СОРАУ-ҖАВАП

СОРАУ-ҖАВАП

Уразада вакытта мунча керергә ярыймы?

Ураза тоткан кеше мунчага кереп юына ала. Сахих (дөрес) хәдисләрдә әйтелгәнчә, Пәйгамбәребез (салләллаһу галәйһи вә сәлләм) үзе уразалы килеш юынган, үз өстенә су койган. Юынганда борын һәм авыз аша эчкә суны кертүдән сакланырга кирәк. Ялгышлык белән эчкә (ашказанга) су керсә, ураза бозыла. Ул вакытта каза кылырга кирәк булачак.

 

 

Эссе көнне ураза тоту бик авырлашты. Хәлем китә. Кыш айларына калдырсам, савабы кимер микән инде. Киңәш бирсәгез иде.

Ураза тотканда хәл китсә, коенып алырга мөмкин. Пәйгамбәребез (салләллаһу галәйһи вә сәлләм) һәм аның сәхабәләре бик эссе көннәрдә үз өсләренә салкын су койганнар. Быел Рамазан уразасы җәйнең озын көннәренә туры килсә дә, без ихластан сабырлык күрсәтеп, Аллаһның рәхмәтенә өметләнеп ураза тотарга тиеш. Пәйгамбәребез (салләллаһу галәйһи вә сәлләм) әйткән: “Ураза тоткан кеше өчен фәрештәләр: “Йә, Раббым, бу кешенең гөнаһларын ярлыка, аңа Үз рәхмәтеңне ирештер, бәрәкәт бир”, - дип, таң атканнан алып, кояш баеганчы Аллаһка дога кылалар”. Уйлап карагыз! 19 сәгать бер гөнаһсыз фәрештәләр ураза тотучылар өчен дога кылалар. Шуңа күрә тырышырга кирәк. Аллаһы Раббыбыз Коръәндә болай дип әйтә: “Аллаһы Тәгалә сезгә җиңеллек тели, авырлык теләми” (“Бәкарә” сүрәсе, 185нче аять). Ураза тоту бары тик сәламәт һәм балигълык яшенә җиткән кешеләргә генә фарыз. Әгәр дә кеше чирләсә, сәламәтлеге зәгыйфь булса, ул ураза тотмаска мөмкин. Ураза тотмаган көннәр өчен башка көннәрне ураза тотарга тиеш булачак. Ә инде авыруы дәвамлы булса, ул фидия сәдакасы бирергә тиеш.

 

 

Әгәр кеше бер шәһәрдә туып берничә ел яшәгәннән соң бу шәһәрдән икенче шәһәргә күчеп китсә, күпмедер вакыттан соң туган шәһәренә эш буенча килсә, бу шәһәрдә намазын кыскартып укыймы?

Әгәр яшәгән урыныннан өч көнлек яки озынрак юлга чыкса, бу очракта кыскартып укый. Чөнки Пәйгамбәребез галәйһиссәләм Мәккәдән Мәдинәгә күчкәннән соң, Мәккәгә килгәндә намазын кыскартап укыган.

 

 

 

Ачыклык кертергә ярдәм итсәгез иде. Кичә мин өйлә намазын укыганда, дүртенче рәкәгатьтән соң, онытылып китеп, өченче рәкәгать дип уйлап, киләсе рәкәгатькә басканмын. Аннары гына моның бишенче рәкәгать икәне башыма килде. Аннары, мин намаздан чыгып, аны кабаттан укыдым, чөнки нишләргә кирәк икәнлеген белмәдем. Бу мәсьәләгә ачыклык кертергә ярдәм итсәгез иде.

Имам Кудури (рәхмәтуллаһи галәйһи) “Мохтәсар Әл-Кудури” хезмәтендә болай дип яза: «Соңгы утыруда ялгышкан (ягъни гомумән соңгы утыруны башкармаган) кеше, (ялгышлык белән) бишенче рәкәгатькә басып, әгәр ул бишенче рәкәгатьнең сәҗдәсен үтәргә өлгермәгән булса, утыруга кире кайтырга тиеш; аннары ялгышлыктан соң үтәлә торган сәҗдәи сәһү кыла, бишенче рәкәгать укылмый. Әгәр ул бишенче рәкәгатьтә сәҗдә кылып өлгергән булса (ягъни исенә төшергәнче бишенче рәкәгатьнең сәҗдәсен үтәргә өлгерсә), аның фарыз намазы юкка чыга һәм ул нәфел намазына әверелә һәм аңа алтынчы рәкәгатьне өстәргә кирәк. Әгәр намаз укучы кеше дүртенче рәкәгатьтән соң “Әттәхият” дәвамлылыгында утырса, һәм шуннан соң, бу беренче утырудыр дип, сәлам бирмичә торса, ул бишенче рәкәгатьнең сәҗдәсен башкарганчы кәгъдәгә кайта (аннары сәҗдәи сәһү башкара). Әгәр ул бишенче рәкәгатьне сәҗдә белән башкарырга өлгергән булса, аңа тагын бер рәкәгать һәм сәҗдәи сәһү өсти, аның фарыз намазы дөрес була, ә ахыргы ике рәкәгате аның өчен нәфел намазы була”.

