Йоклаганда төш күрү

Йоклаганда төш күрү

Йокының кеше организмы өчен зарури икәнлеге мәгълүмдер. Ә нәрсә соң ул йокы? Кеше ни өчен йокыдан башка яши алмый? Башта шул турыда аңлашып китик әле.

 

Галимнәр фаразлаганча, адәм затының йокысы якынча 5 өлешкә (циклга) бүленә. Аларның һәркайсы сәгать ярымга сузыла. Һәр өлеш исә, үз чиратында, 5 вакыт аралыгыннан (стадиядән) тора. Шуларның дүртесе-акрын йокы стадияләре, берсе тиз йокы-төшләр күрү вакыты. Акрын йокы җиңелчә черем итеп алуны аңлата. Бу вакытта кешенең әгъзалары тиз йокы стадиясенә, ягъни төшләр күрүгә әзерләнә: гәүдә йомшый, тик баш мие эшли һәм күз бәбәкләре тиз хәрәкәт итә.

Төшләрне һәркем күрә. Кайберәүләр хәтта берничә төш күрә. Шунысы кызык: тумыштан сукырлар да төш күрә. Бер төндә без аз дигәндә 5 төш күрәбез. Тиз күргән кыска төшләрдә көчле хисләр белән сугарылган ачык вакыйгалар сурәтләнсә, черем иткән чагында, гадәттә, тынычлануга, фикерләүгә хас төшләр керә.

Билгеле булганча, балаларда йокымсырау 8-9 яшьләрдә генә барлыкка килә. Ә аңа кадәр сабыйлар каты йокыга тала, алар йокымсырый белмиләр. Шунысы бар: ана карынында да бала төшләр күрә. Тиз йокы фазасы баш мие эшчәнлеген арттырырга ярдәм итә. Шуңа күрә дә 2 яшькәчә балалар төшне күп күрә. Ә олыларның төшләре йокы вакытының 25 %ын тәшкил итә. Шунысы кызыклы: кеше төштә һәрчак хәрәкәт итә. Йоклаганда һәркемнең мускуллары кыскара һәм тартыла. Бәндә йокы вакытында гәүдәсенең торышы белән идарә итәргә теләсә, иртән ул үзен ял иткән кебек тоймый.

 

Ислам күзлегеннән караганда-йокы

Изге Коръәндә әйтелгәнчә, Хак Тәгалә Йосыф пәйгамбәргә төш юрауны бүләк иткән. Ә Мөхәммәд Мостафа галәйһиссәлам төшләрне болай юрарга кушкан: «Әгәр сез үзегезгә охшаган төш күрсәгез, ул – Аллаһтан. Раббыбызны зурлагыз һәм күргәннәрегезне башкаларга да сөйләгез. Әгәр начар төш күрдегез икән, ул чынлыкта – шайтаннан. Аны берәүгә дә сөйләмәгез. Шул очракта төш сезгә начарлык эшли алмас». Тагын шундый хәдис тә бар. Пәйгамбәребез анда: «Сезнең берәрегез үзенә ошамаган төш күрде исә башын сулга борып, 3 мәртәбә төкерсен һәм шайтаннан Аллаһка сыгынып, икенче ягына әйләнеп ятсын», - дигән. Пәйгамбәребез кешенең төшләре ни дәрәҗәдә дөреслеккә туры килсә, үзе дә шуның кадәрле дөрес булуы турында әйткән. Шуңа күрә бәндә никадәрле әйбәт төшләр күрергә теләсә, ул һәрвакыт дөресен сөйләргә, шәригать кушканча яшәргә, хәләл ризыклар гына ашарга, тыелганнардан тыелырга, рухи яктан чистарынган хәлдә, йөзе белән кыйблага карап һәм Аллаһны искә төшереп йоклап китәргә тиеш.

Төшләр 3 төрле була: аларның беренчесе – Аллаһтан, икенчесе – шайтаннан, өченчесе – көндез уйлаганнардан чыгып күрелгән төшләр.

