәл 1448 ел.) №8.


Балтачта XIX Россиякүләм мөселман балалар Сабан туе узды

Балтач районы Бөрбаш авылында традицион XIX Россиякүләм мөселман балалар Сабан туе узды. Бәйрәмдә 3 меңнән артык кеше катнашты: Балтач, Арча, Әтнә һәм Кукмара районнарыннан, Ульян, Киров өлкәләреннән, Башкортстан һәм Марий Эл республикаларыннан һәм башка төбәкләрдән шәрәфле кунаклар, балалар һәм...


СОРАУ-ҖАВАП

Кече хаҗ яки олы хаҗны кылып кайткан кешене зиярат итү сөннәт гамәл булып саналамы? Хаҗдан кайткан кешегә хөрмәт йөзеннән аны зиярат итү һәм дога кылуын сорау саваплы гамәл. Хәдистә әйтелгән: «Әгәр сез хаҗины очратсагыз, аны сәламләгез, кул биреп күрешегез ул өенә кергәнчегә кадәр сезнең...


Кайбыч мөхтәсибәтендә «Кошман укулары» фәнни конференциясе узды

Кайбыч районы Кошман авылында «Кошман укулары» фәнни конференциясе узды, ул сөннәтче бабайларның роле һәм әһәмиятенә багышланды – алар ир балаларны сөннәткә утырту белән шөгыльләнгән.   Әлеге чараны Кайбыч мөхтәсибәтенең Кошман авылы мәчете һәм Казанның Ислам динен кабул...


Тәсбих җан белән тәнне берләштерә

Тәсбих – ул төймәләрдән җыелган тезмә, Аллаһны зикер кылганда санап бару өчен кулланыла. Тәсбих биш вакыт намаздан соң даими кулланылса, башка буш вакытта да гыйбадәт кылу өчен файдаланыла. Тәсбих сүзе Аллаһны мактау, кыскача дога сүзләре белән Аллаһка шөкер итү, Аны олылауны...


Коръәни Кәримне аңларга теләсәң, хәлифәләр тормышын өйрән!

Аллаһ Тәгалә безгә Коръән Кәримне ике шәкелдә (формада) ирештерде. Беренчесе, китап рәвешендә, һәм без аны кулыбызга алып укый алабыз. Коръән Кәримдә әйтелгән: “Бу Китапта һичшиксез бернинди шик тә юк” (“әл-Бакара” сүрәсе, 2 аять)   Икенчесе, Аллаһ Тәгалә аны безгә...