СОРАУ-ҖАВАП

СОРАУ-ҖАВАП

СОРАУ-ҖАВАП

Ислам динендә этләр турында нәрсә әйтелгән? Этләрне өйдә тоту хакында шәригатьтә нәрсә каралган? Мөселманның киеменә эт селәгәе тисә, шәригатьтә нинди хөкем бирелгән? Әгәр эт мөселманның тиресенә кагылган очракта нинди хөкем каралган?

Барча мәхлукларны да Аллаһ Тәгалә бар кылган. Мөселман өчен дуңгызны күрү күңелгә ятмаса да, ул да Аллаһның мәхлугы, димәк Аллаһ аңа тормыш биргән икән, аңа зарар китерергә дә, аны газапларга да хакыбыз юк.

Аллаһның мәхлуклары арасында этләр дә бар. Бу безнең өчен этләрне яратырга тиеш дигән сүз түгел. Аңлашылганча, эт – кешенең иң якын дусты, дигән караш көнбатыш илләре мәдәниятеннән кергән. Этләр кешеләрнең кайгыртуына мохтаҗ дигән аңлатма – ул миф, кешеләргә хас булмаган гадәт.

Аллаһ Тәгалә барча галәмнәрне Бар кылучы, этләрне бар кылгач, әлбәттә, әгәр этләр кешеләргә мохтаҗ булсалар, Ул  бу хакта Пәйгамбәребез галәйһиссәләм аша хәбәр иткән булыр иде һәм Пәйгамбәребез безгә йортта тотарга киңәш иткән булыр иде. Әмма безгә киресенчә: аларны үзебез белән бергә бер өйдә тотарга ярамый. Шуны онытмаска кирәк, безнең тормыш Ислам кануннары аша төзелгән, ягъни Коръән һәм Сөннәткә таянып яшәү әмер ителгән. Бу хакта мондый хәдисләр бар:

Әбү Талха (Аллаһ аңардан разый булсын) риваять ителә: Пәйгамбәр галәйһиссәләм әйтте: “Эт яисә тере җан иясенең сурәте булган йортка фәрештәләр кермәс”.

Хәзрәти Ибне Габбас сәйидә Мәймүнә (Аллаһ Тәгалә аларның икесеннән дә разый булсын) сөйләвеннән риваять итә: бервакыт Пәйгамбәр галәйһиссәләм кайгыга баткан, чөнки Җәбраил фәрештә төнлә аның белән очрашуга килергә тиеш булган әмма килмәгән. Аннан соң ул көчекнең түшәк астына кергәнен исенә төшергән һәм көчекне аннан чыгарач, ул урынны су белән чистартып алганнар. Берүкпме вакыттан соңа Җәбраил фәрештә күренгән һәм Пәйгамбәребез галәйһиссәләм аның тоткарлануының сәбәбен сораган. Фәрештә җавап итеп: “Без эт һәм тере җан иясенең сурәте булган йортка кермибез”, - дип җавап биргән. Бу хәдисләргә һәм башка хәбәрләргә таянып шуны аңларга була, эт белән бер өйдә тору шәригатьтә рөхсәт ителми. Эт булган йортка Аллаһ Тәгаләнең рәхмәте иңми.

Галимнәр фикеренчә, фермада сакта тоту һәм ауга чыгу максатыннан этне асрарга рөхсәт ителә.

Этнең селәгәе нәҗес. Этнең селәгәе киемгә яисә тәнгә тисә, ул урынны юарга кирәк, чөнки бу урын нәҗесләнгән булып санала. Аллаһ Тәгалә иң яхшы белүче.

 

 

 

Борчылудан һәм шомланудан нинди дога укырга кирәк?

Борчылуыгызның сәбәбе нидә? Иң беренче чиратта сәбәбен дәваларга кирәк. Без сәбәпләр һәм нәтиҗәләр дөньясында яшибез. Башта проблеманы билгеләргә һәм дәвалау ысулларын кулланырга кирәк. Бу Ислам дине тәгълиматы.

Пәйгамбәребез галәйһиссәләм һәм сәхәбәләр (Аллаһ алардан разый булсын) тормыш юлында төрле сынаулар үткәннәр. Алар мәшәкатьнең сәбәбен табарга тырышканнар һәм аннан соң аларны җиңеп чыгу ысулларыннан файдаланганнар. Шул ук вакытта әлбәттә намаз һәм догалардан көч-куәт алганнар.

Кайвакытта безнең үз гамәлләребез шомлану һәм борчуларга китерә. Андый вакытта мәсьәләне чишү юлы бик гади – үз-үзеңне төзәтү. Мондый очракларда кеше күпме зикер һәм дога кылса да, әгәр ул начар гамәлләрен калдырмаса, шул начар гамәлләре шомлануга һәм борчылауларга китерәчәк.

