Сорау-җавап

Сорау-җавап

Намаз вакытында, онытылып китеп, тәшәххүд урынына “әл-Фатиха” сүрәсен укысаң, ни була?

Әгәр сез ялгышып тәшәххүд урынына “әл-Фатиха” сүрәсен укыгансыз икән, сезгә намаз ахырында сәҗдә сәхү кылырга кирәк. Чөнки сез хаталанып ваҗибны (“тәшәххүд” укуны) кичектергәнсез.

Сәүбән тапшырган хәдистә болай диелә: Пәйгамбәр ﷺ: “Һәр хата аркасында сәлам биргәннән соң ике тапкыр сәҗдә кылу тиеш”. Шуны да истә тотарга кирәк, ваҗибны калдыру яки кичектерү очрагында гына сәҗдә сәһү кылу мәҗбүри.

 

 

Күптән түгел су савытына тәһарәт алганда су чәчрәгәнен сиздем. Мондый су белән тәһарәт алырга ярыймы?

Башка су кушылган вакытта тәһарәт алынасы суның чисталыгын аның төсе, исе һәм тәме билгели. Имам Шурунбүләли “Нур әл-Идах” хезмәтендә болай яза: “Тәһарәт аласы суның башка сыеклык белән кушылуыннан соң, тәһарәткә яраклыгын билгеләү кагыйдәсе:

  1. Тәһарәт аласы суга ике сыйфаты булган сыеклык кушылу. Мисал өчен, сөт төсе һәм тәме белән судан аерыла. Әгәр сөтнең төсе һәм тәме, мәсәлән, суда күренә, сизелә икән, мондый су белән тәһарәт алырга ярамый.
  2. Тәһарәт аласы суга өч сыйфаты булган сыеклык кушылу. Мәсәлән, алмадан ясалган уксус, ул төсе, исе һәм тәме буенча да судан аерыла. Әгәр уксусның төсе, исе, тәме суда сизелә, күренә икән, мондый суны да куллану ярамый дигән сүз.
  3. Тәһарәт алырга дигән суга үзеннән төсе, исе, тәме белән аерылып тормаган сыеклык кушылса, аларның күләмнәрен чагыштырырга кирәк. Мисал: әгәр бер чиләк чиста су ике чиләк тәһарәткә ярамаган сыеклык белән кушыла икән, бу суны тәһарәт өчен кулланырга ярамый. Әгәр киресенчә булса, мондый су куллануга яраклы санала”.

Сезнең очракта су савытына берничә тамчы су чәчри, су үзенең чистарту сыйфатын югалтмый, димәк, мондый су белән тәһарәт алырга ярый дигән сүз.

 

 

Гомрәдә тәваф кылу вакытында күрем башланса нишләргә?

Тәваф кылганда, тәһарәтле һәм госелле булу фарыз. Әгәр тәваф вакытында хатын-кызның күреме башланса, тәваф кылуны туктатырга һәм мәчеттән чыгарга кирәк. Ә тәвафны күрем тәмамлангач кылып бетерү зарур.

«Күрем, җөнеб халәте буларак, тәваф кылуга комачаулык итә. Имам Бохари һәм Мөслимнең хәдис җыентыкларында тапшырылган хәдис буенча, Пәйгамбәр Мөхәммәд ﷺ Гайшәгә (Аллаһ аннан риза булсын) күреме вакытында Кәгъбә тирәли тәваф кылмаска кушкан. Тәвафны, күрем тәмамланып, госел коенгач кына кылырга мөмкин”.

 

 

Әгәр хаҗ вакытында саубуллашу тәвафы буласы көнне хатын-кызның күреме башланса, нишләргә? Саубуллашу тәвафын кылу мәҗбүри бит.

Хәнәфи мәзһәбе буенча, саубуллашу тәвафын кылу мәҗбүри. Әгәр хатын-кызның күреме башланган икән, һәм ул Мәккәдән киткәнче бу тәвафны кылып өлгерә алмый икән, аның өстеннән саубуллашу тәвафын кылу бурычы төшә. Ибн ‘Аббас (Аллаһ аннан һәм аның әтисеннән риза булсын!) тапшырган хәдистә Пәйгамбәр Мөхәммәд ﷺ: “Кешеләргә Мәккәдән киткәнче соңгы үтәгән йола итеп Аллаһ Йорты тирәли әйләнеп чыгарга боерылды, һәм бу мәсьәлә күрем күргән хатын-кызларга гына җиңеләйтелә”, - дигән.

