Әбү Талибның улы Гали

Әбү Талибның улы Гали

Әбү Талибның улы Гали

Гали Исламга керүчеләрдән пәйгамбәребез Мөхәммәд салләЛлаһу галәйһи үәссәлләмнең ир туганнары арасыннан беренче һәм сан ягыннан икенче кеше була. Исламга керүчеләрдән беренчесе — пәйгамбәребез салляЛлаһу галәйһи үәссәлләмнең хатыны Хәдичә була.

Үзенең туганнарын Исламга чакырганнар арасыннан бары тик унөч яшьлек Гали гына аңа ышана. Ул гомере буе пәйгамбәребез салляЛлаһу галәйһи үәссәлләмнең иң тугрылыклы сәхәбәләреннән була. Мөхәммәд салляЛлаһу галәйһи үәссәлләм аны үз карамагына үзенең агасы Абу Талибның вафатыннан соң ала. Пәйгамбәребез салляЛлаһу галәйһи үәссәлләм үзенең ике туган энесен бик тә ярата. Пәйгамбәребез салляЛлаһу галәйһи үәссәлләм Әбу Бәкер белән берлектә һиҗрәт кылырга киткәч, Гали, аны үтерергә теләгән курайшитлар пәйгамбәребез салляЛлаһу галәйһи үәссәлләмнең инде Мәккәдән киткәнен сизмәсен өчен, аның өендә кала һәм аның киемнәрен киеп, аның урынына ята. Бәдр сугышында җиңгәннән соң тиздән, пәйгамбәребез салляЛлаһу галәйһи үәссәлләм Галигә үзенең кече кызы Фатиманы хатынлыкка бирә. Аларның өч уллары — Хәсән , Хусәйн һәм Мухсин туа. Мухсин сабый чагында ук үлә. Гали үзенең батырлыгы һәм Ислам кануннарын тирәнтен булүе белән таныла. 656 нчы елда ул Исламның дүртенче хәлифе була. Гали мөселманнарның җитәкчесе, әмире мәрхәмәтсез булырга тиеш түгел дип исәпли. Ул башка мөселманнар белән тигез дәрәҗәдә булып, аларның проблемаларын уртаклашып, алар белән киңәшләшеп идарә итәргә тиеш дип уйлый. Мөнафикълар һәм Аллаһ Тәгаләдән курыкмаган башка кешеләр мөселманнар арасында фетнә тараталар. Шушы фетнә вакытында, 661 нче елда Гали үтерелә. Аның кабере Иракнның Ән-Наджаф шәһәрендә. Галиның кайбер вәгазьләре, әйткән сүзләре һәм хатлары җыелып, “Наудж ал-Балага” (“Сүзгә осталыкка юл”) дип аталган китапка кергән.

ДАРЬЯ АБДУЛЛАЕВА

2026-08-01 (Рабигыль-әүвәл 1448 ел.) №8.


Кайбыч мөхтәсибәтендә «Кошман укулары» фәнни конференциясе узды

Кайбыч районы Кошман авылында «Кошман укулары» фәнни конференциясе узды, ул сөннәтче бабайларның роле һәм әһәмиятенә багышланды – алар ир балаларны сөннәткә утырту белән шөгыльләнгән.   Әлеге чараны Кайбыч мөхтәсибәтенең Кошман авылы мәчете һәм Казанның Ислам динен кабул...


Шәкертләр әдәбе

Чәй эчкәннән соң, киемнәрегезне киеп укырга барыгыз, чыгып китәр алдыннан ата вә аналарагызының кулларын үбеп, ризалыкларын алыгыз, туганнарыгыз белән күрешеп: “Аллаһы Тәгалә юлына чыктым, Аллаһы Тәгалә миңа тәүфикъ бирсә иде”, - дип, нечкә күңел вә ихлас белән мәктәп юлына...


Тәсбих җан белән тәнне берләштерә

Тәсбих – ул төймәләрдән җыелган тезмә, Аллаһны зикер кылганда санап бару өчен кулланыла. Тәсбих биш вакыт намаздан соң даими кулланылса, башка буш вакытта да гыйбадәт кылу өчен файдаланыла. Тәсбих сүзе Аллаһны мактау, кыскача дога сүзләре белән Аллаһка шөкер итү, Аны олылауны...


Әниләргә бала тәрбияләүдә берничә гамәли киңәш

Мөселман балаларына шәхси гигиенадан башлап финанс мәсьәләләрендә, шулай ук куркынычсызлык буенча киңәшләргә кадәр өйрәтергә кирәк булган зур булмаган, ләкин гаять мөһим әйберләр исемлеген тәкъдим итәбез.   Коръәндә һәм сөннәттә безгә, мөселманнарга, тормышны, аның төрле сикәлтәле урыннарын...


Безнең күзләр бар нәрсәне дә күрәме?

Максат: Аллаһның кодрәтенә, Коръәндәге дәлилләргә ышандыру. Фәрештәләр, шайтан турында мәгълүмат бирү. Үз эшләреңне, гамәлләреңне бәяләргә өйрәтү, ярамаган эшләрдән тыелу, тәрбияләү. «Әгүүзү билләһи миннәш шәйтаанир-раҗиим» сүзен өйрәтү.   Шөгыль барышы: Балалар, бирегә килегез...