СОРАУ-ҖАВАП

СОРАУ-ҖАВАП

СОРАУ-ҖАВАП

Ислам динендә уразаның хөкеме нинди?

Рамазан аенда ураза тоту балигълыкка ирешкән һәрбер мөселманга йөкләнгән фарыз гамәл. Аллаһ Тәгалә әйткән: «Ий, мөэминнәр! Сездән әүвәлгеләргә рузә тоту фарыз ителгәне кебек сезгә дә, һәр елны бер ай рузә тоту фарыз ителде, шаять, рузәне калдырудан яки рузәгә кимчелек китерүдән сакланырсыз!» (Бакара сүрәсе, 183) Рамазан аеннан башка айларда уразаны үз теләгең белән тотып була. Әгәр инде нәфел уразасына ният кылсаң, аны тотып бетерү ваҗиб.

Рамазан аенда мосафир белән авырудан тыш тагын кемгә дә булса ураза тотмаска рөхсәт ителәме?

Әгәр ураза тоту сәламәтлекләренә яки бала сәламәтлегенә зыян китерер дип курыксалар, авырлы һәм бала имезүче хатыннарга рамазан аенда ураза тотмаска рөхсәт ителә. Ләкин соңыннан бу уразаны каза кылу ваҗиб.

Рамазан аенда ураза тотмаска бурычлы кешеләр бармы?

Әйе, күремле, нифаслы хатыннарга ураза тоту тыела.

«Бик карт кеше» дигәнне ничек аңларга?

Бу рамазан уразасын тота алмаслык карт кеше.

Мондый фидия садакасының күләме күпме?

Рамазан аенда калдырылган һәрбер ураза көне өчен бер ярлыны сыйлау кирәктер. Фитыр садакасының күләме ярты сагъ бодай яки бер сагъ хөрмә, йөзем яки арпадыр. Фитыр садакасын акча, дөге яки кукуруз белән бирергә дә мөмкин, ләкин бәясе югарыда искә алынганнарныкы белән тигез булырга тиеш. «ӘлБәхер әр-раикъ» китабының авторы әйтә: «Аңа авырлык килгәнгә күрә ураза тотмаска рөхсәт ителгән иде. Ул үзенең калган уразаларын тулыландырсын өчен садакати фитр буларак, һәр көн яртышар сагъ бодай яки йөзем яки бер сагъ финик яки арпа бирергә тиеш. Ләкин монда ашатырга да рөхсәт ителә, бу ике мәртәбә туйганчы ашату, садака-и-фитырдан аермалы буларак”.

«Әс-саум»ның сөйләмдәге мәгънәсе ничек һәм ул нәрсәне аңлата? Ураза вакыты кайчан башлана, кайчан тәмамлана?

«Әс-саум»ның сөйләмдәге мәгънәсе – ниятләп, нәрсәдән булса да тотылып тору дигән сүз, ә шәригатьтәге мәгънәсе – Аллаһ разыйлыгы өчен, ниятләп, ашау-эчүдән һәм җенси якынлыктан таңнан алып кояш батканчыга кадәр тыелып торуны аңлата.

Әгәр авыру сәламәтләнсә, мосафир сәфәрен тәмамласа, алар уразаны каза кылырга тиешме?

Әйе, авыру кеше калган уразаларын сәламәт булган көннәрендә тотып уразасын тулыландырырга тиеш, ә мосафир сәфәрен тәмам кылган көннән башлап, тотылмаган уразаларын тотып, тулыландыра. Бу очракта, гомумән, тулыландыру турында сүз бармый, ә үлгән кешенең намусында уразаны тулыландыру бурычы калганмы икәнлеге хакында сүз бара. Әгәр ул каядыр тукталган һәм мосафир булудан туктаган булса һәм шунда үлеп калса, яки авырып китеп, терелгәннән соң калган уразаларын тотып бетерә алмыйча үлеп китсә, ул аның өчен боларны тулыландыра ала иде.

Кешеләр арасында калдырган уразаларын каза кылып, тулыландырмаска, ә аның урынына фидия бирергә рөхсәт ителгәннәр бармы?

Кешеләр арасында калдырган уразаларын каза кылып, тулыландырмаска, ә аның урынына фидия бирергә рөхсәт ителгәннәр бар, болар ураза тотарга көчләре калмаган бик карт кешеләр. Алар фидия садакасы бирергә тиеш булалар.

