СОРАУ-ҖАВАП

СОРАУ-ҖАВАП

«Әр-риба»ның сөйләмдәге мәгънәсе һәм шәригатьтәге терминологик мәгънәсе нәрсәне аңлата?

«Әр-риба»ның сөйләмдәге мәгънәсе «арттыру» дигәнне аңлата, ә шәригатьтәге аңлатмасы буенча ул ике төркемгә бүленә: 1) сату-алудагы риба; 2) залог һәм әҗәт (заем) рибасы.

Рибаның бу ике төре дә исламда хәрам. Рибачы да, арттырып алу нияте белән әҗәткә акча биреп торучы да зур гөнаһ кылучылардан булалар.

 

 

 

Әҗәткә бирелгән акчаның артуы ничек була?

Берәү әҗәткә дип дирһәм яки динар биргәннән соң, шул әҗәтне кире алганда алып торучыга бирелгәненнән күбрәк иттереп, арттырып бирдертү рәвешендә була.

 

 

 

Сәүдәдә риба ничек була?

Бу болай була: кеше күләме буенча яки үлчәүгә салып үлчәп була торган товарны бәясен арттырып, шундый ук товарга алмаштыра; яки күләме буенча яки үлчәүгә салып үлчәп була торган товарны яки башка төр товарны бәясен көтеп тору шарты белән сата.

 

 

 

Бу хакта Пәйгамбәребез галәйһиссәләмнән нәрсә дә булса тапшырыламы?

Әбү Сәгыйт әл-Кодридан (Аллаһ аннан разый булсын) китерелә: «Пәйгамбәребез галәйһиссәләм әйтте: «Алтынны – алтынга, көмешне – көмешкә, бодайны – бодайга, арпаны – арпага, кипкән хөрмәне – кипкән хөрмәгә, тозны – тозга, шулай ук үз тиңен – үз тиңенә сатарга һәм товарны бер үк микъдарда кулдан-кулга тапшырырга кирәк. Әгәр берәр кеше өстәп бирсә яки өстәп бирүне таләп итүче булса, ул риба кылган булыр, алучы да, бирүче дә бер үк гөнаһлы булырлар», – дигән. (Мөслим). Әлеге хәдистән бары тик товарларны гына алмаштырырга яраганлыгы аңлашыла. Әгәр товар төрле төрдә булса, ул очракта төрле күләмдәгеләр белән алмаштырырга мөмкин, ләкин ваклап түләү шарты белән алмаштырырга ярамый.

 

 

 

Бер кешенең бодае яхшы, ә икенчесенеке начар сыйфатлы. Бу очракта арттырып алу юлы белән алмаштыру рөхсәт ителәме?

Рөхсәт ителми, чөнки бу очракта алар бер үк төрдәге әйберләр, биредә шул ук шәригатьнең күләм яки үлчәү белән үлчәнелә торган әйберләргә караган хөкеме кулланыла.

 

 

 

Күләм буенча яки үлчәүдә үлчәнелә торган төрдәге әйберләрне ничек белеп була?

Пәйгамбәребез галәйһиссәләмнән килгәнчә тыюлы булган теләсә кайсы әйберне күләме белән арттырып алмаштыру һәрвакыт күләме буенча сатыла торган булып санала, гәрчә кешеләр аны күләме буенча сатмый башласалар да, бу, мәсәлән, бодай, арпа, хөрмә һәм тоз. Шулай ук, теләсә нинди әйбер Пәйгамбәребез галәйһиссәләм тыйган булса, үлчәү белән үлчәнелеп сатыла торган әйберләр һәрвакыт шулай сатыла, кешеләр аны кулланмый башласалар да, мәсәлән: алтын һәм көмеш кебек. Әгәр Пәйгамбәребез галәйһиссәләмнән тапшырылган хәбәр булмаса, килешүләр кешеләрнең гореф-гадәтләре буенча карала, шуңа күрә ике кеше берәр нәрсәгә карата сәүдә килешүе төзесә, монда кешеләрнең гореф-гадәтләре игътибарга алына. Әгәр аларның гадәтенчә нәрсәнедер үлчәү белән үлчәп саталар икән, димәк, ул әйбер үлчәү белән үлчәп сатыла, әгәр аларның гадәтенчә нәрсәнедер күләм белән үлчәп саталар икән, димәк, ул әйбер күләм белән үлчәп сатыла, әгәр аларның гадәтенчә нәрсәнедер берәмтекләп санап саталар икән, димәк, ул әйбер берәмтекләп санап сатыла.

 

 

 

Сәүдә килешүендә сатучыга да сатып алучыга да түләүне тиешенчә алу кагыйдәсе шәригать буенча ничек карала?