Исламда төш юрауның дөрес гамәл булуы шулай ук хәдисләрдә чагылыш тапкан. Гайшә (Аллаһ аңардан разый булсын): «Бервакыт мин төшемдә 3 айның үз бүлмәмә төшүләрен күрдем. Шул хакта атам Әбү Бәкергә сөйләдем», - дигән. Билгеле ки, Пәйгамбәребез вафат булганнан соң, Гайшәнең өендә җирләнә. Бу вакытта Әбү Бәкер үзенең кызына: «Бу - бүлмәңә төшкән айларның берсе һәм иң хәерлесе иде», - ди. Әбү Бәкер вафат булгач, шулай ук Гайшә өендә җирләнә. Гайшәгә исә: «Монысы - икенче ай»,- диделәр. Гомәр мәңгегә күзләрен йомгач та шул ук җирдә дәфен кылынды. Шул чагында мөселманнар: «Бусы - син төштә күргән өченче ай», - дияләр.

Юк-барга ышанмаучы мөселманнар да төшләрне үзләренең киләчәге белән бәйләнешле итеп карыйлар һәм аларны юрарга тырышалар. Шулай да юралган төшләрнең кайберләре дөреслеккә туры килмәскә дә мөмкин. Хак төш – ул Аллаһтан, ә аның башкалары мәгънәсез төшләр булып санала.

Билгеле ки, төшләр тормышыбызда зур роль уйный, әмма аларга артык игътибар бирү кирәкмәс.

 

Фатима ВЕРДИК. Русчадан Әлфинур САБИРОВА тәрҗемә итте

2026-08-01 (Рабигыль-әүвәл 1448 ел.) №8.


Апаста яңа “Мирас” пансионаты ачылачак

Апас районының шәһәр тибындагы Апас бистәсендә яңа уку елына “Мирас” пансионаты ачылачак. Бүген «Ярдәм-Помощь» Гомуммилләт хәйрия фонды ачылышка багышланган чаралар кысаларында массакүләм мәгълүмат чаралары вәкилләре өчен объектка матбугат туры оештырды. Журналистлар...


Заманча сәнгатьтә «шамаил»

Шамаил – ул халык күзаллавында бертөрле гади генә күренеш түгел. Мондый каллиграфик рәсемнәрне нинди гыйбарә сурәтләнүенә карап еш кына эчтәлеге буенча атыйлар. Мөселман рәсеменең төп үзенчәлеге аның стилендә: ул Ислам каллиграфиясе сәнгатеннән үсеп чыккан, остаздан укучыга иснәд (чылбыр) аша...


Коръәни Кәримне аңларга теләсәң, хәлифәләр тормышын өйрән!

Аллаһ Тәгалә безгә Коръән Кәримне ике шәкелдә (формада) ирештерде. Беренчесе, китап рәвешендә, һәм без аны кулыбызга алып укый алабыз. Коръән Кәримдә әйтелгән: “Бу Китапта һичшиксез бернинди шик тә юк” (“әл-Бакара” сүрәсе, 2 аять)   Икенчесе, Аллаһ Тәгалә аны безгә...


Тәсбихымда әни җылысы

Тәсбих тартам хөрмә төшләреннән, Күчкән миңа әнием кулыннан. Йөзләремдә иман нуры балкый Төймәләргә иңгән тыныңнан... Төймәләрен тезеп, чук кырына Барсын уйлап алдан күңелең. Янып торган ташлар куйгансың син, Караңгыда да,- дип,- күренсен. Тәхәҗҗүдкә торсын кызларым,- дип, Озак йокы- йөрәк...


Кайбыч мөхтәсибәтендә «Кошман укулары» фәнни конференциясе узды

Кайбыч районы Кошман авылында «Кошман укулары» фәнни конференциясе узды, ул сөннәтче бабайларның роле һәм әһәмиятенә багышланды – алар ир балаларны сөннәткә утырту белән шөгыльләнгән.   Әлеге чараны Кайбыч мөхтәсибәтенең Кошман авылы мәчете һәм Казанның Ислам динен кабул...