Сезнең очракта исә, искә төшерүгә үк, кабаттан утырырга һәм сәҗдәи сәһү кылып, намазны төгәлләргә кирәк иде.

 

 

Әгәр кешенең битенә гипс салынган булса, хәнәфи мәзһәбе буенча тәһарәтне ничек алырга?

Гипс булган очракта, юеш кул белән гипсның күбрәк өлешен сөртеп алырга кирәк, аннары калган әгъзаларны кабул ителгән тәртиптә дәвам итәргә.

Имам Шурунбуләли “Нур әл-Идах”та болай дигән: “Әгәр кеше хиджама ясаткан, яраланган яисә очлыкларын сындырган һәм шулар сәбәпле тән әгъзаларын юып булмаслык итеп бәйләвеч кулланган икән, шул бәйләвечнең күбрәк өлешен сөртеп алу тиешле була”. Бу кагыйдә гипслы вакытта госел алуга да кагыла.

 

 

 

Келәмгә нәҗес (сидек, косык) тисә, ул урынны өч тапкыр юеш чүпрәк белән сөртү җитәме?

Келәмне өч тапкыр юеш чүпрәк белән сөртү генә җитми. Нәҗеснең төренә карап, келәм чистартуның ике варианты бар:

1) Әгәр нәҗес кибеп, беленерлек эз калдырмаса (мәсәлән, сидек). Келәм калын булып, аны сыгу мөмкинлеге булмаса яисә келәм идәнгә беркетелгән булса, сидек тигән урынга су бөркеп, аны чүпрәк белән сеңдереп, келәмне киптерү кирәк. Бу гамәлне өч тапкыр эшләү тиешле. Әгәр келәм юка булса, аны өч тапкыр юып, өч тапкыр сыгу җитә.

2) Әгәр нәҗес кибеп, аның эзе калса (мәсәлән, кан). Бу очракта таплы урынга тап бетәрлек кадәр су салырга кирәк. Әгәр беренче тапкырдан бетсә, бер тапкыр да җитә; әгәр бетмәсә, беткәнче су салу кирәк. Гадәти ышкып юганнан соң тап бетмәсә, бу урын чистарган санала. Махсус чистарткычлар куллануның кирәге юк, бары теләк буенча гына, чөнки кан табының эзе бер дә матур түгел.

 

 

Мөхәммәд Гашыйкның “Әл-Кудури мәсьәләләрен тиешлечә җиңеләйтү” китабыннан

2026-02-01 (Рамазан 1447 ел.) №2.


Кадер кичәсе – изге кичә

Рамазан ае – изге вә шәриф айдыр һәм ошбу айның һәр көне, һәр кичәсе мөэмин-мөселманнар өчен бик тә кадерле. Шулай да, бу изге айның бер кичен аеруча зурлап, олы җаваплылык вә тәкъвалык белән үткәрәләр.   Аллаһы Тәгалә шул кич турында аерым бер сүрә иңдерә һәм аны “Ләйләтүл...


Иң яхшы эш

Беркөнне иртән ерак авыл өстендә кояш чыккан вакыт һәм халык йокыдан торган чак иде. Алар төнлә белән елга буенда ят кешенең үзенә чирәм куышын ясаганын күрделәр. Бу ят кешенең кем икәнен белмәгәнгә күрә, аларны курку биләп алды.   Алар бергә җыелып нәрсә эшләргә кирәклеге турында фикер...


Милли Шура рәисе Самараның тарихи мәчетендә булды

Самара өлкәсенә эш сәфәре кысаларында Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессы Милли Шура рәисе Васил Шәйхразыев төбәк мөселманнарының тарихи мәчетендә булды. Алексей Толстой урамындагы тарихи мәчет 1891 елда Сембер фабриканты Тимербулат Акчурин акчасына...


Рамазан аенда иң яхшы бизәлешле бинаның хуҗасына – хаҗ юлламасы!

Быел Татарстан мөфтияте дүртенче тапкыр изге Рамазан ае уңаеннан җәмәгать урыннарын матур итеп бизәү буенча “Нурлы Рамазан” бәйгесен игълан итте. Бәйгегә гаризалар 20 гыйнвардан алып 18 февральгә кадәр кабул ителә. Республикада изге ай мохитен тудыру һәм бәйгедә катнашу өчен иҗтимагый,...


Бәхетеңә киртә корма

Үз бәхетебезгә үзебез киртә кормыйча, уйлана, нәтиҗәләр чыгара һәм бәхетле булырга өйрәнсәк иде.   Кеше бәхетсезлегенең төп сәбәпчесе – аның бәхетле булырга теләмәве. Кызык яңгырый һәм аңлашылмый, билгеле. Әмма бу сүзләрнең мәгънәсе бар. Бу сүзләргә дин ягыннан игътибар бирсәк, аның...