Пәйгамбәребезнең бала чагы

Пәйгамбәребезнең бала чагы

Пәйгамбәребезнең бала чагы

Минем кечкенә дусларым! Бүген сез Җир йөзендә яшәгән бөтен кешеләр арасыннан иң яхшы кеше турында белерсез. Аның белән иң гади булмаган могҗизалар һәм дулкынландыргыч вакыйгалар булган.

 

Бу искиткеч кеше бик-бик күптән, моннан мең дүрт йөз ел элек, Гарәп ярымутравының Мәккә шәһәрендә яшәгән. Аның исеме — Мөхәммәд ибн Абдулла. Бу кеше бөтен җиде күктә дә булып, андагы үзенә кадәр яшәгән пәйгамбәрләр белән сөйләшеп кайткан. Мөхәммәд Аллаһ Тәгаләнең иң гүзәл мәхлукләрен, ягъни бар иткән затларын күреп, хәтта Аллаһның Үзе белән дә аралашкан. Шул чорда яшәгән кешеләр аны бик хөрмәт иткәннәр, яратканнар. Алар аны “Мөхәммәд Әл-Әмин”, яисә “Ышанычлы Мөхәммәд” дип йөрткәннәр. Кешеләр аңа шул хәтле ышанганнар, хәтта аңарга үзләренең акчаларын да сакларга калдырырга курыкмаганнар. Һәм берәр сорауда килешә алмасалар, аны казый итеп, ягъни, шушы сорауны чишүче итеп сайлый торган булганнар. Хәтта ул кечкенә чагында да, кешеләр Аллаһ Тәгаләнең аның турында бигрәк тә кайгыртуын тойганнар.

Мөхәммәд бөтен әйләнә-тирәсендәге кешеләрне сөендергән, аларга бәхет китергән. Бу бөек кеше — Ислам дине Пәйгамбәре. Әлеге дин, минем мөхтәрәм дустым, минем һәм синең динең. Безнең Рәхимле Раббыбыз теләге белән, без – мөселманнар, ә Мөхәммәд ибн Абдулла — Ислам дине Пәйгамбәре, Җир йөзендәге бөтен кешеләр арасыннан да иң баш һәм безнең өчен иң сөекле кеше. Аллаһ Тәгаләгә бөтенесе өчен дә рәхмәт әйтик, минем акыллыларым! Ә хәзер әйдәгез, аның авыр, ләкин гүзәл тормышы турында тыңлыйк.

Мөхәммәд ятим бала булып туган. Аның әтисе әле ул туганчы ук вафат булган. Сабый баланың әнисе генә булган. Аның исеме – Әминә. Гарәпләрдә нәни балаларны сахрада, авылда яшәүче хатыннарга имезергә бирү гадәте булган. Анда балалар сәламәт, нык булып үскәннәр һәм чиста, саф гарәп теленә өйрәнгәннәр.

Мөхәммәдне үзенә Хәлимә ас-Са’дийя исемле хатын алган. Ул анда тыныч һәм бәхетле яшәгән. Хәлимә үзенең сөт улы Мөхәммәдне бик яраткан, чөнки Мөхәммәд белән бергә Хәлимәнең гаиләсенә һәм гомумән бөтен са’д токымына Аллаһның бәрәкәте иңгән. Алар иң начар, уңдырышсыз җирдә яшәгәннәр. Һәм аларның сарыклары көтүлектән өйләренә ач кайта торган булганнар. Ләкин Мөхәммәд са’д кабиләсендә яши башлаган вакыттан, бу кешеләрнең сарыклары һәрвакыт тук кайтып, күп сөт бирә башлаганнар. Хәлимә, аның үзенең баласы, ире, хәтта аның туганнары ач булудан туктаганнар. Хәзер Аллаһ Тәгалә алар турында бигрәк тә кайгырткан. Шуңа күрә, Мөхәммәдкә ике яшь тулгач, Хәлимә сабыйны кире бирергә теләмәгән. Ул аның әнисеннән Мөхәммәдне тагын чиста, саф һавада яшәргә калдырырга күндергән. Әминә ризалашкан, һәм сабый үзенең сөт анасы Хәлимәдә биш яшенә кадәр яшәгән.