«Һәм бездә бу мәсьәләдә [саубуллашу тәвафын кылу мәҗбүрилегенә дәлил булып] Аллаһ Илчесенең ﷺ “Хаҗ кылган кешенең соңгы йоласы Аллаһ Йорты тирәли әйләнеп чыгу булсын, һәм хатын-кызларга гына күремнәре вакытында җиңеллек бирелә” дигән сүзләре тора. «Аның үтәгән соңгы йоласы булсын» – дигән боеру бу гамәлнең мәҗбүрилеген күрсәтә, һәм хатын-кызларга күрем вакытында саубуллашу тәвафын кылмаска рөхсәт бирелү шулай ук аларга тәвафны үтәмичә калдыруның мәҗбүрилеген күрсәтә”.

 

 

Тәсбих намазы буенча нинди хокукый карар бар? Бу намаз турындагы хәдисләрнең зәгыйфь булуы турында ишеткәнем бар.

Хәнәфи мәзһәбе буенча тәсбих намазы өстәмә (нәфел) намазларының берсе булып тора. Аны намаз уку рөхсәт ителә торган теләсә кайсы вакытта кылырга була. Имам Мөхәммәд Әмин ибн ‘Абидин болай дип яза: «Тәсбих намазы теләсә кайсы вакытта [намаз уку хупланмый торган вакытлардан тыш], яки һәр көнне яки төнне, һәр атнаны яки җомга көнне, айга бер бер тапкыр яки гомердә бер тапкыр булса да укыла. Бу намаз турындагы хәдисләр төрле юллар белән тапшырылу сәбәпле, алар хәсән хәдисләр булып санала. Аларны зәгыйфь дип әйткән кеше хаталанадыр» («Радд әл-мухтар»«, Ибн ‘Абидин. 2/27). Чыннан да, бу хәдисне үз җыентыкларында берничә танылган хәдис белгече китерә. Мәсәлән, имам әт-Тирмизи в «Җами‘ әл-кәбир», “Сунан”да Әбу Дауд, “Сунан”да ибн Мәҗә һ.б.

2026-06-01 (Мөхәррәм 1448 ел.) №6.


Кечкенә изге эшләр

“Әй юк! Нигә син велосипедны туктатасың?» — дип кычкырып җибәрде Фарук.   «Бер генә минутка сабыр ит», — диде Гали йомшак кына итеп.  «Нигә? Без әле генә чыгарылыш контроль эшен язып бетердек һәм хәзер мин ял итәр өчен өйгә кайтып китәргә...


Гыйлм әл-Хыйәл: Ислам әхлагы заманча инженерияне ничек барлыкка китергән

Хәзерге роботлар уйлап табылганчы, элек тә мөселман инженерлары кешеләрнең һәм хайваннарның хезмәтен җиңеләйтү өчен төрле механизмнар һәм җайланмалар булдырганнар. Ислам цивилизациясенең алтын гасырында бу гамәли тәрбия «хәйләләр турындагы фән» яки «хәйләләр»дип тәрҗемә...


Хата кылган кешенең иң хәерлесе – тәүбә иткәне

Кайвакытта иманлы бәндә дә үзенең битарафлыгы аркасында бер гөнаһ эш эшләп ташлый, яки тиешле гамәлләрен үтәмичә калдыра. Ләкин ул тиз арада үзенең ялгышларын танып, үзен гафу итүен сорап, Аллаһка ялвара.   «Хакыйкатьтә, әгәр тәкъва кешеләргә шайтан вәсвәсәсе тисә, алар Аллаһны зикер...


СОРАУ-ҖАВАП

Хәзрәткә гүр сәдакасын акча белән генә бирергәме? Әллә он, яки тавык бирелергә тиешме? Элек мәетне җирләү эшен үз өстенә алган, аны озатканда булышкан өчен, хәзрәткә гүр сәдакасын тере сарык белән биргәннәр. Аннары сарыкны тавык алыштырган. Кечкенә чагымда үзем дә хәтерлим: әбине җирләгәч, имамга...


Мөселман галимнәренең уйлап табулары

Мөселман дөньясында, аеруча Исламның Алтын дәверендә һәм шулай ук Госманлы империясе һәм Бөек Могол империясе кебек дәүләтләрдә ясалган фәнни уйлап табулар, ачышлар һәм фәнни казанышлар күп булган.   Исламның Алтын дәвере мәдәни, икътисади һәм фәнни чәчәк ату чоры булган, аны гадәттә 780...