Сорау-җавап

Сорау-җавап

Ахшам намазының ике рәкәгать сөннәте әвәбин намазының бер өлеше саналамы?

Пәйгамбәребез (сгв) хәдисләрендә ахшам намазыннан соң укыла торган алты рәкәгать намаз искә алына. Бу намазның саваплары турында төрле чыганакларда төрле фикерләр бар: намазның савабы 20 ел намаз уку савабына тиң, гөнаһлар кичерелә, бу намазны укучы гөнаһларыннан тәүбә итүчеләр рәтендә булыр һ.б.

“Әвәбин” сүзе Аллаһка “еш һәм күп тапкырлар кайту” мәгънәсендәге фигыльдән ясалган, ягъни Аллаһка тәвәккәл кылып, Аннан гафу сорау мәгънәсендә.

Ахшам намазының ике рәкәгать сөннәте әвәбин намазының алты рәкәгатенә керүе хакында хәнәфи мәзһәбе галимнәре арасында төрле фикерләр бар. Имам Шурунбуләли “Мараки әл-Фәлак” хезмәтендә болай яза: “Ахшамнан соңгы алты рәкәгатькә ахшамның ике рәкәгате керми”.

Бу фикер буенча, башта ахшамның ике рәкәгать сөннәте, аннары алты рәкәгать әвәбин намазы укылырга тиеш.

Башка фикер дә бар дидек. “Әд-Дурр әл-Мохтар” хезмәте авторы болай ди:

“Ике рәкәгать сөннәт муәккадә алты рәкәгать мөстәхәб өлеше саналамы? Аларны бер сәлам белән укырга ярыймы? Әл-Камәл (Ибн Хумам) “Әйе” дигән фикердә”.

Димәк, әгәр иң элек ахшам намазының ике рәкәгать муәккадә сөннәтен, аннары алты рәкәгать әвәбин намазын уку хәерлерәк. Башка фикерләр дә барын исәпкә алып, дүрт рәкәгать әвәбин намазын уку да ярый.

Белүемчә, ерткыч хайваннарның селәгәе, нәҗесе – авыр нәҗесләрдән. Мәче дә ерткыч хайваннар төренә карый бит, димәк, аның дә селәгәе нәҗес була? Ә өйдә мәче тоту ярый диләр. Аңлатыгыз әле.

Мәче – ерткыч хайван, димәк, аның селәгәе нәҗес санала, әмма хәнәфи мәзһәбендә шундый кагыйдә бар: теге яки бу мәсьәлә буенча карар чыгарганда, ачык дәлил – аять, хәдис яисә сәхабәләрнең фәтвәсе – булганда, мантыйк (логика) һәм кыяс (аналогия) исәпкә алынмый.

Бу очракта галимнәребез Пәйгамбәребезнең (сгв) түбәндәге хәдисенә таяналар: “Ул (мәче) – нәҗес түгел, ул бит сезнең белән бергә яши” (Тирмизи, Әхмәд һ.б.). Шулай итеп, мәче, аның селәгәе, йоны чиста санала. Бары тик мәче эчкән суны гына тәһарәт өчен куллану ярамый, чөнки мәче чиста булмаган ризык ашаган булырга мөмкин.

Кибетләрдә еш кына ташламалар ясыйлар һәм купоннар бирәләр. Миңа купон кирәкми, мә син ал, дип купонны сатарга тәкъдим итү һәм аны сатуп алу ярыймы? Мәсәлән, берәүнең 500 сумлык ташламасы бар, ул аны миңа 100 сумга сата аламы?

Хәнәфи мәзһәбендә ташлама сатыла алмый, чөнки ул товар түгел. Димәк, ташламаны сату да, сатып алу да ярамый дигән сүз. Бу мәсьәлә күп кенә фикһ китапларында искә алына.

Кайвакыт, игътибарсызлык аркасында, намаз укыр алдыннан телефонны сүндерергә онытабыз. Намаз укый башлагач, телефон шалтыраса, аны сүндерергә ярыймы?

Намаз укыган вакытта телефонны сүндерергә бүленү намазны бозарга мөмкин. Шәригать бу гамәлне гамәл кәсир рәтенә кертеп карый. Гамәл кәсир – ул намаз эчендә намазны бозу ихтималы булган хәрәкәтләр саны. Гамәл кәсир, димәк, намазны боза.

Гамәл кәсирне нинди критерийлардан чыгып билгеләргә?

