СОРАУ-ҖАВАП

СОРАУ-ҖАВАП

Белгәнебезчә, Коръәннең 9 нчы “Тәүбә” сүрәсен укый башлаганда “бисмилләһ” әйтелми. Сүрәне укый башлагач, ниндидер сәбәпләр белән укуны туктатып, берникадәр вакыттан соң тукталган аятьтән укуны дәвам итә башлаганда, “бисмилләһ”не әйтергә кирәкме (ярыймы) икән?

Мөхтәрәм хәзрәт Габделхак Саматов үзенең III томлык “Шәригать: вәгазь, хөкем, фәтва, җавап-савап, киңәшләр” исемле хезмәтендә (II китап, 214 нче бит) хәзрәти Галинең (Аллаһ аңардан разый булсын) җавабын китерә. Ул, “бисмилләһ”тә, “әррахим” бар, ә кылычта рәхим юк, дип җавап бирде дигән.

Бу җавап “Тәүбә” сүрәсенә тулаем кагыламы икән?

Бу хакта галимнәрнең берничә җавабы бар. Әлеге җавапларның һәрберсе урынлы дип әйтергә кирәк. Кайбер галимнәр, «“Тәүбә” сүрәсе ни өчен “бисмилләһ”сез башлана?» дигән сорауга болайрак җавап бирә: «“Тәүбә” сүрәсе – ул “Әнфәл” сүрәсенең дәвамы булырга мөмкин. Шуңа күрә аның арасына “бисмилләһ” куелмаган». “Бисмилләһ” юк, димәк, ул “Әнфәл” сүрәсенең дәвамы булырга мөмкин, диләр. Икенче бер галимнәрнең әйтүенә караганда, “Тәүбә” сүрәсе “бисмилләһ”сез башлана, чөнки “Тәүбә”дә күбрәк сугыш турында сөйләнелә. Ә сугыш – ул кан түгелү дигән сүз. Шушы вакыйганы аңлаткан вакытта, Аллаһы Тәгаләнең “рәхимле”, “шәфкатьле” дигән мөбәрәк исеме зекер ителми, дип аңлатма бирәләр. Әлеге ике фикер дә урынлы дип әйтсәк, ялгыш булмас. Шунысын да искәртеп үтик: ниндидер сәбәпләр белән Коръән укудан туктап, калган җирдән укуны дәвам иттергәндә “Әгүзү билләһи минәш-шәйтанир-раҗим” дип башлап китү хәерлерәк.

“Мосафир” дигәнне ничек аңларга кирәк? Намаз укуда нинди җиңеллекләр бар?

Йөз чакрымга ниятләп, өеннән чыгып киткән кеше мосафир булып санала. Шулай ук берәр җиргә барып ирешкәннән соң, унбиш көннән артык яшәмәсә, ул шулай ук мосафир булып санала. Берәр барган шәһәрдә унбиш көннән артыграк яшәп калса, ул мосафирлыктан чыга. Мосафир кешенең дүрт рәкагатьле фарыз намазлары ике рәкагатькә кыскара. Шулай ук читек мәсьәләсендә дә бер уңайлык бар: мосафир кешенең өч тәүлеккә кадәр читек хөкеме саклана.

Җеназа намазы – фарыз кифая. Ник “Әлхәм” сүрәсе укылмый? Хәдисләрдә “Әлхәм” сүрәсе җеназа намазында укыла, дип әйтелгән.

Иң беренче чиратта, “намаз” дигән сүзгә тукталып үтәсе килә. Гарәп телендә намаз – “әссалә” дип әйтелә. Шушы сүзгә аңлатма биргән галимнәрнең әйтүенә караганда, “әс-салә” – ул дога, диләр. Мәсәлән, Коръәни-Кәримдә Аллаһы Тәгалә пәйгамбәребез Мөхәммәдкә (галәйһиссәләм) салават әйтү хакында болай ди: «Чынлыкта, Аллаһы Тәгалә һәм аның фәрештәләре “йүсаллүнә”», ягъни, биредә дә “салә” дигән сүз куллана, ягъни, Пәйгамбәребез галәйһиссәләмгә салават әйтәләр һәм дога кылалар, дип килә. Ягъни, пәйгамбәребезгә намаз укыйлар, дип тәрҗемә ителми, ә бәлки, рәсүлебезгә салават әйтәләр, дога кылалар, дип тәрҗемә итәлә. Әлеге аятькә нигезләнеп, шуны әйтергә мөмкин: җеназа намазы дигәндә, “дога” дип тәрҗемә ителә. Ә догага “Әлхәм” сүрәсен кертү хәнәфи мәзһәбе буенча шарт түгел. Димәк, җеназа намазы – ул дога мәгънәсендә килә. Ул хакыйкый намаз булмаганлыктан (җеназа намазында рокугъ-сәҗдә булмагач), “Әлхәм сүрәсен уку да шарт түгел.

Балага дини тәрбияне кайчан бирә башларга?

