Сорау-җавап
Бервакыт танышымның ураза вакытында ашап утырганын күрдем һәм аңа бу турыда шундук кисәтү ясадым. Ул ураза икәнен оныткан булып чыкты. Әмма уразам бозылды инде дип, ашавын дәвам итте. Аның уразасы бозылдымы?
“Нур әл-Идах” китабына мөрәҗәгать итик. Ураза бозылып, аны бер көн каза кылу тиешле булган очраклар турында автор болай ди: «Әгәр кеше онытылып ашаса һәм ашавын аннары аңлы рәвештә дәвам итсә, хәдис (“Кемдер ураза булуын онытып, ашаса яисә эчсә, уразасын тотып бетерсен, аны Аллаһ ашатты яисә эчерде” (Бохари, Мөслим)) турында белгән очракта да, ураза бозыла, әмма кәффарәт тиешле булмый”. Димәк, сезнең танышыгыз бер көн уразасын каза кылырга тиеш була.
Тәһарәт алганда тамакка бер тамчы су китте. Уразам бозылганмы икән инде? Ялгышып йотылган су уразаны бозмый дип ишеткәнем бар.
Уразаны боза торган гамәлләрне, ниятенә һәм нәтиҗәләренә карап, өч категориягә бүленәләр:
- Уразаны белә торып бозу. Ураза кергәч, аны белә торып бозган кеше 2 ай тоташтан ураза тотып, кәффарәт түләргә тиеш.
- Уразаны ялгышып бозу. Уразалы икәнен белә торып, ялгыш уразаны боза торган гамәл кылу, мәсәлән, тәһарәт алганда бер тамчы су йоту. Кешенең ураза бозу нияте булмаса да, мондый очракларда бозылган уразаны бер көн ураза тотып каза кылу тиешле була, кәффарәт кылу кирәкми.
- Онытып уразаны бозу. Ураза икәнен онытып, кеше уразаны боза торган гамәл кылса (ашаса, эчсә, җенси мөнәсәбәткә керсә), ураза бозылмый, әмма ураза икәне исенә төшүгә үк кеше гамәлен туктатырга тиеш.
Бер карашка, “ялгышып” һәм “онытып” дигән гыйбарәләр мәгънәдәш булсалар да, шәригать аларны аера. Шунлыктан, мөселман кешесе уразасына, гамәлләренә бик игътибарлы булырга тиеш.
Сезнең очракта уразагыз бозылган, аны бер көн ураза белән каза кылу тиешле булыр.
Нәрсә ул фитр сәдәкасы?
Әбу Дауд китергән бер хәдистә болай диелә: «Пәйгамбәребез (сгв) ураза вакытында буш сүз сөйләп, бушка уздырган вакыт өчен чистарыну буларак һәм мохтаҗларны ашату нияте белән фитр сәдәкасын тиешле кылган. Фитр сәдәкасы бәйрәм намазына кадәр бирелсә, (тулысынча) кабул булыр, ә бәйрәм намазыннан соң бирелсә, гадәти сәдәкадан китәр».
Хәнәфи галимнәре фитр сәдәкасының түбәндәге үзенчәлекләрен билгеләгәннәр:
- Исламда фитр сәдәкасы, зәкәт кебек, матди чыгымнар сораучы гыйбадәт санала.
- Фитр сәдәкасы (авыз ачу сәдәкасы) ураза бәйрәме мөнәсәбәте белән бирелгәнгә күрә шулай атала.
- Бу сәдәка изге Рамазан аенда ураза тоту мөмкинлеге биргән Аллаһы Тәгаләгә рәхмәт йөзеннән бирелә.
- Бу сәдәка Рамазан аенда булган булган гөнаһ, кимчелекләрне каплау нияте белән бирелә.
- Фитр шулай ук аз керемле, мохтаҗ кешеләрне бәйрәм уңаеннан шатландыру максатыннан да бирелә.
- Фитр сәдәкасы вәҗиб хөкемендә.
Пәйгамбәребез Мөхәммәд, саллаллаһу галәйһи вә сәлләм, исеменнән соң кулланыла торган салават турында төгәл генә мәгълүмат таба алмыйм. “Саллаллаһу галәйһи вә сәлләм” һәм “галәйһи әс-сәлату вә әс-сәлләм” гыйбарәләре арасында аерма бармы?
