Серле сүз

Серле сүз

– Балалар, минем яныма килегез әле, мин сезгә бүген бер серле сүз алып килдем. Балаларны ярымтүгәрәк ясап утырту. «Ватык телефон» уены оештыру. «Бисмилләһ» сүзен әйтү. Безнен телефон аша нинди сүз йөрде? – «Бисмилләһ» сүзе.

 

– Балалар, сез бу сүзне беләсезме? Ишеткәнегез бар идеме? (Балалар фикерен тыңлау.)

– Әйе, балалар. Бу сүзне сезнең әбиләрегез әйтә, әниләрегез әйтә. Ни өчен әйтәләр икән соң аны?

– Без яшәгән җирне, кешеләрне кем бар иткән?

– Аллаһ бар иткән.

– Бик дөрес әйттегез, балалар, бу җиһанны Аллаһ бар иткән. Һәм шуңа да нәрсә генә эшләсәң дә Аллаһ исеме белән башларга кирәк. Менә Бисмилләһ сүзе Аллаһ исеме белән дигәнне аңлата. Кешеләр ясаган машиналар, әниләр теккән күлмәкләр – барысы да Аллаһ рәхмәте белән эшләнә дидек. Кешеләрне шундый акыллы итеп яраткан Аллаһ рәхмәтле, ягъни шәфкатьле, мөмкинлек бирүче. Шуңа да без Бисмилләһ сүзе янына шушы ике сүзне дә өстәп Бисмилләәһиррахмәәнир-рахиим дип әйтәбез. Эшебез, көнебез шушы сүз белән башланса гына хәерле була, ягъни нәтиҗәсе әйбәт була, безгә, кешеләргә шатлык китерә. Әйдәгез шушы сүзне кабатлап әйтик әле. (Балалар белән аерым-аерым һәм бергәләп Бисмилләәһир-рахмәәнир-рахиим сүзен кабатлау.) Тәрбияче балаларга бик матур итеп ясалган чәчәк күрсәтә. – Балалар, Сөбханаллаһ, карагыз әле, нинди матур чәчәк. Бу чәчәк таҗлары артына сораулар язылган. Сез шул сорауларга җавап бирә белерсезме икән? Карап карыйк әле. Белсәгез, бу матур чәчәк безнең бүлмәдә калыр. Тәрбияче сорауларны укый.

– Йокыдан торганда нинди сүз белән торабыз? (Бисмилләәһир-рахмәәнир-рахиим. Хәерле көн). – Нинди матур күлмәк дип сокланганчы нинди сүз әйтәбез? (Сүбхәналлаһ.)

– Ашый башлаганда нинди сүз белән башлыйбыз, башкаларга нәрсә дип әйтәбез? (Бисмилләәһир-рахмәәнир-рахиим. Тәмле булсын.)

– Ашаганда сиңа тәмле булсын дисәләр? (Рәхмәт.)

– Ашап бетергәч нәрсә дип әйтәбез? (Аллаһу әкбәр, Әлхәмделилләһ дип һәм ризык әзерләүчеләргә Аллаһның рәхмәте булсын дибез.)

– Сезнең хәлегез ничек? (Әлһәмделилләһ. Бик әйбәт.)

– Йокларга ятканда нәрсә дип әйтәбез? (Бисмилләһ. Тыныч йокы.)

– Аллаһны мактау ничек дип атала? (Тәсбих.)

– Иптәшеңнең аягына ялгыш баскач нәрсә дип әйтергә? (Гафу ит, ялгыш булды.)

– Кеше өенә кергәндә нәрсә дип әйтергә? (Керергә ярыймы? Исәнмесез. Белсәләр, Әссәләмегаләйкем.)

– Өйдән чыгып киткәндә? (Бисмилләһ. Сау булыгыз.)

– Әниләр эшкә киткәндә? (Исән-сау йөрегез, Аллаһ ярдәм итсен. Хәерле юл.)

– Әнидән шарф бәйләүне ничек итеп сорыйбыз? (Миңа шарф бәйләргә булыша алмассызмы?)

– Шарф бәйләгәч нәрсә дип әйтәбез? (Рәхмәт!)

– Ләә иләһә илә Аллаһ сүзе нәрсәне аңлата? Балалар, сез әле бу сүзне белмисез, бу яңа сүз, ул Аллаһ бер генә дигәнне аңлата. Һәм бу Аллаһка иң зур мактау. Бу сүзне әйткән кеше бөтен җиһанны ягъни җир, суларны, күкләр, болытларны – гомумән бөтен нәрсәне дә Аллаһ бар иткәнгә ышана. Сез дә ышанасызмы?

– Әйе, ышанабыз. Әйдәгез, алайса дисбеләребезне алыйк та Ләә иләһә илә Аллаһ тәсбихын бергәләп әйтик әле.

 

 

Разия Әхмәтҗанова

2026-08-01 (Рабигыль-әүвәл 1448 ел.) №8.


Балтачта XIX Россиякүләм мөселман балалар Сабан туе узды

Балтач районы Бөрбаш авылында традицион XIX Россиякүләм мөселман балалар Сабан туе узды. Бәйрәмдә 3 меңнән артык кеше катнашты: Балтач, Арча, Әтнә һәм Кукмара районнарыннан, Ульян, Киров өлкәләреннән, Башкортстан һәм Марий Эл республикаларыннан һәм башка төбәкләрдән шәрәфле кунаклар, балалар һәм...


Шәкертләр әдәбе

Чәй эчкәннән соң, киемнәрегезне киеп укырга барыгыз, чыгып китәр алдыннан ата вә аналарагызының кулларын үбеп, ризалыкларын алыгыз, туганнарыгыз белән күрешеп: “Аллаһы Тәгалә юлына чыктым, Аллаһы Тәгалә миңа тәүфикъ бирсә иде”, - дип, нечкә күңел вә ихлас белән мәктәп юлына...


Гамәл һәм ният

Бер тәкъва иясе сөйләгәннәрдән: «Бервакыт таң алдыннан мин үз өемдә «Та һә» сүрәсен укыдым, минем йортым юл кырыенда урнашкан. Сүрәне укып бетергәч мине йокы басты һәм йоклап киттем. Төшемдә мин күктән кулына бер кәгазь тотып төшүче кешене күрдем. Ул кәгазен ачып миңа сузды....


Тәсбихымда әни җылысы

Тәсбих тартам хөрмә төшләреннән, Күчкән миңа әнием кулыннан. Йөзләремдә иман нуры балкый Төймәләргә иңгән тыныңнан... Төймәләрен тезеп, чук кырына Барсын уйлап алдан күңелең. Янып торган ташлар куйгансың син, Караңгыда да,- дип,- күренсен. Тәхәҗҗүдкә торсын кызларым,- дип, Озак йокы- йөрәк...


Апаста яңа “Мирас” пансионаты ачылачак

Апас районының шәһәр тибындагы Апас бистәсендә яңа уку елына “Мирас” пансионаты ачылачак. Бүген «Ярдәм-Помощь» Гомуммилләт хәйрия фонды ачылышка багышланган чаралар кысаларында массакүләм мәгълүмат чаралары вәкилләре өчен объектка матбугат туры оештырды. Журналистлар...