Гайсә гәләйһиссәләм

Гайсә гәләйһиссәләм

Гайсә гәләйhиссәләм Мәрьямнан (Аллаһ аңардан разый булсын) туа. Мәрьямның (Аллаһ аңардан разый булсын) әтисе Гыймран, әнисе Хәннә исемле изге кешеләр була. Хәннә Аллаhы Тәгаләдән изге бала сорап дога кыла hәм аны нәзер итә. Туачак баланы әл-Кудстагы гыйбадәтханәгә унике яшенә кадәр хезмәт итәргә тапшырырга ниятли.

 

 

Мәрьям (Аллаһ аңардан разый булсын) әтисенең бер туганы Зәкәрия гәләйhиссәләмгә тәрбиягә бирелә. Зәкәрия гәләйhиссәләм гыйбадәтханәдә изге китап күчерүчеләрдән була. Баланы тәрбиягә кем лаек дигән мәсьәләдә алар язу каләмнәрен суга ташлыйлар. Каләмнәр суга бата, Зәкәрия гәләйhиссәләмнеке генә су өстендә йөзә.

Мәрьям (Аллаһ аңардан разый булсын) бик йомшак күңелле, күп гыйбадәт кыла торган, изгелекле кыз булып үсә. Аллаh Тәгаләнең хикмәте белән күп вакытта Зәкәрия гәләйhиссәләм аның бүлмәсендә төрле ризыклар күрә. Ризыклар вакытына, урынына гадәти булмый, яки җәйге ризыклар кыш көне, кышкы ризыклар җәй көне китерелә. Зәкәрия гәләйhиссәләм Мәрьямнан (Аллаһ аңардан разый булсын) ризыклар хакында сорый. Ул җавап биреп: "Бу ризыклар Аллаһ хозурыннан килә, Аллаһ, әлбәттә, үзе теләгән бәндәсен хисапсыз ризыкландыра" – дип җавап бирә (“әл-Гыймран” сүрәсе, 37-нче аять)

Зәкәрия гәләйhиссәләм Аллаhы Тәгаләгә дога кыла: "Ий Раббым, рәхмәтеңнән миңа яхшы нәсел биргел! Шиксез, син минем догамны ишетүче". (әл-Гыймран сүрәсе, 38-нче аять)

Зәкәрия гәләйhиссәләмнең догасын Аллаh Тәгалә кабул итә. Бу турыда аңа фәрештәләр килеп хәбәр бирә. Хатыны да, үзе дә өлкән яшьтә булуына карамастан, аларның Яхья исемле уллары туа.

Аллаһ Тәгалә Мәрьямны (Аллаһ аңардан разый булсын) зурлап дәрәҗәсен күтәрә. Коръәндә әйтелгән: “Һәм фәрештәләр әйтте: "Ий Мәрьям, дөреслектә Аллаһ сине сайлады вә сине гөнаһтан пакъләде һәм бөтен дөнья хатыннарыннан сине сайлады. Ий Мәрьям, Раббыңа итагать кыл һәм рөкүгъ, сәҗдә кылып намаз укучылар белән намаз укы!" (әл-Гыймран сүрәсе)

Мәрьям (Аллаһ аңардан разый булсын) янына фәрәштәләр килеп, аның баласы булачагы турында хәбәр итәләр. Бу турыда Коръәндә: “Менә фәрәштәләр әйтте: "Ий Мәрьям, Аллаһ сине үзенең сүзе белән шатландыра, аның исеме коткаручы Гайсә Мәрьям углы, ул дөньяда һәм ахыйрәттә дәрәҗә иясе вә Аллаһка якыннардан булучы. Ул бишектә чагында һәм үсеп җиткәч кешеләр белән хикмәтле сүзләр әйтеп сөйләшер һәм ул изгеләрдән булыр" (әл-Гыймран сүрәсе).

Мәрьям (Аллаһ аңардан разый булсын) улы белән кавеменә кайта. Коръәннең “Мәрьям” сүрәсендә бу вакыйга тасвирлана: “Һәм ул аны кавеме янына күтәреп килде. Алар әйттеләр: "Ий Мәрьям, ярамаган олугъ эш белән килдең". Ул аңа ишарә итте. Алар әйттеләр: "Без бишектәге сабый бала белән ничек сөйләшик?" Бишектәге (Гайсә) әйтте: "Хакыйкатьтә, мин - Аллаһ колы, Ул миңа китап бирде һәм мине пәйгамбәр итте. Кайда гына булсам да Ул мине мөбарәк итте, вә миңа намаз укырга әмер итте һәм зәкят бирергә әмер итте терек булган вакытымда. Янә анама изгелек итүче кылды, мине тәкәбберләнүче вә үзенә гөнаһ эшләүче кылмады. Туган көнемдә вә үлгән көнемдә һәм кабердән кубарылган көнемдә Аллаһудан миңа сәламдер”.