Рамазан аенда кемгә булса да ураза тотмаска рөхсәт ителәме?

Әгәр дә кеше мосафир хәлендә булса, яки авыру булып ураза тоту сәбәпле авыруы көчәюдән курыкса, ураза тотмаса да ярый. Тик соңыннан калган уразаларны каза итеп тоту ваҗиб. Әгәр мосафирга ураза тотудан зыян килмәсә, ураза тоту хәерлерәк.

Әгәр дә мосафир юлда булу сәбәпле яки берәү авыруы сәбәпле ураза тота алмыйча үлеп китсә, мосафир бу вакытта сәфәреннән кайталмаган, авыру кеше авыруыннан шифа таба алмаган көе үлгән очракта, алар өчен ничек булса да түләргә кирәкме?

Юк, аларга бернәрсә дә йөкләнми.

Әгәр дә мосафир юлда булу яки хаста кеше авыруы сәбәпле уразасын калдырса, әмма соңыннан вакытлары булып та уразаларын тулыландырмаган булса, үлем сәгате якынлашса аларга нишләргә?

Алар Аллаһтан гафу-истигфар үтенәләр, үзләренең вәкилләренә аның өчен көн саен бер ярлыны ашатуны васыять итәләр, ярты сагъ бодай яки бер сагъ хөрмә, йөзем яки арпа, күләмендә садака бирергә дә мөмкин.

Алар калган көннәрне каза кылырга тиешләрме?

Юк, алар калган көннәрне каза кылырга бурычлы түгелләр.

Әгәр мәҗнүн бәндә рамазан аенда акылына килсә, ул нишләргә тиеш?

Ул алдагы көннәрен тулыландыра, калган көннәрен ураза тотып бетерә.

2026-06-01 (Мөхәррәм 1448 ел.) №6.


БисмиЛләһ

БисмилЛәһир-Рахмәнир-Рахим дип, бөтен гамәл башлана. Таш атып куылган шайтаннан сыенам мин Аллаһка.   БисмиЛләһ ул – бар эшне дә башлаучы дога була. БисмиЛләһ әйтеп башлаган эш, һәрчак уңышлы була.   БисмиЛләһ әйтеп иртә торсаң, уңар бөтен эшләрең. БисмиЛләһ әйтеп ятар...


Мөхәррәм ае һәм аның фазыйләтләре

Коръәндә “Хаҗ” сүрәсенең 32нче аятендә болай дип әйтелгән: “Шөбһә юктыр, Аллаһы Тәгаләнең хөкемнәрен хөрмәт иткән кешенең күңеле тәкъвалыктадыр”.   Чыннан да, һиҗри ел башы, изге мөхәррәм ае Раббыбыз Аллаһның шигаре. Әгәр без тәкъвалылардан булырга теләсәк, бу айны олыларга тиеш. Әмма аның...


Гыйлм әл-Хыйәл: Ислам әхлагы заманча инженерияне ничек барлыкка китергән

Хәзерге роботлар уйлап табылганчы, элек тә мөселман инженерлары кешеләрнең һәм хайваннарның хезмәтен җиңеләйтү өчен төрле механизмнар һәм җайланмалар булдырганнар. Ислам цивилизациясенең алтын гасырында бу гамәли тәрбия «хәйләләр турындагы фән» яки «хәйләләр»дип тәрҗемә...


«Милли тормыш һәм дин» XVI Бөтенроссия җыены үз эшен тәмамлады

Татар дин әһелләренең «Милли тормыш һәм дин» XVI Бөтенроссия җыены үз эшен тәмамлады. «Изге Болгар җыены» чаралары җыенның рәсми программасын төгәлләде. Быел татар дин әһелләре җыены 15-17 май көннәрендә узды. Җыенның беренче көнендә делегатлар Казанның тарихи мәчетләрендә...


Лениногорскида “Гыйлем нуры” республика бәйгесе узды

Лениногорск шәһәрендә XIII “Гыйлем нуры” бәйгесе узды. Әлеге чараны ТР мөселманнары Диния нәзарәтенең Лениногорск мөхтәсибәте оештырды. Ел саен үткәрелүче бәйге мәчет каршындагы курсларда белем алучылар өчен оештырыла. Быелгы чара “Казан – ислам дөньясының мәдәни башкаласы...