Әгәр килешү түләү чарасы нигезендә төзелсә – ягъни алтын һәм көмешкә бәйле буларак – бу очракта алмаша торган нәрсәләрнең икесенең дә килешү вакытында ук алынуы игътибарга алына. Мондый сәүдә килешүе алмашу дип атала.

 

 

 

Бодайны аңардан ясалган онга алмаштырып сатарга ярыймы яки бу бодайдан эшләнгән боткага яки онны онга алмаштырып сату рөхсәт ителәме?

Мондый сәүдә килешүе арттырып алу юлы белән дә, арттырып алу нияте белән дә көтеп тору өчен дә рөхсәт ителми.

 

 

 

Әбү Хәнифә (Аллаһ аннан разый булсын) бер ук күләмдәге яңа өлгергән хөрмәләрне кипкән хөрмәләргә алмаштырып сатуга һәм шулай ук бер ук күләмдәге ботактагы йөземне кипкән йөземгә алмаштыру хакында нәрсә әйткән?

Әбү Хәнифә (Аллаһ аннан разый булсын) фикере буенча бу ике сәүдә килешүе рөхсәт ителгән, чөнки бу бер төр нәрсәләр, ә аның ике шәкерте әйткәннәр: «Бу рөхсәт ителми» дигәннәр.

 

 

 

Ике төрле итне артыгы булган бер генә төрле иткә алыштырырга ярыймы? Моңа мөнәсәбәтле шәригать хөкемнәре нинди?

Әйе, бу рөхсәт ителә.

 

 

 

Әбү Хәнифә (Аллаһ аннан разый булсын) фикере буенча итне хайванга алыштырып сатарга мөмкинме, шәригать моңа ничек карый?

Мондый сату рөхсәт ителгән.

 

 

 

Әбү Хәнифә (Аллаһ аннан разый булсын) фикере буенча итне хайванга алыштырып сатарга мөмкинме, шәригать моңа ничек карый?

Мондый сату рөхсәт ителгән.

 

 

 

Мөхәммәд Гашыйкның “Әл-Кудури мәсьәләләрен тиешлечә җиңеләйтү” китабыннан

2026-07-01 (Сәфәр ае 1448 ел.) №7.


Кыйбла кайсы тарафта?

Намазны кыйбла тарафына карап уку – фарыз. Кыйбланың кайсы якта икәнен белә торып, намазны башка тарафка таба карап уку дөрес булмый. Мөселманнарның кыйбласы – Гарәбстан ярымутравының Мәккәи Мөкәррәмә шәһәрендә Кәгъбә исемле мөбарәк бинаның урыны.   Кыйбланы ничек табарга Казан...


Йоклаганда төш күрү

Йокының кеше организмы өчен зарури икәнлеге мәгълүмдер. Ә нәрсә соң ул йокы? Кеше ни өчен йокыдан башка яши алмый? Башта шул турыда аңлашып китик әле.   Галимнәр фаразлаганча, адәм затының йокысы якынча 5 өлешкә (циклга) бүленә. Аларның һәркайсы сәгать ярымга сузыла. Һәр өлеш исә, үз...


Каср әл-Хукм: мәйданда намаз һәм җир астында бакча

2025 ел башында файдалануга тапшырылган Согуд Гарәбстаны башкаласы Эр-Рияд шәһәрендә метроның яңа системасында үзәк буыны булган Каср әл-Хукм тукталышы дөньяда иң матурлар исемлегенә керде.   Бу тукталыш шәһәрнең тарихи тукымасына бәйләнгән катлаулы архитектура шәкелен тәшкил итә һәм югары...


Татарстан хаҗилары туган илгә исән-имин кайтып җитте

Татарстан хаҗиларының барысы да Туган илгә исән-имин кайтып җитте. Барлык хаҗилар да хаҗ йолаларын уңышлы кылды һәм үзләрен яхшы хис итә. Алар хаҗны Татарстандагы «ДУМ РТ Хадж» рәсми хаҗ операторы аша кылды. 2026 елда хаҗга Татарстаннан барлыгы 1800 хаҗи китте. Шул исәптән, республика...


Сәфәр ае

Сәфәр – мөселман тәкъвиме буенча икенче яй. Пәйгамбәребез галәйһиссәләм заманында бу айда сугышлар тыелган.   Әмма бу айда аерым бер махсус гыйбадәтләр билгеләнмәгән. Кайберәүләр бу айны бәхетсез ай дип саныйлар, шул сәбәптән бу айда туйлар һәм башка шундый мәҗлесләр үткәрмиләр. Моңа...