Сорау-җавап

Сорау-җавап

 

Сату-алу килешүе ничек төзелә?

Сәүдә килешүе бер яктан «Бирдем», икенче яктан «Кабул иттем» дигән үткән заман фигыль кәлимәләрен кулланып төзелә. Мәсәлән, сатучы «Саттым» дип, ә сатып алучы «Алдым» дип әйтә.

 

 

Сатып алучы килешү төзегәннән соң сатып алынган әйбер хакында сатучыга дәгъвасын белдерә аламы һәм аның килешүне өзәргә хакы бармы?

Әйе, әгәр сатып алучы товарда җитешсезлек тапса ул товарны сатучыга кире кайтарып бирергә хакы бар, әмма ул товарны үзендә дә калдыра ала. Шулай ук ул үзе күреп алмаган товардан кимчелек тапса, ул товарны кире кайтара ала.

 

 

Сатучының «Шушы савытка тутырып бодайны сиңа шушы бәягә сатам» дигән сүзләрен сатып алучы, савытларның төгәл күләмен белми торып, кабул итсә мондый алыш-биреш килешүе дөрес буламы?

Савытның күләме билгеле булмаса да үзара килешеп билгеләнгән, мәгълүм булган савыт белән алыш-биреш ясарга рөхсәт ителә.

 

 

Сатучы капчыкларга тутырылган ашлыгын «Бер капчык ашлык – бер дирһәм» дип бөтенесен берьюлы сата аламы?

Әбү Хәнифә (Аллаһ аннан разый булсын) фикеренчә, мондый очракта бер генә капчык сатып алынса сату-алу дөрес булачак (калган капчыкларны сату-алу дөрес булмаячак). Аның шәкертләренең фикеренчә (Аллаһ алар белән разый булсын): «Капчыкларның саны әйтелсә дә, әйтелмәсә дә товарны берәм-берәм дә, бөтенесен берьюлы да сатарга була».

 

 

Әгәр килешү төзүчеләрнең берсе “сатам» дип яисә «алам» дип тәкъдим ясаса, икенчесе аның тәкъдимен кабул итәргә (ризалашырга) тиешме?

Юк, сату-алу өчен ике якның да ризалашуы кирәк. Берсе ризалашса да, икенчесе ризалашмаска мөмкин. Ике якның ризалашуы яисә ризалашмавы очрашкан урында гына башкарылырга тиеш. Әгәр дә алар шул сату-алу урынында ризалашсалар (килешү төзесәләр) – ни сатучы, ни сатып алучы ул килешүне берничек тә боза алмыйлар (үзләренең ризалыкларын кире кага алмыйлар) – ул вакытта килешүне үтәү аларның икесенә дә тиешле була.

 

 

Кичектереп һәм ваклап түләү шарты белән сату-алу («рассрочка») рөхсәт ителәме?

Әйе, товарны, түләү вакытын төгәл билгеләп, кичектереп һәм ваклап түләү шарты белән сатып-алып була.

 

 

Әгәр дә дирһәмнәр эквивалентлы булмасалар, ә сату-алуда аларның саны гына әйтелсә – болай итеп башкарган сату-алу дөрес буламы?

Акчалар эквивалентлы булмаганда икесенең берсе акчаларны тәңгәл китермәсә акча санын гына әйтеп сату-алуны башкару дөрес булмый.

 

 

Сатып алучы сатып ала торган әйберенә нинди акча белән түләвен әйтмәсә, мондый килешү дөрес буламы?

Әгәр дә сатып алучы түләү берәмлеген (акчасын, алтынын, көмешен, алмашка бирә торган товарын) гомумән генә атап китә икән, мәсәлән, «Мин сиңа көмеш (яисә алтын, ... динар, ... дирһәм, ... бодай, ... ) биреп сатып алам» – дип, андый сату-алу (товар алмашу) килешүе дөрес булмый. Килешү дөрес булсын өчен сатып алучы түләү берәмлегенең төгәл суммасын, үлчәмен, сыйфатын хәбәр итәргә тиеш. Мәсәлән, «Мин синнән ... (шуның чаклы) дирһәмгә сатып алдым» дип һәм дирһәменең сыйфатын төгәлләп «Мисыр дирһәменә» яисә «Шам дирһәменә» дип, шулай ук «яхшы»/«начар» дигән сүзләр кулланып.

