Адәм гәләйһиссәләм тарихы

Адәм гәләйһиссәләм тарихы

Аллаһ Тәгалә Үзенең чиксез кодрәте белән алты көндә җир һәм күкләрне бар итте. Бу вакытка нурдан яратылган фәрештәләр һәм уттан яратылган җеннәр бар иде. Фәрештәләр һәм Иблис исемле җен Җәннәттә яшиләр иде.

 

Менә Аллаһ Тәгалә кешене бар итәргә теләде. Аны Ул балчыктан яратты. Аның исеме Әдәм булды. Аллаһ Әдәмне бар иткәч, бөтенесенә дә Әдәмне ихтирам итеп сәҗдә кылырга кушты. Һәм барлык фәрештәләр дә, Аллаһ кушканны үтәргә ашыгып, сәҗдә кылдылар. Әмма Иблис исемле җен карышты, берүзе басып калды.

Аллаһ Тәгалә Иблистән ни өчен шулай эшләвен сорады. Иблис Аңа җавап бирде: “Мин Әдәмнән яхшырак, чөнки Син мине уттан, ә аны балчыктан бар иттең!” Аллаһ Тәгалә Иблискә бик ачулы булды, аны Җәннәттән куды: “Җәннәттән чык, син Минем рәхмәтемнән дә чыктың”, – диде.

Иблис шушы көннән башлап, Шәйтан булды. Шәйтан – Аллаһның рәхмәтеннән куылган дигән сүз. Шәйтан, үзенең Җәннәттән куылганына үзе гаепле булса да, Аллаһ Тәгаләне һәм Адәмне гаепле итеп күрде. Башта ул Аллаһтан Кыямәт көненә хәтле яшәрлек озын гомер сорады, Аллаһ аңа шундый озын гомер биргәч, Аллаһка ул: “Син мине шулай бозганың, аздырганың өчен, мин, әлбәттә, кешеләрне алдап аздырыр өчен туры юлың өстендә утырачакмын. Аларның алларыннан, артларыннан, уңнарыннан һәм сулларыннан килермен. Шуннан соң аларның күбесен шөкер итүчеләрдән тапмассың”, – диде.

Иблис Җәннәттән ачуланып чыгып китте. Эшләгән гөнаһ өчен һич тә Аллаһ каршында гафу үтенәсе, тәүбә итәсе килмәде. Чөнки аңа күңелендә булган тәкәбберлек хисе моңа комачау итә иде. Иблис, үзен өстен күреп, Әдәм галәйһиссәләмгә һәм аның балаларына Кыямәт Көненә, ягъни, яшәешнең соңгы көненә хәтле явызлыклар эшләргә уйлады. Аллаһ Тәгаләгә дә бу турыда әйтте. Аллаһ Тәгалә исә, Иблисне һәм аның сүзен тыңлап, аңа иярүчеләрне Җәһәннәмгә, ягъни утка кертәчәген әйтте. Ә инде гөнаһ эшләп, тәүбә итүче мөселманнарны Җәннәт белән бүләкләячәген белдерде.

Аллаһ Тәгалә Әдәм гәләйһиссәләмне бар итеп Җәннәткә керткәч, ул анда ашап-эчеп, рәхәтләнеп яши башлады. Ул – иң беренче кеше булып, үзе генә иде. Аннары Аллаһ Тәгалә, аңа иптәш булсын өчен, Хәва исемле хатынны бүләк итте. Аллаһ Тәгалә аны Үзенең хикмәте белән Әдәм гәләйһиссәләмнең кабыргасыннан бар итте. Әдәм гәләйһиссәләм, әлбәттә, бик сөенде, Раббыбыз Аллаһка шөкерләр кылды. Аллаһ Тәгалә Әдәм гәләйһиссәләм белән Хәвага Җәннәттә булган барча нигъмәтләр белән ләззәтләнергә рөхсәт биргәннән соң, бер агачның җимешен ашаудан тыелырга кушты. Шушы тыюны явыз шәйтан белеп алып Әдәм гәләйһиссәләм белән Хәваны хәйләләп тыелган агачтан ашатты. Шәйтан аларга: “Аллаһ сезнең фәрештә булуыгызны теләмәгәне өчен, яки Җәннәттә мәңге калуыгызны теләмәгәне өчен, сезне бу агачтан тыйды. Мин сезгә яхшылык кына телимен”, – диде. Алар үзләренең хаталарын соң аңладылар шул! Раббылары аларга: “Мин сезне бу агачтан тыймадыммы? Һәм дөрелектә, шәйтан – сезгә ачык дошман, аннан сакланыгыз, дип әйтмәдемме?” – диде.

Шул көннән башлап Әдәм гәләйһиссәләм белән Хәва Җәннәттән чыгып, Җирдә яши башладылар. Әдәм гәләйһиссәләм белән Хәва ялгышып, хата эшләгәнлекләрен аңлагач, Аллаһ Тәгаләдән гафу сорап тәүбә кылырга ашыктылар: “Әй Раббыбыз! Үзебезгә золым кылдык, әгәр безне гафу итмәсәң һәм рәхмәт кылмасаң, әлбәттә, хәсрәттә калучылардан булачакбыз”, – дип әйттеләр. Аллаһ Тәгалә Әдәм гәләйһиссәләмнең һәм Хәваның тәүбәсен кабул итте. Чөнки Ул – тәүбәләрне кабул итүче, гафу итүче, Мәрхәмәтле, Рәхимле, Шәфкатьле.