Бу дөнья сынаулар һәм авырлыклар белән тулы. Борчылу һәм кайгыру хисләре гадәти хәл һәм алардан котылу чарасының иң яхшысы үз-үзеңә – без мөселманнар, без бу җиргә сынау өчен җибәрелгән икәнлегебезне искә төшереп торырга тиеш.

Борчылу хисе – ул Аллаһның сынавы. Аллаһ Тәгалә безнең бу хискә ничек җавап кайтаруыбызны күрергә тели. Без Аллаһның әмере белән үз нәфесебез арасында калабыз. Нәфесне тикшереп тору һәм үз-үзеңә Аллаһның сынавын искәртеп тору – боларның барысын да Аллаһ Тәгалә бездән көтә. Шуны аңлагач кына Аллаһның ярдәме килер.

Мондый итәгатьлекнең, догаларның һәм зикернең бәрәкәте – ул Аллаһның кешегә җиңеллек юлын күрсәтүе һәм уңайлыкларга китерүе. Коръән Кәримдә әйтелгән: “Әй мөэминнәр, ярдәмне сабырлык һәм намаз аша эзләгез. Дөреслектә, Аллаһ сабыр итүчеләр белән” (2:153)

 

 

Спорт белән шөгыльләнгәндә балаларга яисә олыларга кепка кияргә ярыймы? Әллә бу кәферләргә охшарга тырышу буламы?

Кепка кияюнең максаты – битне һәм башны кояш нурларыннан саклау. Мондый ният белән кепка кияргә ярый. Ләкин күп кенә яшьләр бейсболканы көнбатыш яшьтәшләренщ охшарга тырышып кияргә тырышалар, һәм аны урамда да, шулай ук бина эчендә дә кисәләр, бу вакытта кояш нурларыннан саклану өчен булмый. Мондый вакытта кемгәдер охшарга тырышып кию булып санала.

 

 

Мөхәммәд Гашыйк Илаһи әл-Барныйның “Әттәсһил әд-дарури ли мәсәилил-кудури” китабыннан

2026-08-01 (Рабигыль-әүвәл 1448 ел.) №8.


Гамәл һәм ният

Бер тәкъва иясе сөйләгәннәрдән: «Бервакыт таң алдыннан мин үз өемдә «Та һә» сүрәсен укыдым, минем йортым юл кырыенда урнашкан. Сүрәне укып бетергәч мине йокы басты һәм йоклап киттем. Төшемдә мин күктән кулына бер кәгазь тотып төшүче кешене күрдем. Ул кәгазен ачып миңа сузды....


Коръәни Кәримне аңларга теләсәң, хәлифәләр тормышын өйрән!

Аллаһ Тәгалә безгә Коръән Кәримне ике шәкелдә (формада) ирештерде. Беренчесе, китап рәвешендә, һәм без аны кулыбызга алып укый алабыз. Коръән Кәримдә әйтелгән: “Бу Китапта һичшиксез бернинди шик тә юк” (“әл-Бакара” сүрәсе, 2 аять)   Икенчесе, Аллаһ Тәгалә аны безгә...


Балтачта XIX Россиякүләм мөселман балалар Сабан туе узды

Балтач районы Бөрбаш авылында традицион XIX Россиякүләм мөселман балалар Сабан туе узды. Бәйрәмдә 3 меңнән артык кеше катнашты: Балтач, Арча, Әтнә һәм Кукмара районнарыннан, Ульян, Киров өлкәләреннән, Башкортстан һәм Марий Эл республикаларыннан һәм башка төбәкләрдән шәрәфле кунаклар, балалар һәм...


Әниләргә бала тәрбияләүдә берничә гамәли киңәш

Мөселман балаларына шәхси гигиенадан башлап финанс мәсьәләләрендә, шулай ук куркынычсызлык буенча киңәшләргә кадәр өйрәтергә кирәк булган зур булмаган, ләкин гаять мөһим әйберләр исемлеген тәкъдим итәбез.   Коръәндә һәм сөннәттә безгә, мөселманнарга, тормышны, аның төрле сикәлтәле урыннарын...


РИИда һәм КИУда чыгарылыш курс шәкертләренә дипломнар тапшырдылар

Россия ислам институтында һәм Казан ислам университетында чыгарылыш курс шәкертләренә дипломнар тапшыру тантанасы узды. Күркәм гадәт буенча әлеге чара Коръән укып дога кылу белән башланды, аннары ректор Рәфикъ Мөхәммәтшин чыгыш ясады. Ул чыгарылыш курс шәкертләрен тәбрикләде һәм бу аларның...