Изгелек кыл да, суга сал…

Изгелек кыл да, суга сал…

Изгелек кыл да, суга сал…

Татар халкында шундый бер әйтем бар: «Изгелек кыл да, суга сал». Бу әйтем: яхшылык эшлә дә – оныт, дигәнне аңлата. Чыннан да, еш кына кешеләр синнән ярдәм хакында сорамаган көе ярдәм итүең, синең шәхси, чын күңелдән эшләнгән гамәлең булырга мөмкин. Суга ыргыту төшенчәсе тормышның «мәңгелек елгасы»на ыргыту дигәнне дә аңлатадыр. Яхшы эш югалмас, яхшылык сезгә әйләнеп кайтыр, дигән әйтемне дә күпләребез белә.

 

 

Башкача әйткәндә, яхшылык кылганда, аның өчен рәхмәт көтмичә эшләп, аны шул зур «елга»га салабыз, безнең яхшылык ул «елга»да агымсу белән тарала. Һәм, әлбәттә, ул яхшылык, без бернәрсә дә көтмәгән мизгелдә дә, без көтмәгән яктан әйләнеп кайтачак.

Расүлебез салләллаһу галәйһи вә сәлләм бер хәдисендә болай дип әйтә:

«Әлбәттә, Аллаһ һәрнәрсәдә [барлык шартларда да] игелекне (изгелекне, йомшаклыкны) ярата».

Раббыбыз Коръәндә болай дип әйтә:

«Әгәр садакаларыгызны күрсә-теп, әйтеп бирсәгез, ул күркәм эш. Әгәр яшертен бирсәгез, ул эш сезнең өчен тагын да яхшырак. Бу яхшылыкларыгызны Аллаһ гөнаһларыгызга кәффәрәт кылыр. Бит Аллаһ сезнең кылган яхшы эшләрегездән хәбәрдәр» («Әл-Бәкара» сүрәсе, 271).

Бу урында күп еллар элек Алжирда булган гаҗәеп хәлне искә алыйк.

…1994-нче елда бер авыл кешесенең ундүрт яшьлек кызы авырый. Табиблар аны Алжир шәһәр хастаханәсенә алып барырга киңәш итә. Әлеге кешенең гаиләсе яшәгән авыл шәһәрдән ерак була һәм бу кешенең беркайчан да зур шәһәргә барганы булмый. Ул кызы белән шәһәргә килгәч, шәһәрнең зур һәм шау-шулы булуына гаҗәпләнә.Алар хастаханә эзләп, шәһәр буйлап йөреп арыйлар. Һәм бу әти кеше монда, авылдагы кебек, җәяүләп кенә шәһәр буйлап йөрү мөмкин түгеллеген аңлый, биредә моның өчен машина кирәклегенә төшенә. Бу эштә булышырлык кеше таба алмагач, әти кеше бик борчыла. Ерак юлдан килгәнлектән нык арып, кызының авыр хәлен күреп, бу ир-ат бер эскәмиягә утыра һәм елап җибәрә…

Алар эскәмиядә утырганда, янәшәләренә затлы машина килеп туктый, аннан озын буйлы чибәр егет чыга, аның муенына профессиональ визитка эленгән була. Ул әлеге ир һәм аның кызы янына килеп, аларның проблемасы хакында сорый. Әти кеше күз яшьләрен яшерә алмыйча, кызының бик авыр хәлдә булуын, аларның хастаханәгә килүләрен, әмма шушы хәлдә калуларын әйтеп күрсәтә.

«Шәһәрдә кешеләр күп, әмма барысы да үз эшләре белән мәшгуль», – ди.

Яшь ир аңа: «Сезнең медицина документлары бармы? Миңа аларны бирегез. Мин карыйм», – дип тәкъдим итә.

Кызның әтисе егеткә документларны тапшыра, ә бу вакытта егет картны игътибар белән күзәтеп, аңа карап бик гаҗәпләнә, авыр сулап, алар янына утыра, картны маңгаеннан үбә. Бу вакытта аның да күзләре яшьләнә.

Әти кеше аннан:

«Ий, углым, сиңа нәрсә булды!?» – дип сорый.

Яшь ир аңа:

«Минем белән барысы да әйбәт, мин сине һәм синең кызыңны кызганам», – дип җавап кайтара.

Аннан соң ул:

«Әйдәгез минем белән, абый!» – дип, аларны үз машинасына утыртып, хастаханәнең махсус бүлегенә алып бара. Анда барысын да тиешенчә эшләп, кызга кирәкле операция ясала һәм күпмедер вакыттан соң ул аңына килә.

Кызның әтисе Аллаһы Тәгаләгә бу егетне җибәргәне өчен рәхмәтләрен укый.

Дога кылып: «Аллаһ белән ант итәм, бу егетнең игелеге өчен гомерем буе аңа рәхмәтле булып калачакмын», – дип әйтә.

Өч көннән соң кызга операция ясаган табиб, аларның хастаханәдән чыгарылуы һәм алга таба тәрбияләр өчен, өйләренә җибәрелүе турында әйтә. Аларның авылларына кадәр бик зур юл үтәргә кирәк булуын исәптә тотып, аларга ярдәм күрсәткән әлеге егет кызга хәл кергәнче, аларга тагын бер атна үзенең өендә яшәп торырга тәкъдим итә.