  • Аллаһ Тәгалә Үзенең сүзен тыңламаучыларга ачулана, андыйларны яратмый.
  • Аллаһ – бөтен нәрсәне белүче: безгә нәрсә яхшырак икәнен дә, безгә нәрсәләр кирәген дә Ул белә. Ул кушкан икән, димәк шул – безгә иң яхшысы.
  • Тәкәбберлек – бик начар хис. Аллаһ Тәгалә үз-үзен кемнәндер өстен, яхшырак итеп күрүчеләрне яратмый.
  • Аллаһ кушканнарны тыңламасак, без Җәннәтсез калырга мөмкинбез! Аллаһ кушканнарның бөтенесен дә үтәргә кирәк!
  • Җәннәт – ул мөселман кешесенең мәңгелек яшәү йорты. Анда бик рәхәт. Анда авырулар да, ямьсезлекләр дә, начарлыклар да юк. Анда берәү дә күңелсезләнеп утырмаячак! Җәннәттә бөтен нәрсә дә бар. Нинди тәмле ризык теләсәң, ул анда бар! Нинди матур кием теләсәң – ул анда бар! Нинди матур нәрсә теләсәң дә – ул анда бар! Ә иң мөһиме – анда мөселман кешесе Аллаһ Тәгаләне күрә алачак! Аллаһ безне бар Итүче, Ризыкландыручы, туры юлдан Алып Баручы.
  • Әгәр бәхет-шатлык килсә, мөселман кешесе һәрвакыт Аллаһ Тәгаләне бөекләп, шөкерләр кыла, ягъни Аңа рәхмәтләр әйтә; ә әгәр дә кайгы-хәсрәт килсә, Раббысының сынавы дип, сабыр итә. Аллаһ Тәгалә шундый кешеләрне бик ярата.
  • Әгәр дә без нинди дә булса хата-гөнаһ кылабыз икән, тиз арада, кичектермәстән Аллаһ Тәгаләдән гафу сорарга һәм беркайчан да шул гөнаһыбызны кабатламаска тиешбез.
  • Шәйтан – безгә ачык дошман! Ул безнең яныбызга килеп, төрле явыз фикерләр әйтә, начар гамәлләр кылырга куша. Син бу фикерләрне тиз генә куып, Аллаһка мөрәҗәгать ит: “Әгузү биЛләәһи минәш-шәйтаанир раҗиим!” Ягъни: “Мин куылган шәйтаннан Аллаһка сыенам!”

 

Дарья Абдуллаева

2026-07-01 (Сәфәр ае 1448 ел.) №7.


Сәфәр ае

Сәфәр – мөселман тәкъвиме буенча икенче яй. Пәйгамбәребез галәйһиссәләм заманында бу айда сугышлар тыелган.   Әмма бу айда аерым бер махсус гыйбадәтләр билгеләнмәгән. Кайберәүләр бу айны бәхетсез ай дип саныйлар, шул сәбәптән бу айда туйлар һәм башка шундый мәҗлесләр үткәрмиләр. Моңа...


Гыйлем – Аллаһның олуг нигъмәтедер

Гыйлем – авырлык түгел, ә Аллаһ Тәгаләнең безгә биргән олуг нигъмәте. Исламны танып белү өчен биргән нигъмәте. Үз-үзебезне танып белү өчен биргән нигъмәте.   Мугавия (Аллаһ аңардан разый булсын) тапшырган хәдистә шулай диелә: Аллаһның Рәсүле (саллаллаһу галәйһи вәсәлләм) әйткән:...


Касыйм шәһәрендә тарихи мәчет төзекләндерелде

Касыйм шәһәрендә 1906 елда нигез салынган «яңа мәчет»кә ярым ай кую тантанасы булачак. Җирле халык еш кына әлеге мәчетне төсе буенча Кызыл мәчет дип атый. Бу хакта Россия мөселманнары Диния нәзарәте матбугат хезмәте хәбәр итә. Яңа мәчетне реставрацияләүне беренче көннәрдән үк...


Йоклаганда төш күрү

Йокының кеше организмы өчен зарури икәнлеге мәгълүмдер. Ә нәрсә соң ул йокы? Кеше ни өчен йокыдан башка яши алмый? Башта шул турыда аңлашып китик әле.   Галимнәр фаразлаганча, адәм затының йокысы якынча 5 өлешкә (циклга) бүленә. Аларның һәркайсы сәгать ярымга сузыла. Һәр өлеш исә, үз...


Васил Шәйхразыев Омскийда Зөлкарнәй хәзрәт Шакирҗанов белән очрашты

Омск өлкәсенә эш сәфәре кысаларында Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шура рәисе Васил Шәйхразыев җирле мәчеттә булды һәм Себер мөселманнары мөфтие Зөлкарнәй хәзрәт Шакирҗанов белән эшлекле очрашу уздырды. Әңгәмә барышында төбәктә милли-дини...