Бервакыт Мөхәммәд өйдән ерак түгел башка балалар белән уйнаган. Зурларның берсе дә янәшәдә булмаган. Менә балалар каршында ап-ак киемнән ир кешеләр пәйда булган. Бу – ике фәрештә иде. Алар Мөхәммәдне тотып, күкрәген ярып йөрәген алдылар. Аннары фәрештәләр йөрәктән кара оеган канны алып: “Йөрәгеңнең бу өлеше шайтаннан”, – диделәр. Алар үзләре белән чиста, үтә-күренмәле Зәм-Зәм чишмәсе суы салынган алтын таз алып килделәр. Фәрештәләр шул тазда Мөхәммәднең йөрәген юдылар, аны зирәклек-хикмәт белән тутырдылар, тектеләр һәм үз урынына куйдылар.

Балалар Мөхәммәднең күкрәген кискәненне күргәч, бик нык куркышып качалар. Берникадәр вакыттан көчле курку бетә, сабыйлар тиз генә Хәлимә янына барып, Мөхәммәдне үтерделәр, дип әйтәләр. Сөт әнисе балалар күрсәткән җиргә йөгерә. Ләкин, исән булган баланы күреп шак ката. Бары тик баланың ак йөзе генә аның белән ниндидер бер гадәти булмаган хәл булганлыгы турында сөйли. Шул вакыттан башлап, Хәлимә Мөхәммәд белән тагын бер-бер хәл булуыннан курка башлый. Шуңа күрә ул малайны үз әнисе Әминәгә кайтарырга карар кыла.

 

Дарья Абдуллаева

2026-08-01 (Рабигыль-әүвәл 1448 ел.) №8.


СОРАУ-ҖАВАП

Кече хаҗ яки олы хаҗны кылып кайткан кешене зиярат итү сөннәт гамәл булып саналамы? Хаҗдан кайткан кешегә хөрмәт йөзеннән аны зиярат итү һәм дога кылуын сорау саваплы гамәл. Хәдистә әйтелгән: «Әгәр сез хаҗины очратсагыз, аны сәламләгез, кул биреп күрешегез ул өенә кергәнчегә кадәр сезнең...


Тәсбихымда әни җылысы

Тәсбих тартам хөрмә төшләреннән, Күчкән миңа әнием кулыннан. Йөзләремдә иман нуры балкый Төймәләргә иңгән тыныңнан... Төймәләрен тезеп, чук кырына Барсын уйлап алдан күңелең. Янып торган ташлар куйгансың син, Караңгыда да,- дип,- күренсен. Тәхәҗҗүдкә торсын кызларым,- дип, Озак йокы- йөрәк...


Кайбыч мөхтәсибәтендә «Кошман укулары» фәнни конференциясе узды

Кайбыч районы Кошман авылында «Кошман укулары» фәнни конференциясе узды, ул сөннәтче бабайларның роле һәм әһәмиятенә багышланды – алар ир балаларны сөннәткә утырту белән шөгыльләнгән.   Әлеге чараны Кайбыч мөхтәсибәтенең Кошман авылы мәчете һәм Казанның Ислам динен кабул...


Ата белән ул арасы-ндагы гаҗәеп мөнәсәбәт

Габдуллаһ ибне Мөбарәкнең (Аллаһның рәхмәтендә булсын) атасы кол булган. Ул хуҗасының бакчасында хезмәт иткән. Беркөнне хуҗасы бакчага кереп: «Улым! Миңа гранат китер», - дип сораган.   Мөбарәк гранатны алып хуҗасына биргән. Хуҗа аны татып карый да бик әчы булуын аңлый, хәтта...


Заманча сәнгатьтә «шамаил»

Шамаил – ул халык күзаллавында бертөрле гади генә күренеш түгел. Мондый каллиграфик рәсемнәрне нинди гыйбарә сурәтләнүенә карап еш кына эчтәлеге буенча атыйлар. Мөселман рәсеменең төп үзенчәлеге аның стилендә: ул Ислам каллиграфиясе сәнгатеннән үсеп чыккан, остаздан укучыга иснәд (чылбыр) аша...