“Мөхәммәдия” мәдрәсәсендә дипломнар тапшырдылар

“Мөхәммәдия” мәдрәсәсендә дипломнар тапшырдылар

«Мөхәммәдия» мәдрәсәсендә көндезге бүлекне тәмамлаган шәкертләргә дипломнар тапшыру тантанасы узды. Татарстан Мөфтиенең беренче урынбасары, 2004 елда шушы мәдрәсәне тәмамлаган Илфар хәзрәт Хәсәнов кулыннан 5 ел дәвамында белем алганнан соң уку йортын тәмамлау турында дипломны 15 шәкерт алды. Егетләргә – «Имам-хатыйб, ислам фәннәре һәм гарәп теле мөгаллиме. Гарәп теле тәрҗемәчесе”, кызларга «Ислам фәннәре һәм гарәп теле мөгаллиме. Гарәп теле тәрҗемәчесе” квалификациясе бирелде.

Мөгаллимнәр, чыгарылыш укучыларын чын күңелдән котлап, уку йортында белем алганнан соң яшь белгечләрнең белем дөньясында үз юлларын яңа гына башлап җибәрүләрен, ирешелгәннәрдә генә тукталып калмаска, ә даими рәвештә яңа үрләргә омтылырга кирәклеге хакында ассызыклап узды.

Алга таба хәзрәт шәкертләрне Раббуль Гыйззәнең “Раббыңның юлына хикмәт белән матур яхшы вәгазьләр белән чакыр” дигән аятенә гомер буена буйсынып яшәргә өндәде. “Без матур сүз белән һәрбер кешенең йөрәгенә юл табып, аңа кирәк булган рухи дәваны без җиткерергә тиешбез. Һәм ул вакытта шушы гыйлем йорты – “Мөхәммәдия” мәдрәсәсендә алган гыйлем, ин шәә Аллаһ, сезгә ярдәмгә киләчәк. Сез – өммәтебезнең киләчәге. Шушында алган белемегезне, сөенеп, динебез ислам өчен файдаланырга Аллаһы Тәгалә Үзе сезгә ярдәмчеләрдән булсын!” – дип тәмамлады сүзен Илфар хәзрәт Хәсәнов.

Чарада чыгарылыш шәкертләре укытучыларга уку йортында биргән белемнәре өчен рәхмәтләрен белдерделәр.

Быел “Мөхәммәдия” мәдрәсәсен 200 дән артык кеше: көндезге бүлекне – 15, кичке бүлекне – 126, читтән торып уку бүлеген 63 шәкерт тәмамлый.

2026-08-01 (Рабигыль-әүвәл 1448 ел.) №8.


Әниләргә бала тәрбияләүдә берничә гамәли киңәш

Мөселман балаларына шәхси гигиенадан башлап финанс мәсьәләләрендә, шулай ук куркынычсызлык буенча киңәшләргә кадәр өйрәтергә кирәк булган зур булмаган, ләкин гаять мөһим әйберләр исемлеген тәкъдим итәбез.   Коръәндә һәм сөннәттә безгә, мөселманнарга, тормышны, аның төрле сикәлтәле урыннарын...


Кайбыч мөхтәсибәтендә «Кошман укулары» фәнни конференциясе узды

Кайбыч районы Кошман авылында «Кошман укулары» фәнни конференциясе узды, ул сөннәтче бабайларның роле һәм әһәмиятенә багышланды – алар ир балаларны сөннәткә утырту белән шөгыльләнгән.   Әлеге чараны Кайбыч мөхтәсибәтенең Кошман авылы мәчете һәм Казанның Ислам динен кабул...


Безнең күзләр бар нәрсәне дә күрәме?

Максат: Аллаһның кодрәтенә, Коръәндәге дәлилләргә ышандыру. Фәрештәләр, шайтан турында мәгълүмат бирү. Үз эшләреңне, гамәлләреңне бәяләргә өйрәтү, ярамаган эшләрдән тыелу, тәрбияләү. «Әгүүзү билләһи миннәш шәйтаанир-раҗиим» сүзен өйрәтү.   Шөгыль барышы: Балалар, бирегә килегез...


СОРАУ-ҖАВАП

Кече хаҗ яки олы хаҗны кылып кайткан кешене зиярат итү сөннәт гамәл булып саналамы? Хаҗдан кайткан кешегә хөрмәт йөзеннән аны зиярат итү һәм дога кылуын сорау саваплы гамәл. Хәдистә әйтелгән: «Әгәр сез хаҗины очратсагыз, аны сәламләгез, кул биреп күрешегез ул өенә кергәнчегә кадәр сезнең...


РИИда һәм КИУда чыгарылыш курс шәкертләренә дипломнар тапшырдылар

Россия ислам институтында һәм Казан ислам университетында чыгарылыш курс шәкертләренә дипломнар тапшыру тантанасы узды. Күркәм гадәт буенча әлеге чара Коръән укып дога кылу белән башланды, аннары ректор Рәфикъ Мөхәммәтшин чыгыш ясады. Ул чыгарылыш курс шәкертләрен тәбрикләде һәм бу аларның...