Сорау-җавап

Сорау-җавап

 

Мәчеттә намаз вакыты кергәнне көтеп Коръән укып утырганда мөәззин азан әйтә башласа нишләргә? Коръән укуны дәвам итәргәме, әллә азанга җавап бирергәме?

Мәчеттә вакытта азан тавышын ишеткәч, Коръән укуны туктатып тору хәерлерәк. Бу хакта «Әс-сиәя» китабының 2 томында, 52 битендә һәм «Рәддел мохтар» китабының 1 томы, 294 битендә әйтелә: «Әл-Үюн» китабыннан күренгәнчә, Коръән укуны туктатып тору ваҗиб түгел, әмма мөстәхәб хупланыла торган) гамәл санала (комачаулык итмәү ягыннан караганда). Тел белән азанга җавап бирү һәм мәэзин тукталыш ясаганда Коръән уку рөхсәт ителә. Коръән укучыга туктап азанга җавап кайтару яхшырак дип «Ән-Нихәя» китабында «Әл-Үюн» китабыннан риваять кылына, чөнки бу хакта хәдистә әйтелә: «Азан әйтүен ишетсәгез мәэзин артыннан кабатлагыз».

 

Үләксәнең хәрам булуының асылы нидә?

Берәр төрле авырудан үлгән, буып, башына сугып үтерелгән, ниндидер биек җирдән егылып төшеп, җәрәхәттән үлгән яки башка берәр төрле ысул белән үтерелгән хайваннарның ите үләксә санала. Шулай ук кыргый җанварлар тырнагыннан үлгән хайваннарның ите дә хәрам. Ә биеклектән егылып төшкән яки кыргый җәнлекләр тарафыннан яраланган, яки сугу нәтиҗәсендә саңгырауланган хайваннар үлгәнче Аллаһының исеме белән чалынса, аларның ите хәләл була. Алар үләксә булып саналмый.

Беренчедән, хайваннарның үләксәләре беренче карашка ук күңелне кайтара һәм кешедә җирәнү хисе уята. Икенчедән, ул сәламәтлек өчен зыянлы. Шәригать кануннары буенча бугазланманган хайванның итендә кеше организмы өчен зарарлы матдәләр бар. Үз үлемнәре белән үлүче хайваннарның итенә килгәндә исә, күпчелек очракта, аларның үлеме берәр авыртудан яки агуланудан булырга мөмкин һәм мондый итне ашарга ярамаганлык болай да көн кебек ачык.

 

Мәчеткә тәһарәтсез килеш керергә, мәчеттә ашарга һәм йокларга ярыймы?

Мәчеткә тәһарәтсез килеш керүдә зыян юк. Ләкин мәчеттә йоклау һәм ашау мәкруһ санала. Игътикяфка кергән кешегә исә мәчеттә ашау һәм йоклау мәкруһ булмый. Мәчеттә ашарга һәм йокларга мохтаҗ булган кешегә мәчеттә игътикяф кылырга ният итәргә, зикерләр кылырга һәм намазлар укырга кирәк. Бу хакта «Әс-Сираҗия» китабында әйтелә.

 

Бу җавап “Тәүбә” сүрәсенә тулаем кагыламы икән?

Бу хакта галимнәрнең берничә җавабы бар. Әлеге җавапларның һәрберсе урынлы дип әйтергә кирәк. Кайбер галимнәр, «“Тәүбә” сүрәсе ни өчен “бисмилләһ”сез башлана?» дигән сорауга болайрак җавап бирә: «“Тәүбә” сүрәсе – ул “Әнфәл” сүрәсенең дәвамы булырга мөмкин. Шуңа күрә аның арасына “бисмилләһ” куелмаган». “Бисмилләһ” юк, димәк, ул “Әнфәл” сүрәсенең дәвамы булырга мөмкин, диләр. Икенче бер галимнәрнең әйтүенә караганда, “Тәүбә” сүрәсе “бисмилләһ”сез башлана, чөнки “Тәүбә”дә күбрәк сугыш турында сөйләнелә. Ә сугыш – ул кан түгелү дигән сүз. Шушы вакыйганы аңлаткан вакытта, Аллаһы Тәгаләнең “рәхимле”, “шәфкатьле” дигән мөбәрәк исеме зекер ителми, дип аңлатма бирәләр. Әлеге ике фикер дә урынлы дип әйтсәк, ялгыш булмас. Шунысын да искәртеп үтик: ниндидер сәбәпләр белән Коръән укудан туктап, калган җирдән укуны дәвам иттергәндә “Әгүзү билләһи минәш-шәйтанир-раҗим” дип башлап китү хәерлерәк.

 

 

Берничә ел элек инвестиция максаты белән йорт сатып алган идем. Соңрак бу йортка туганнан туган энемне керттем, ул анда гаиләсе белән яши. Алар миңа берни түләми, бары коммуналь чыгымнарны гына үзләре күтәрәләр. Мин бу йорттан зәкәт түләргә тиешме?

Сорауда “инвестиция максатыннан” диюегез аңлашылып бетми, нәрсә әйтергә теләдегез икән? Әгәр йортны сатып алганда, алга таба сату нияте белән алган булгансыз икән, бу йорт товар булып санала, һәм аның базар бәясе нисаб күләменнән артып китә икән, бу йорттан зәкәт түләргә кирәк. Әгәр сату ниятегез булмаса (мәсәлән, туганнарыгызны кертеп тору, балаларыгызга калдыру нияте белән алынган булса), билгесез киләчәктә аны сату ихтималы булса да, бу йорттан зәкәт түләнми. Имам әл-Хаскафи “Дәрр әл-мохтар” хезмәтендә болай яза:“Әгәр кеше малын сатып алганда, берәр файдалырак очрак килеп чыкса, сатармын, дип ала икән, бу йорттан зәкәт түләнми”. Әгәр киләчәктә сез бу йортыгызны сатарга ниятләп.