Кызның әтисе мондый тәкъдимне кабул итәргә кыенсына һәм ул алар өчен бик күп эш башкарган яшь иргә авыр йөк булмас өчен, үз өйләренә кайтырга теләүләрен әйтә. Әмма яшь ир үз сүзендә нык тора һәм шуңа да кызның әтисе җиде төнгә аның өендә калырга риза була. Яшь ирнең хатыны кызга хезмәт күрсәтә, ул аңа карата мәрхәмәтле була һәм аның атасына карата да игелек, изгелек һәм әдәплелек белән карый. Ул өстәлгә аш-су куеп, барысын да төшке ашка чакыргач, әти кеше аннан ни өчен үзләренә шундый ярдәм күрсәтелүенең, мөгамәлә корылуының сәбәбен сорый.

Егеткә:

«Мин сине белмим, син кем буласың?» – дигән сорауны да бирә.

Яшь ир:

«Абый, хәзер син ризыклардан авыз ит, кичке аштан соң мин сиңа барысын да сөйләячәкмен…» – дип әйтә.

Әмма әти кеше:

«Йә, Раббым, бу ризык минем тамакка керми. Дөресен ишетмичә, берни ашый алмыйм», – дип әйткәч, яшь ир болай дип сүз башлый:

«Абый, хәтереңдә булса, син 1964 елда, бер көнне автобуста барганда миңа биш динар акча биргән идең. Мин – Гали, базардагы эшче Әхмәднең улы булам», – дип әйтә.

Карт сөенә-сөенә:

«Ий, менә искә төшердем, әйе шул, син Әхмәднең улы. Аллаһ аңа рәхмәт кылсын. Ул безнең авылдан бит», – дип әйтә.

Менә кайчандыр шул акчага рәхмәт укып, аны кабул иткән бу малай аңа хәзер мондый сүзләр әйтә:

«Абый, ул малай – мин. Ул вакытта шул биш динар булмаса, мин бүген Алжирның иң зур хастаханәсендә профессор булмас идем. Инде хәзер, мине Аллаһ иң хөрмәтле һөнәр белән рәхмәтләгәч, без очраштык. Без 1964 елда аерылышкан идек һәм менә 1994 елда очраштык. 30 ел узды! Аллаһыга шөкер, Раббым миңа изге гамәл өчен түләү мөмкинлеген бирде. Абый, сез миңа биргән биш динар мине медицина профессоры итте. Әгәр берәү миңа дөнья хәзинәләренең бөтенесен бирсә дә, ул көнне мин шул динарлар белән бәхетле булган төсле, хәзер берни белән дә канәгать була алмас идем. Абый, синең миңа карата мәрхәмәтең бик зур һәм мин Аллаһыга ант итәм ни генә эшләсәм дә, сиңа бурычымны кайтара алмам. Раббыбыздан сезне бу дөньядагы иң яхшы бүләк һәм киләчәктә зур бүләк белән бүләкләвен сорыйм», – дип әйтә.

Аллаһы Тәгалә барыбызга да изге гамәлләр кылыр өчен йөрәкләребезгә һәм кулларыбызга көч, мөмкинлек бирсә иде. Яхшылыкларыбызны эшлик тә, аларны суга салыйк. Аллаһ бар эшләрне Күреп Торучы.

 

Марат хәзрәт Нуруллин

2026-02-01 (Рамазан 1447 ел.) №2.


СОРАУ-ҖАВАП

Ислам динендә уразаның хөкеме нинди? Рамазан аенда ураза тоту балигълыкка ирешкән һәрбер мөселманга йөкләнгән фарыз гамәл. Аллаһ Тәгалә әйткән: «Ий, мөэминнәр! Сездән әүвәлгеләргә рузә тоту фарыз ителгәне кебек сезгә дә, һәр елны бер ай рузә тоту фарыз ителде, шаять, рузәне калдырудан яки...


Рамазан ае фазыйләтләре

Бөтен җанлы һәм җансыз барлыкларны яраткан, безгә үзенең нигъмәтләрен һәрдаим биреп торган Аллаһы Тәбарәкә вә Тәгаләгә иксез-чиксез мактауларыбыз, шөкраналарыбыз, рәхмәтләребез булса иде. Безгә бу һәм киләсе дөньяда да бәхетле булырга, хакыйкатьне ялганнан аерырга өйрәткән, нурлы, сөекле...


AAOIFIның Попечительләр шурасы рәисе белән очрашу

Татарстан Мөфтие, ТР мөселманнары Диния Нәзарәте рәисе Камил хәзрәт Сәмигуллин дәрәҗәле кунак – AAOIFIның Попечительләр шурасы рәисе, шәех Ибраһим Бин Хәлифә Әл-Хәлифә белән очрашты. Очрашу Галиев мәчетендә үтте. Очрашуда шулай ук Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары –...


Бәхетеңә киртә корма

Үз бәхетебезгә үзебез киртә кормыйча, уйлана, нәтиҗәләр чыгара һәм бәхетле булырга өйрәнсәк иде.   Кеше бәхетсезлегенең төп сәбәпчесе – аның бәхетле булырга теләмәве. Кызык яңгырый һәм аңлашылмый, билгеле. Әмма бу сүзләрнең мәгънәсе бар. Бу сүзләргә дин ягыннан игътибар бирсәк, аның...


Кадер кичәсе – изге кичә

Рамазан ае – изге вә шәриф айдыр һәм ошбу айның һәр көне, һәр кичәсе мөэмин-мөселманнар өчен бик тә кадерле. Шулай да, бу изге айның бер кичен аеруча зурлап, олы җаваплылык вә тәкъвалык белән үткәрәләр.   Аллаһы Тәгалә шул кич турында аерым бер сүрә иңдерә һәм аны “Ләйләтүл...