Килен ашы (Езо гелин)

Килен ашы (Езо гелин)

Килен ашы (Езо гелин)

Төрек халык ашы

 

2 литрлы кәстрүлгә кирәк:

2 данә уртача зурлыктагы суган;

2 аш кашыгы томат пастасы;

2 аш кашыгы сыер мае;

1әр стакан ясмык һәм булгур;

тәменчә тоз.

1,5 литр су яисә шулпа;

Әзерләү ысулы:

Суганны ваклап турарга. Аерым бер касәдә томат пастасын су белән бутарга. Кәстрүлдә сыер маен эретеп, шул майда суганны алтынсу төскә кергәнче кыздырырга. Аннан соң су белән болгатылган томат пастасын салып кайнатып чыгарырга.

Юылган һәм чистартылган ясмыкны һәм булгурны кәстрүлгә салырга. Тоз салып, ярмалар йомшарганчыга кадәр пешерергә. Аш әзер. Өстәлгә чыгарганда бөтнек, тимьян һәм үткен борыч сибеп чыгарырга.

Ашыгыз тәмле булсын!

 

Ләйсән ханым

2026-07-01 (Сәфәр ае 1448 ел.) №7.


СОРАУ-ҖАВАП

Коръәнне хатын-кызлар да тутыра һәм багышлый аламы? Әйе, хатын-кызлар Коръәнне тутыра да, багышлый да ала. Коръән тутыру – ул Коръәнне башыннан алып ахырына хәтле укып чыгу була. Әмма бу мәсьәләнең тагын бер ягы бар. Бездә табыннарда Коръән укыла һәм багышлана. Менә бу очракта, әгәр табында...


Хәлифнең хезмәт хакы

Билгеле булганча, Әбү Бәкер (Аллаһ аңардан разый булсын) мөселманнар сайлап куйган беренче хәлиф.   Хәлиф булган көннең беренче иртәсендә үк Әбү Бәкер базарга килә. Ул гомер буе сәүдә иткән, тукымалар сату белән шөгыльләнгән. Шуңа күрә хәлиф булу вазифасына ия булган көннең иртәсендә дә аны...


Социаль гаделлек – милли идеябез

Без катлаулы заманда яшибез. Мөгаен, ике мәртәбә дөнья сугышын кичергән ил тарихында иң авыр чор башланадыр. Бөек Ватан сугышы безнең илебез өчен бик зур сынау, кайгы, һәлакәт булды, ләкин без сугышта җиңеп чыктык.   Бик зур югалтулар кичерүгә карамастан, халкыбызны берләштереп торган идея...


Рухи авыру төрләре

Авырулар ике төрле була: калеб (күңел, йөрәк) авырулары һәм физик авырулар.   Калебкә, ягъни җанга зыян китерә торган авырулар ике төрле: шикләнү һәм адашу; шәһвәт һәм дәрт. Икесе хакында да Коръән Кәримдә әйтелгән. Шикләнү авыруы хакында Аллаһы Тәгалә болай дигән: «Аларның...


Касыйм шәһәрендә тарихи мәчет төзекләндерелде

Касыйм шәһәрендә 1906 елда нигез салынган «яңа мәчет»кә ярым ай кую тантанасы булачак. Җирле халык еш кына әлеге мәчетне төсе буенча Кызыл мәчет дип атый. Бу хакта Россия мөселманнары Диния нәзарәте матбугат хезмәте хәбәр итә. Яңа мәчетне реставрацияләүне беренче көннәрдән үк...