Гайса гәләйhиссәләм бәләкәй чагыннан ук зирәк, хикмәтле малай була. Утыз яшендә Аллаһ диненә өнди башлый. Аллаһ Тәгалә аңа Инҗил китабын иңдерә.

Гайсә гәләйhиссәләм унике иптәше белән шәһәрдән шәһәргә йөреп, кешәләрне Аллаһ диненә чакыралар. Аллаһка ышанып, гамәл кылып яшәүнең дәрәҗәсен аңлаталар. Дөньяга мөкиббән китмичә, Аллаһка тапшырылып, Аңа якынаерга тырышып яшәүгә өндиләр. Кешшләр аларның сүзләренә ышансын өчен, Аллаһ Тәгалә Гайсә гәләйhиссәләмгә могҗизалар бирә:

1) аның бишектә ачык, акыллы сөйләшүе

2) чирлеләрне, күзләре күрми торган кешеләрне дәвалавы (тумыштан сукырларны)

3) кешеләрнең өйләрендә нәрсә ашап, нәрсә яшергәннәрен белүе

4) балчыктан кош эшләп, Аллаһ әмере белән ул кош терелеп очып китүе (алар Аллаһ Тәгалә барлыкка китергән кошлардан аермалы буларак, күздән юкка чыккач, таралып, балчыкка әйләнә)

5) үлгән кешеләрне терелтүе

6) күктән ризык бирелүе

Гайсә гәләйhиссәләмгә куркыныч яный башлагач, Аллаһ аны күккә аштыра. Бер иптәше аның кыяфәтенә кертелә. Коръән аятьләрендә: “Һәм аларның: "Без бит Аллаһ рәсүле Мәрьям углы Гайсәне үтердек", – дигән сүзләре өчен. Алар Гайсәне үтермәделәр... Юк! Аллаһ аны Үз хозурына күтәрде. Аллаһ – гыйззәт, хикмәт иясе!” (ән-Нисә сүрәсе, 157-158 аятьләр)

 

 

Лира Гафиуллина

2026-08-01 (Рабигыль-әүвәл 1448 ел.) №8.


Тәсбих җан белән тәнне берләштерә

Тәсбих – ул төймәләрдән җыелган тезмә, Аллаһны зикер кылганда санап бару өчен кулланыла. Тәсбих биш вакыт намаздан соң даими кулланылса, башка буш вакытта да гыйбадәт кылу өчен файдаланыла. Тәсбих сүзе Аллаһны мактау, кыскача дога сүзләре белән Аллаһка шөкер итү, Аны олылауны...


Заманча сәнгатьтә «шамаил»

Шамаил – ул халык күзаллавында бертөрле гади генә күренеш түгел. Мондый каллиграфик рәсемнәрне нинди гыйбарә сурәтләнүенә карап еш кына эчтәлеге буенча атыйлар. Мөселман рәсеменең төп үзенчәлеге аның стилендә: ул Ислам каллиграфиясе сәнгатеннән үсеп чыккан, остаздан укучыга иснәд (чылбыр) аша...


Балтачта XIX Россиякүләм мөселман балалар Сабан туе узды

Балтач районы Бөрбаш авылында традицион XIX Россиякүләм мөселман балалар Сабан туе узды. Бәйрәмдә 3 меңнән артык кеше катнашты: Балтач, Арча, Әтнә һәм Кукмара районнарыннан, Ульян, Киров өлкәләреннән, Башкортстан һәм Марий Эл республикаларыннан һәм башка төбәкләрдән шәрәфле кунаклар, балалар һәм...


Кайбыч мөхтәсибәтендә «Кошман укулары» фәнни конференциясе узды

Кайбыч районы Кошман авылында «Кошман укулары» фәнни конференциясе узды, ул сөннәтче бабайларның роле һәм әһәмиятенә багышланды – алар ир балаларны сөннәткә утырту белән шөгыльләнгән.   Әлеге чараны Кайбыч мөхтәсибәтенең Кошман авылы мәчете һәм Казанның Ислам динен кабул...


СОРАУ-ҖАВАП

Кече хаҗ яки олы хаҗны кылып кайткан кешене зиярат итү сөннәт гамәл булып саналамы? Хаҗдан кайткан кешегә хөрмәт йөзеннән аны зиярат итү һәм дога кылуын сорау саваплы гамәл. Хәдистә әйтелгән: «Әгәр сез хаҗины очратсагыз, аны сәламләгез, кул биреп күрешегез ул өенә кергәнчегә кадәр сезнең...