Кызганыч, күбебез балаларыбызга дин тәрбия бирергә ашыкмыйбыз, әле ул сабый гына, балигъ булганчы рәхәтләнеп калсын, үскәч, үзе аңлап динен дә тота башлар, дип, тәрбия эшен үзагымга калдырабыз. Бала ничек итеп әкренләп сүзләр өйрәнгән кебек, ничек итеп башта үрмәләп, аннан беренче адымнарын ясап, ава-түнә тәпи йөреп киткән кебек, дини тәрбияне дә бала туганнан башлап әкренләп өйрәтә башларга кирәк. Бала тәрбиясе хәтта бала ана карынында вакытта ук башланганын исебездән чыгармыйк. Булачак әнигә карата мөнәсәбәт карындагы балага да күчә. Шуның өчен әни кешенең ашаганэчкәне хәләл булырга тиеш, колагы яхшы сүзләр генә ишетергә тиеш. Карындагы бала әти-әнисенең ызгыш-талаш сүзләрен ишетсә, туганда ук начар холык белән туарга мөмкин.

Коръәнне хатын-кызлар да тутыра һәм багышлый аламы?

Әйе, хатын-кызлар Коръәнне тутыра да, багышлый да ала. Коръән тутыру – ул Коръәнне башыннан алып ахырына хәтле укып чыгу була. Әмма бу мәсьәләнең тагын бер ягы бар. Бездә табыннарда Коръән укыла һәм багышлана. Менә бу очракта, әгәр табында хатын-кызга мәхрәм булмаган чит ирләр утыра икән, ул чагында хатын-кызның кычкырып Коръән укуы да, багышлавы да ярамый, дөрес булмый.

Бер йоланы, мәсәлән, төрле җирдә берничә төрле аңлаталар. Нинди дини китапларда дөрес мәгълүмат бирелгән?

Кешенең дин белән аралашуына карап бит бу. Башлангыч белем алучыга чыганак: «Гыйбадәте Исламия» - үзеңә фарыз, вәҗиб, сөннәт гамәлләрне күрсәткән, хәрамне тыйган китап ул. Гыйлеме тирәнәйгән саен шәригать хөкемнәренә муафыйк китапларны өйрәнә - «Җәвамигуль-кәлим» китабын, Коръән тәфсирләрен һәм башкалар.

Коръән сүрәләренең һәм гарәп хәрефләренең кайберсенең мәгънәсенә төшенсәң, галәм серен ача алырсың, дип ишеткәнебез бар. Ул дөресме?

Коръәннең кайсы гына аятьләреннән дә, дөрес аңлап файдалана белсәң, галәм серләренә төшенергә була. Иң мөһиме - туры фикерле булу. Һәр аятьтә диярлек серләр тулып ята. «Дәверләр үткән саен әле Коръәннең тирән серләренә төшенерсез», - дигән аять тә бар.

2026-02-01 (Рамазан 1447 ел.) №2.


СОРАУ-ҖАВАП

Ислам динендә уразаның хөкеме нинди? Рамазан аенда ураза тоту балигълыкка ирешкән һәрбер мөселманга йөкләнгән фарыз гамәл. Аллаһ Тәгалә әйткән: «Ий, мөэминнәр! Сездән әүвәлгеләргә рузә тоту фарыз ителгәне кебек сезгә дә, һәр елны бер ай рузә тоту фарыз ителде, шаять, рузәне калдырудан яки...


Рамазан ае: балаларны ураза белән таныштырабыз

Мөселманнарның изге бәйрәме - Рамазан ае якынлаша. Ул бер ай дәвам итә. Ураза тоту – Аллаһ биргән тәмле, татлы ризыкларның, чиста суның кадерен искә төшерә.   5-6 яшьләремдә булганмындыр, әни белән дәү әнидән: “Бүген Ураза тотарга торасы була”, – дигән сүзләрен...


Рамазан ае фазыйләтләре

Бөтен җанлы һәм җансыз барлыкларны яраткан, безгә үзенең нигъмәтләрен һәрдаим биреп торган Аллаһы Тәбарәкә вә Тәгаләгә иксез-чиксез мактауларыбыз, шөкраналарыбыз, рәхмәтләребез булса иде. Безгә бу һәм киләсе дөньяда да бәхетле булырга, хакыйкатьне ялганнан аерырга өйрәткән, нурлы, сөекле...


Гасырлар аша күпер

Цахурдагы ән-Низамия мәдрәсәсенә 950 ел   Дагыстан Республикасы башкаласында Урта гасыр ислам дөньясында зур эз калдырган белем бирү үзәкләренең берсе булган ән-Низамия мәдрәсәсенә нигез салынуга 950 ел тулуга багышланган зур күләмле форум узды.   2025 елның декабрендә Махачкала...


«Мөхәммәдия» мәдрәсәсендә музей эшли башлады

Казандагы «Мөхәммәдия» мәдрәсәсендә күренекле татар мәгърифәтчесе, дин галиме Галимҗан Барудига багышланган халык музее ачылды. Әлеге музей – Баруди мирасына багышланган беренче даими музей экспозициясе. Мәдрәсә директор урынбасары Зөлфәт хәзрәт Габдуллин сүзләренчә, музей идеясе...