 

 

Тәһарәт алганда аерым догалар укырга кирәк икән, ә мин белми идем. Минем тәһарәтем һәм намазым дөрес булганмы, кабул ителгәнме икән? Мине тәһарәт алырга өйрәткәндә бу турыда әйтүче булмады.

Чыннан да, кайбер чыганакларда тәһарәт алганда һәр әгъзаны юганда аерым дога, зикерләр әйтү турында хәбәр ителә. Мәсәлән, имам Ән-Нәвавинең “Әл-Әскар” китабы – шундый чыганакларның берсе. Әмма Пәйгамбәребез галәйһиссәләмнең тәһарәт алганда укылган догалары хакында төгәл мәгълүматлар юк, шунлыктан, тәһарәт алганда дога яисә зикер әйтү шарт булып тормый.

Безгә бары бер генә мәгълүмат билгеле, ул да булса Пәйгамбәребез галәйһиссәләмнең тәһарәт алып бетергәч әйтелгән догасы: “Шәһадәт бирәм: Аллаһы Тәгаләдән башка гыйбадәт кылырга яраклы зат (иләһ) юк. Янә шәһадәт бирәм: Тәхкыйк, Мөхәммәд саллә-Ллаһү гәләйһи вә сәлләм – Аллаһы Тәгаләнең колы һәм бәндәләргә шәригать хөкемнәрен ирештерер өчен җибәрелгән илчесе. Мине чистарынучылардан һәм тәүбә итүчеләрдән кыл”

Сезнең очракта, башка шартларын дөрес үтәгән булсагыз, тәһарәтегез һәм намазларыгыз дөрес санала.

 

 

Аллаһы Тәгаләнең исеме язылган йөзекне киеп, бәдрәфкә керергә рөхсәт ителәме?

«Әл-Фәтәва Әл-Һиндия» китабында әйтелә: «Әбү Җәфәрдән (Аллаһ аннан разый булсын) кесәсендә яки букчасында Коръән булган кешегә бәдрәфкә керергә ярыймы, юкмы, дип сораганнар. Ул моңа каршы түбәндәгечә җавап биргән: «Әгәр ул Коръәнне бәдрәфкә алып керсә, бу – мәкруһ. Әгәр ул кесәсендә Коръән булган килеш йомышын чиста җирдә (мәсәлән, кырда, басуда) йомышласа, бу – мәкруһ саналмый».

Моңа нигезләнеп шуны әйтеп була: әгәр кешенең кесәсендә Аллаһның исеме язылган акча яки Коръәннән берәр нәрсә булса һәм ул аны бәдрәфкә алып керсә, бу – мәкруһ санала. Әгәр ул йомышын йомышларга чиста җир тапса (алда әйтелгәнчә), мәкруһ булмый. Аллаһның исеме яки Коръәннән берәр аять язылган балдак белән дә шулай ук. Бу турыда «Әл-Мохит» китабында әйтелә.

 

2026-06-01 (Мөхәррәм 1448 ел.) №6.


Кечкенә изге эшләр

“Әй юк! Нигә син велосипедны туктатасың?» — дип кычкырып җибәрде Фарук.   «Бер генә минутка сабыр ит», — диде Гали йомшак кына итеп.  «Нигә? Без әле генә чыгарылыш контроль эшен язып бетердек һәм хәзер мин ял итәр өчен өйгә кайтып китәргә...


“Россия – Ислам дөньясы” стратегик караш төркеме утырышы узды

Казанда “Россия – Ислам дөньясы” стратегик караш төркеменең утырышы узды. Чара “Россия – Ислам дөньясы: КазанФорум 2026” Халыкара икътисади форумын үткәрүгә багышланды һәм “Россия һәм Ислам дөньясы арасында хезмәттәшлек һәм үзара аңлашу нигезе буларак уртак...


Мөселман галимнәренең уйлап табулары

Мөселман дөньясында, аеруча Исламның Алтын дәверендә һәм шулай ук Госманлы империясе һәм Бөек Могол империясе кебек дәүләтләрдә ясалган фәнни уйлап табулар, ачышлар һәм фәнни казанышлар күп булган.   Исламның Алтын дәвере мәдәни, икътисади һәм фәнни чәчәк ату чоры булган, аны гадәттә 780...


БисмиЛләһ

БисмилЛәһир-Рахмәнир-Рахим дип, бөтен гамәл башлана. Таш атып куылган шайтаннан сыенам мин Аллаһка.   БисмиЛләһ ул – бар эшне дә башлаучы дога була. БисмиЛләһ әйтеп башлаган эш, һәрчак уңышлы була.   БисмиЛләһ әйтеп иртә торсаң, уңар бөтен эшләрең. БисмиЛләһ әйтеп ятар...


СОРАУ-ҖАВАП

Хәзрәткә гүр сәдакасын акча белән генә бирергәме? Әллә он, яки тавык бирелергә тиешме? Элек мәетне җирләү эшен үз өстенә алган, аны озатканда булышкан өчен, хәзрәткә гүр сәдакасын тере сарык белән биргәннәр. Аннары сарыкны тавык алыштырган. Кечкенә чагымда үзем дә хәтерлим: әбине җирләгәч, имамга...