Хәнәфи мәзһәбенең билгеле “Фәтава Кадыхан” хезмәтендә автор болай ди:

Кайбер имамнар болай дигән: “Әгәр намазын артык хәрәкәтләр ясап укыган кеше янында басып торучы берәүнең, бу кешенең намаз укымавына һич шиге булмаса (ягъни аның ясаган хәрәкәтләре намаз укыган кешенекенә бөтенләй охшамаган), бу хәрәкәт гамәл кәсир санала. Әгәр күзәтүче намазда артык хәрәкәтләр ясаган кеше турында намаздамы соң бу, юкмы дип, шиге туса, бу хәрәкәт гамәл кәсиргә керми. Имам Әл-Хәлвани (аңа Аллаһның рәхмәте булсын) болай дигән: “Бу бәя Әбү Хәнифә мәзһәбенә бик якын, чөнки ул моның кебек сораулар туган вакытта күләмне билгеләмәгән (бу очракта хәрәкәт санын), ә хөкемне бу ситуациядә калган кешенең үзенә калдырган”. (Шушы ук фикерләр “Әл-Мухит әл-Борхани” һәм “Радд әл-Мохтар” хезмәтләрендә дә искә алына)”.

“Хашия Тахтави” әсәрендә гамәл кәсир төшенчәсенә тагын да ачыграк билгеләмә бирелә: “(Бу) намазның бер рөкенендә (рөкуг, кыям һ.б.) бер-бер артлы башкарылган артык өч хәрәкәт”.

Моннан чыгып, без түбәндәге нәтиҗәне ясый алабыз:

1. Телефонны сүндерү намазны боза, әгәр ул гамәл кәсир категориясенә караса;

2. Гамәл кәсирнең иң дөрес критерие – бер рөкендә башкарылган өч артык хәрәкәт.

3. Намаз укучы кеше бер кулы белән генә телефонын сүндерсә, ягъни телефонны сүндергәндә өч хәрәкәт ясамаса, бу хәрәкәт гамәл кәсиргә керми, һәм намаз бозылмый.

2026-08-01 (Рабигыль-әүвәл 1448 ел.) №8.


Балтачта XIX Россиякүләм мөселман балалар Сабан туе узды

Балтач районы Бөрбаш авылында традицион XIX Россиякүләм мөселман балалар Сабан туе узды. Бәйрәмдә 3 меңнән артык кеше катнашты: Балтач, Арча, Әтнә һәм Кукмара районнарыннан, Ульян, Киров өлкәләреннән, Башкортстан һәм Марий Эл республикаларыннан һәм башка төбәкләрдән шәрәфле кунаклар, балалар һәм...


Әниләргә бала тәрбияләүдә берничә гамәли киңәш

Мөселман балаларына шәхси гигиенадан башлап финанс мәсьәләләрендә, шулай ук куркынычсызлык буенча киңәшләргә кадәр өйрәтергә кирәк булган зур булмаган, ләкин гаять мөһим әйберләр исемлеген тәкъдим итәбез.   Коръәндә һәм сөннәттә безгә, мөселманнарга, тормышны, аның төрле сикәлтәле урыннарын...


Гамәл һәм ният

Бер тәкъва иясе сөйләгәннәрдән: «Бервакыт таң алдыннан мин үз өемдә «Та һә» сүрәсен укыдым, минем йортым юл кырыенда урнашкан. Сүрәне укып бетергәч мине йокы басты һәм йоклап киттем. Төшемдә мин күктән кулына бер кәгазь тотып төшүче кешене күрдем. Ул кәгазен ачып миңа сузды....


СОРАУ-ҖАВАП

Кече хаҗ яки олы хаҗны кылып кайткан кешене зиярат итү сөннәт гамәл булып саналамы? Хаҗдан кайткан кешегә хөрмәт йөзеннән аны зиярат итү һәм дога кылуын сорау саваплы гамәл. Хәдистә әйтелгән: «Әгәр сез хаҗины очратсагыз, аны сәламләгез, кул биреп күрешегез ул өенә кергәнчегә кадәр сезнең...


Кайбыч мөхтәсибәтендә «Кошман укулары» фәнни конференциясе узды

Кайбыч районы Кошман авылында «Кошман укулары» фәнни конференциясе узды, ул сөннәтче бабайларның роле һәм әһәмиятенә багышланды – алар ир балаларны сөннәткә утырту белән шөгыльләнгән.   Әлеге чараны Кайбыч мөхтәсибәтенең Кошман авылы мәчете һәм Казанның Ислам динен кабул...