Җиләкле пирог

Җиләкле пирог

Бу җәйнең иң тәмле пирогын пешереп карадыгызмы әле? Пешермәгән булсагыз, менә сезгә бик әйбәт рецепт!

Кирәк:

3 йомырка

1 стакан шикәр комы

200 грамм сыер мае

1 кап күперткеч, яисә сода;

Крем өчен:

4 кашык каймак һәм 4 кашык шикәр комы алына.

Йомырка белән шикәр комын яхшылап болгатырга, шуңа эретелгән сыер мае салырга, бер кап күперткеч белән бергә әзәзләп он салып йомшак камыр басырга. Майлаган табага кул белән җәяргә. Онны күп салмагыз, камыр каты булырга тиеш түгел. Аннан соң өстенә җиләк салырга. (Мәсәлән,к ура җиләге белән кызыл карлыган салырга була, яисә башка җиләкләр дә ярый). Җиләген кызганмагыз, җиләк күбрәк булган саен тәмлерәк була. 180 -200 градуста кадәр җылытылган духовкада 35-40 минут пешереп алырга. Кемнең духовкасы ничек пешерә, утын яндырып карап торыгыз. Кызгылт төскә кергәч пешкән була.

Духовкадан алгач, остенә крем ягарга. Аның өчен 4 кашык сметананы 4 кашык шикәр комы белән яхшылап, шикәре эреп беткәнче болгатырга. Шушы массаны жайлап кына жиләк остенә ягарга, кашык белән тигезләргә. Бер сәгать кә кремы сеңеп беткәнчегә кадәр көтәргәкиңәш ителә! Чәйләрегез тәмле булсын!

2026-08-01 (Рабигыль-әүвәл 1448 ел.) №8.


Кайбыч мөхтәсибәтендә «Кошман укулары» фәнни конференциясе узды

Кайбыч районы Кошман авылында «Кошман укулары» фәнни конференциясе узды, ул сөннәтче бабайларның роле һәм әһәмиятенә багышланды – алар ир балаларны сөннәткә утырту белән шөгыльләнгән.   Әлеге чараны Кайбыч мөхтәсибәтенең Кошман авылы мәчете һәм Казанның Ислам динен кабул...


Апаста яңа “Мирас” пансионаты ачылачак

Апас районының шәһәр тибындагы Апас бистәсендә яңа уку елына “Мирас” пансионаты ачылачак. Бүген «Ярдәм-Помощь» Гомуммилләт хәйрия фонды ачылышка багышланган чаралар кысаларында массакүләм мәгълүмат чаралары вәкилләре өчен объектка матбугат туры оештырды. Журналистлар...


Шәкертләр әдәбе

Чәй эчкәннән соң, киемнәрегезне киеп укырга барыгыз, чыгып китәр алдыннан ата вә аналарагызының кулларын үбеп, ризалыкларын алыгыз, туганнарыгыз белән күрешеп: “Аллаһы Тәгалә юлына чыктым, Аллаһы Тәгалә миңа тәүфикъ бирсә иде”, - дип, нечкә күңел вә ихлас белән мәктәп юлына...


СОРАУ-ҖАВАП

Кече хаҗ яки олы хаҗны кылып кайткан кешене зиярат итү сөннәт гамәл булып саналамы? Хаҗдан кайткан кешегә хөрмәт йөзеннән аны зиярат итү һәм дога кылуын сорау саваплы гамәл. Хәдистә әйтелгән: «Әгәр сез хаҗины очратсагыз, аны сәламләгез, кул биреп күрешегез ул өенә кергәнчегә кадәр сезнең...


Әниләргә бала тәрбияләүдә берничә гамәли киңәш

Мөселман балаларына шәхси гигиенадан башлап финанс мәсьәләләрендә, шулай ук куркынычсызлык буенча киңәшләргә кадәр өйрәтергә кирәк булган зур булмаган, ләкин гаять мөһим әйберләр исемлеген тәкъдим итәбез.   Коръәндә һәм сөннәттә безгә, мөселманнарга, тормышны, аның төрле сикәлтәле урыннарын...