Беренчедән, Пәйгамбәребезгә, саллаллаһу галәйһи вә сәлләм, салават әйтү – иң мөһим сөннәт һәм зур әҗерләр вәгъдә ителгән изге эшләрнең берсе.
Габдулла ибн Мәсгудтан тапшырыла, Пәйгамбәребез, саллаллаһу галәйһи вә сәлләм, әйткән: “Кыямәт көнендә миңа иң якын кеше миңа күпләп салават әйткән кеше булыр”.
Икенчедән, салаватның мәгънәсенә килгәндә, имам әс-Сануси, аңа Аллаһның рәхмәте булсын, аны болай аңлата: “Аллаһка карата “әс-сәлат” сүзе өстәмә хөрмәт һәм изгелекләр белән бүләклүне аңлата. Ә “әс-сәләм” сүзе Аллаһтан аңа (Пәйгамбәребезгә) өстәмә иминлек, изге сәламләү һәм олуглау дигәнне аңлата”.
Бу фикерне ачыклап, шейх Ибраһим әд-Дусуки, аңа Аллаһның рәхмәте булсын, болай ди: “әс-сәлат” сүзе мәхлуклар өчен (мәсәлән, кешеләр, фәрештәләр) дога ролен үти, ягъни Аллаһка дога белән мөрәҗәгать итеп, кеше Пәйгамбәребезгә, саллаллаһу галәйһи вә сәлләм, хөрмәт, мәрхәмәт һәм аның дәрәҗәсен күтәрүне сорый.
Аллаһка карата “әс-сәлат” сүзе Пәйгамбәребезне өстәмә олылау һәм аңа өстәмә мәрхәмәт күрсәтү дигәнне аңлата. Ни өчен өстәмә? Чөнки Аллаһ Пәйгамбәребезне, саллаллаһу галәйһи вә сәлләм, болай да олуглаган: ул аны кешеләр арасында иң күркәме итеп сайлаган һәм башка пәйгамбәрләрнең юлбашчысы итеп билгеләгән. Шуңа күрә Аллаһтан салават – Пәйгамбәребезнең болай да югары булган дәрәҗәсен тагын арттыру һәм аның тагын да зуррак изгелекләр белән бүләкләү дигәнне аңлата.
Ә без салаватны әйткәндә, бу изгелекләрне Пәйгамбәребез, саллаллаһу галәйһи вә сәлләм, өчен Аллаһтан сорыйбыз булып чыга.
“Әс-сәләм” сүзе, югарыда әйтелгәнчә, өстәмә иминлек, изге сәламләү һәм олуглау дигәнне аңлата. “Өстәмә иминлек” дигәндә Аллаһның Пәйгамбәребезне, саллаллаһу галәйһи вә сәлләм, үзе өчен, өммәте өчен куркулардан азат итүен аңларга кирәк. Бу урында Пәйгамбәребезгә, саллаллаһу галәйһи вә сәлләм, үзе өчен куркырга ниндидер нигез булган дип уйлау дөрес булмас, кеше Аллаһка никадәр якын, ул шулкадәр Аллаһтан курка.
Димәк, “саллаллаһу галәйһи вә сәлләм” гыйбарәсенең мәгънәсен түбәндәгечә аңлау тиешле: “Йә Раббыбыз, без Синнән Пәйгамбәребезгә, саллаллаһу галәйһи вә сәлләм, тагын да күбрәк хөрмәт, изгелек бирүеңне, аны борчылырга мәҗбүр итүче бар нәрсәдән саклавыңны; аның дәрәҗәсен күтәрүеңне һәм аны Җәннәт әһелләренең иң күркәм сәламе белән сәламләвеңне телибез”.
“Саллаллаһу галәйһи вә сәлләм” гыйбарәсен “аңа Аллаһның рәхмәте һәм сәламе булсын” дип аңлау дөрес, ул бары гыйбарәгә салынган барлык мәгънәләрне генә биреп бетерми.
Өченчедән, сез “саллаллаһу галәйһи вә сәлләм” һәм “галәйһи әс-сәлату вә әс-сәлләм” гыйбарәләре арасында аерма бармы, дип сорадыгыз. Алар арасында аерма юк дияргә була. Беренче гыйбарәдә без Аллаһның исемен әйтәбез, ә икенчесендә исемен әйтмичә, Аны күз алдында тотабыз.
Татарстан Диния Нәзарәте фәтвалары