Мәхлукларда Аллаһның кодрәте!

Мәхлукларда Аллаһның кодрәте!

Шулай бервакыт икәүләп мәчеткә йөрүче бабай белән өйгә кайтып килүебез иде.

 

Юлда күрше Илгиз абыйны очраттык та, аның янында тукталасы иттек. Аны моңа кадәр дә берничә тапкыр җомга намазына дәшеп караганыбыз булды, тик ул йә кул селтәп, йә борын астыннан килбәтсез генә мыгырданып, яныбыздан үтеп китү ягын карый иде. Бу юлы, ни хикмәттер, кузгалырга ашыкмады. Намаз турындагы чираттагы сүзебезне тыңлагач, үзе безгә сабак бирергә теләгәндәй:

– Менә сез миңа берәр могҗиза күрсәтегез, шул чагында Аллаһ барлыгына да ышанырмын, мәчетегезгә дә барырмын! – дип кистереп әйтеп куйды.

Дөресен әйтим, мин үзем бераз югалып калгандай булдым. Аның каравы, бабайның җавабы бик гади яңгырады:

– Могҗиза эзләп ерак йөрисе дә юк. Синең тавыкларың бардыр бит?

– Бар, – диде Илгиз күрше, гаҗәпләнә төшеп.

– Йомырка да салалармы? – дип төпченүен дәвам итте бабай.

– Әйе...

– Чеби дә чыгаралардыр әле?

– Нишләп чыгармасыннар ди, булгалый...

– Шуны да әйт әле, күрше, тавык йомыркасы эчендә нәрсә бар?

– Һе, нәрсә булсын инде анда: агы бар, сарысы... сыекча – менә нәрсә бар!

– Алай булгач, ничек соң әле ул йомыркадан мамыгы, томшыгы, сөяге, тырнагы булган чебеш килеп чыга? Ни хикмәт белән аның эчендә барлыкка килә икән соң ул, ә?

Аптырашта калган күршебез сүзсез генә иңбашын селкетеп алды. Бабай исә бик йомшак, әмма шул ук вакытта инандырырлык итеп:

– Менә сиңа могҗиза! – дип куйды.

...Икенче көнне җомга иде. Бабай белән янә күршебез йорты яныннан узып барганда, ни күрик – Илгиз абый өстенә яхшы костюм, башына чигүле кәләпүш киеп, капка төбендә басып тора!

– Менә, сезне көтеп торуым, – диде ул, күзләрен хәйләкәр генә кыса төшеп. – Кичә гаҗәпкә калдырдыгыз калдыруын, шулай да... менә тагын бер могҗиза күрсәтсәгез, бәлки, сезнең белән мәчеткә барырмын да әле!

– Сыерыгыз бармы? – дип, сүзне артык озынайтмый, гади генә итеп сорады бабай.

– Бар... – Илгиз абый, башын җилкәсенәрәк батырып, сагаеп калды. Яңак сөякләренең биешүенә карап, аның гасабилана башлавын чамалау кыен түгел иде.

– Аның каны нинди төстә? – дип сорады бабай, тавышына беркадәр серлелек өстәп.

– Билгеле инде, кызыл! – Әлеге сораудан ниндидер мәкер көткәндәй, күршебез тагын да сагая төште.

Бабай «һөҗүм итүен» дәвам итте:

– Ә ул нинди төстәге үлән ашый дип белик?

– Ничек инде нинди? Яшел булмый, үлән тагын нинди төстә булсын?

– Соң?! – Бабай, тавышын бераз көчәйтеп, кулларын як-якка җәйде. – Ә сыер биргән сөт нинди төстә?

– Ак... – Аптырашта калган Илгиз абый теш арасыннан гына шул бер сүзне сыгып чыгарды да әллә үз тавышы шомлыгыннан, әллә көтелмәгән сораулардан – шулчак аны каты гына итеп очкылык та тотып алды.

– Менә сиңа тагын бер могҗиза! – дип, бабай җиңүче кыяфәтендә әлеге әңгәмәгә нокта куйган сыман булды. – Әйдә, күрше, ике уйлап торма, киттек мәчеткә!

Бабай шулай диде дә, ышанычлы адымнар белән, Аллаһ йортына таба юл тотты. Мин, ишеткәннәремнән тиз генә аңыма килә алмыйча, салмак кына аның артыннан атладым. Күршебез исә... әлхәмдүлилләһ! – ул, чыннан да, ике уйламыйча, тормышын Аллаһы Тәгаләгә – Үзенең олуг рәхмәте белән чебине дә, сыерны да, Илгиз абыйның үзен дә юктан бар иткән Бөек Затка гыйбадәт кылуга багышларга уйлады булса кирәк. Бездән калышмаска теләп, гамьле уй чагылган йөз белән ул мәчет юлына таба атлады.

 

 

Ришат Курамшин

 

 

2026-07-01 (Сәфәр ае 1448 ел.) №7.


Мин – мөсел-ман кызы!

«Аллаһыга тапшырдым», - дип, Башлыйм һәрбер эшемне. Аллаһ разый булсын өчен, Кызганмыйм һич көчемне.   Намаз укыйм, дога кылам Тик бер Раббым хакына. Укуда да, эштә дә мин Таянам Аллаһыма.   Ашаган ипиемнең дә Кадерен бик беләмен. Чөнки беләм һәр ризыкны Аллаһ Үзе...


Татарстан һәм Волгоград өлкәсе Мөфтиләренең дусларча очрашуы булды

Мөфти Бата Кифах Мөхәммәд Волжск шәһәрендәге Волгоград мөфтияте каршындагы Пәйгамбәребез Мөхәммәд галәйһиссәлам исемендәге рухи мәдәни үзәктә Мөфти Камил хәзрәт Сәмигуллин җитәкчелегендәге Татарстан мөфтияте делегациясен кабул итте. Очрашуда Казан казые Булат хәзрәт Мөбарәков, Казанның...


Татарстан хаҗилары туган илгә исән-имин кайтып җитте

Татарстан хаҗиларының барысы да Туган илгә исән-имин кайтып җитте. Барлык хаҗилар да хаҗ йолаларын уңышлы кылды һәм үзләрен яхшы хис итә. Алар хаҗны Татарстандагы «ДУМ РТ Хадж» рәсми хаҗ операторы аша кылды. 2026 елда хаҗга Татарстаннан барлыгы 1800 хаҗи китте. Шул исәптән, республика...


СОРАУ-ҖАВАП

Коръәнне хатын-кызлар да тутыра һәм багышлый аламы? Әйе, хатын-кызлар Коръәнне тутыра да, багышлый да ала. Коръән тутыру – ул Коръәнне башыннан алып ахырына хәтле укып чыгу була. Әмма бу мәсьәләнең тагын бер ягы бар. Бездә табыннарда Коръән укыла һәм багышлана. Менә бу очракта, әгәр табында...


Каср әл-Хукм: мәйданда намаз һәм җир астында бакча

2025 ел башында файдалануга тапшырылган Согуд Гарәбстаны башкаласы Эр-Рияд шәһәрендә метроның яңа системасында үзәк буыны булган Каср әл-Хукм тукталышы дөньяда иң матурлар исемлегенә керде.   Бу тукталыш шәһәрнең тарихи тукымасына бәйләнгән катлаулы архитектура шәкелен тәшкил итә һәм югары...