 

 

Ни өчен сез ризалык белдерүне, ягъни «тәкъдим итү» белән «кабул итү»не сату-алу «бер урында гына башкарылырга тиеш» дигән шарт белән бәйләдегез? Бер урында гына тору – килешү төзүнең шартымы ул?

Чөнки килешү төзүчеләрнең берсе үз тәкъдимен белдереп, икенчесенең җавабын көтеп тормыйча ул урыннан китеп барса, аның тәкъдиме чын тәкъдим булмый һәм мондый тәкъдим буш, мәгънәсез һәм ышанычсыз була. Шулай ук, әгәр дә тәкъдимгә җавабын бирергә тиешле кеше дә бу урыннан үзенең җавабын бирмичә китеп барса, тәкъдим чынга саналмый.

 

 

Әгәр сатучы товарының исемен генә атап, ә үлчәмен, ягъни аның авырлыгын яки күләмен игълан итмичә сатса, яки ике кеше үзара мал-мөлкәт алышканда үлчәмнәрен әйтмичә эш итсәләр, мондый алыш-биреш килешүе дөрес буламы?

Дөрес була. Чөнки товарның (алышына торган мал-мөлкәтнең) күләмен күрсәтү сату-алуның шарты булып саналмый.

 

 

Ашлыкны (бодайны, онны) һәм башка төрле бөртекле товарны күләме төгәл билгеле булмаган үлчәмнәр (савыт-сабалар, ташлар һ. б.) яисә чама белән үлчәп сатарга ярыймы?

Әйе, дирһәмнәргә, динарларга, бакыр акчаларга сатарга һәм башка культураларга алыштырырга ярый. Әмма бер үк төрле культура белән алыш-биреш ясаганда риба хәрамына кермәс өчен мондый үлчәмнәр куллану тыела.

 

 

Нәрсә ул сәүдә?

Сәүдә – ул бер-берең белән килешеп (килешү төзеп), бер мал-мөлкәтне икенче мал-мөлкәткә алмаштыру (сату-алу) була.

 

2026-07-01 (Сәфәр ае 1448 ел.) №7.


Социаль гаделлек – милли идеябез

Без катлаулы заманда яшибез. Мөгаен, ике мәртәбә дөнья сугышын кичергән ил тарихында иң авыр чор башланадыр. Бөек Ватан сугышы безнең илебез өчен бик зур сынау, кайгы, һәлакәт булды, ләкин без сугышта җиңеп чыктык.   Бик зур югалтулар кичерүгә карамастан, халкыбызны берләштереп торган идея...


Хәлифнең хезмәт хакы

Билгеле булганча, Әбү Бәкер (Аллаһ аңардан разый булсын) мөселманнар сайлап куйган беренче хәлиф.   Хәлиф булган көннең беренче иртәсендә үк Әбү Бәкер базарга килә. Ул гомер буе сәүдә иткән, тукымалар сату белән шөгыльләнгән. Шуңа күрә хәлиф булу вазифасына ия булган көннең иртәсендә дә аны...


Кыйбла кайсы тарафта?

Намазны кыйбла тарафына карап уку – фарыз. Кыйбланың кайсы якта икәнен белә торып, намазны башка тарафка таба карап уку дөрес булмый. Мөселманнарның кыйбласы – Гарәбстан ярымутравының Мәккәи Мөкәррәмә шәһәрендә Кәгъбә исемле мөбарәк бинаның урыны.   Кыйбланы ничек табарга Казан...


Сәфәр ае

Сәфәр – мөселман тәкъвиме буенча икенче яй. Пәйгамбәребез галәйһиссәләм заманында бу айда сугышлар тыелган.   Әмма бу айда аерым бер махсус гыйбадәтләр билгеләнмәгән. Кайберәүләр бу айны бәхетсез ай дип саныйлар, шул сәбәптән бу айда туйлар һәм башка шундый мәҗлесләр үткәрмиләр. Моңа...


СОРАУ-ҖАВАП

Коръәнне хатын-кызлар да тутыра һәм багышлый аламы? Әйе, хатын-кызлар Коръәнне тутыра да, багышлый да ала. Коръән тутыру – ул Коръәнне башыннан алып ахырына хәтле укып чыгу була. Әмма бу мәсьәләнең тагын бер ягы бар. Бездә табыннарда Коръән укыла һәм багышлана. Менә бу очракта, әгәр табында...